Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 19.12.2025 № 597 Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны социаль ипотека системасында исәпкә кую һәм яңадан теркәү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон, «Гавами элемтәнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 1995 елның 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

 

                                             карар бирә:

                                                       

  1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны социаль ипотека системасында исәпкә кую һәм яңадан теркәү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.
  2. Үз көчен югалткан дип танырга:
    1. 1Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 26 маендагы 372 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны социаль ипотека системасында исәпкә кую һәм яңадан теркәү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» карары;
    2. 2 Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның 17 октябрендәге 558  номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 26 маендагы 372 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую һәм яңадан теркәү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында» карары.     
  3. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru  һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга.
  4. Әлеге карар рәсми басылып чыгу датасыннан үз көченә керә.
  5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үземдә калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                              Э.Э.Галеев

 

 

 

С.А.Филюшина

99050

pdf
Скачать текст
PDF, 2.91 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International