Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 26.02.2026 № 68 Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 30 июлендәге 353 номерлы «Хөкем ителгәннәр өчен төзәтү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзаны узу урыннарын билгеләү турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында
|
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 30 июлендәге 353 номерлы «Хөкем ителгәннәр өчен төзәтү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзаны узу урыннарын билгеләү турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында
|
«Россия Федерациясе Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 299 статьясындагы беренче өлешенең 7.1 пунктының үз көчен югалтуын тану турында» 2025 елның 23 июлендәге 218-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты
карар бирә:
- Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 30 июлендәге 353 номерлы «Хөкем ителгәннәр өчен төзәтү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзаны узу урыннарын билгеләү турында» карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
- “төзәтү һәм" сүзләрен төшереп калдырырга;
- 1.1 пунктны үз көчен югалткан дип танырга;
- «Төзәтү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә хөкем ителгән затлар җәзасын үтәү өчен төп предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр исемлеге (килешү буенча)» 1 нче кушымтаны үз көчен югалткан дип танырга.
- Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (pravo.tatarstan.ru) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
- Әлеге карар рәсми басылып чыккан мизгеленнән үз көченә керә.
- Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үземдә калдырам.
Башкарма комитет җитәкчесе Э.Э. Галеев
юрист
О.Р. Харитонова
9 90 57
|
pdf
Скачать текст
PDF, 1.66 Мб