Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы
Башкарма комитетының 2022 елның 04 августындагы
390 номерлы «Зәй муниципаль районы территориясендәге
мәгариф оешмалары объектларын (территорияләрен)
террорчылыктан саклауны тәэмин итүгә бәйле хезмәтләр
күрсәтү бәясе нормативларын раслау турында»
карарына үзгәрешләр кертү хакында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 23 ноябрендәге 1112 номерлы «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмалары объектларының (территорияләренең) хосусый саклау оешмаларыннан сатып алуларны гамәлгә ашырганда террорчылыктан саклануын тәэмин итүгә бәйле хезмәтләр бәясе нормативларын билгеләү тәртибе турында Методик киңәшләрне раслау хакында» карары нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты
карар бирә:
1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 04 августындагы 390 номерлы «Зәй муниципаль районы территориясендәге мәгариф оешмалары объектларының (территорияләренең) террорчылыктан саклануын тәэмин итүгә бәйле хезмәтләр күрсәтү бәясе нормативларын раслау турында» карары кушымтасына, аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итеп үзгәрешләр кертергә.
Әлеге карарны “Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында" түбәндәге веб-адрес буенча: http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Н. Камаловага йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Э.Э. Галеев
М.К. Вәлиәхметова
9-90-19