Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 29.01.2026 № 27 2026 елга гражданнар кеременең һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының максималь күләмнәрен раслау турында

2026 елга гражданнар кеременең һәм

салым салынырга тиешле мөлкәт

хакының максималь күләмнәрен

раслау турында

 

 

 

 

          «Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2015 елның 16 мартындагы 13-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

 

карар бирә:

 

  1. 2026 елга социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча гражданнарны торак урыннары бирелүгә мохтаҗлар дип тану турында карар кабул итү өчен гражданнар кеременең һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының түбәндәге максималь күләмнәрен билгеләргә:

1.1. Һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган уртача айлык җыелма керемнең максималь күләме-30667,66 сум.

1.2. Гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге салым салынырга тиешле мөлкәт хакының максималь күләме:

- ялгыз яшәүче гражданин өчен-912600 сум;

- 2 кешелек гаилә өчен-1825200 сум;

- 3 кешелек гаилә өчен - 2737800 сум;

- 4 кешелек гаилә өчен-3650-400 сум;

- 5 кешелек гаилә өчен-4563000 сум;

- 6 кешелек гаилә өчен - 5475600 сум;

- 7 кешелек гаилә өчен-6388200 сум;

- 8 кешелек гаилә өчен-7300800 сум;

- 9 кешелек гаилә өчен-8213400 сум;

- 10 кешелек гаилә өчен-9126000 сум.

2. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының  2025 елның 30 гыйнварындагы 47 номерлы «Гражданнар кеременең һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының максималь күләмнәрен раслау турында» карарын үз көчен югалткан дип танырга.

  1. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru  һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга.
  2. Уртак торак-көнкүреш комиссиясенең әлеге карарның 1.1, 1.2 пунктчаларындагы күрсәткечләрен гражданнарны социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча торак урыннар бирелүгә мохтаҗлар буларак таныганда файдаланырга.
  3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан мизгеленнән үз көченә керә.
  4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үземдә калдырам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                           Э.Э.Галеев

 

 

 

С.А.Филюшина

Юрист

pdf
Скачать текст
PDF, 2.08 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International