Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 13.02.2026 № 51 Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелешенең тышкы күренешен килештерү турында карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын раслау турында

Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр

төзелешенең тышкы күренешен килештерү турында

карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ

регламентын раслау турында

          Гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 30 декабрендәге 476-ФЗ номерлы Федераль законы, Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

карар бирә:

 

  1. Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелешенең тышкы күренешен килештерү турында Карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.
  2. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 23 августындагы 526 номерлы «Капиталь төзелеш объектының архитектура-шәһәр төзелешенең тышкы күренешен килештерү турында Карар бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау хакында»  карарын үз көчен югалткан дип танырга.
  3. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru  һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга.
  4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән законлы көченә керә. 
  5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшкуарлыкка ярдәм буенча урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                   Э.Э.Галеев                                                      

 

 

О.В. Усик

9-90-47

pdf
Скачать текст
PDF, 1.98 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International