Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 13.02.2026 №50 Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашырганда 2026 елга закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычларын профилактикалау Программасын раслау турында

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль

 районы территориясендә муниципаль торак

 контролен гамәлгә ашырганда 2026 елга закон

 белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар)

 китерү куркынычларын профилактикалау

 Программасын раслау турында

           «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычларын профилактикалау программасын контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы карарына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә торак законнары таләпләрен бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

карар бирә:

 

         1.     Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы чикләрендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашырганда 2026 елга закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычларын профилактикалауның кушымтада бирелә торган Программасын (кушымта) расларга.

         2. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга.

 - 2025 елның 11 апрелендәге 171 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы чикләрендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашырганда 2025 елга закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычларын профилактикалау программасын раслау турында».

 - 2023 елның 20 декабрендәге 1127 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы чикләрендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашырганда 2024 елга закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычларын профилактикалау программасын раслау турында».

          3. Әлеге карарны "Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында" (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга .

          4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2026 елның 01 гыйнварына барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

          5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                               Э.Э.Галеев

 

Э.М.Данилова

8(85558) 9-90-56

pdf
Скачать текст
PDF, 2.37 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International