Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 15.12.2025 №577 Зәй муниципаль районы территориясендә гражданнар оборонасының саклану корылмаларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану чаралары турында

 

Зәй муниципаль районы

территориясендә гражданнар

оборонасының саклану корылмаларын

саклап калу һәм алардан нәтиҗәле

файдалану чаралары турында

 

 

            «Гражданнар оборонасы турында» 1998 елның 12 февралендәге 28-ФЗ номерлы Федераль законы, «Гражданнар оборонасының сыену урыннарын һәм башка объектларын булдыру тәртибе турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1999 елның 29 ноябрендәге 1309 номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 2 маендагы 255 номерлы  «Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар оборонасының саклану корылмаларын саклап калу һәм алардан нәтиҗәле файдалану чаралары турында» карары нигезендә, шулай ук Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә гражданнар оборонасының саклану корылмалары фондын булдыру, саклап калу, алардан нәтиҗәле файдалану һәм билгеләнеше буенча файдалануга әзерлекне арттыру максатларында, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

карар бирә:

 

  1. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының ТКХ, Төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлегенә:

- гражданнар оборонасы объектларын төзүне һәм аларны файдалануга әзерлек халәтендә тотуны тикшереп торырга;

- районның гражданнар оборонасы саклау корылмаларын фонд билгеләве буенча файдалануга әзерлекне арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрүне оештырырга;

- халыкның билгеләнгән категорияләрен яшерү өчен муниципаль районның гражданнар оборонасы корылмаларына гомуми ихтыяҗны билгеләргә;

- гражданнар оборонасының саклау корылмаларын исәптән төшерү һәм арендага бирү очракларын төшереп калдырырга.

2. Гражданнар оборонасы объектлары булган оешмалар җитәкчеләренә тәкъдим итәргә:

- гамәлдәге Гражданнар оборонасы объектларының сакланышын тәэмин итәргә һәм аларны «Сыену урыннарын һәм гражданнар оборонасының башка объектларын төзү тәртибе турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1999 елның 29 ноябрендәге 1309 номерлы карарының 3 пункты нигезендә төзелә торган сыену урыннарыннан файдалануга әзер торышта тоту чараларын күрергә;

- саклау корылмаларын файдаланганда, кулланганда, эксплуатацияләгәндә һәм техник торышын билгеләгәндә Россия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре буенча министрлыгының 2002 елның 15 декабрендәге 583 номерлы "Гражданнар оборонасының саклау корылмаларын файдалану кагыйдәләрен раслау һәм гамәлгә кертү турында" һәм 2005 елның 21 июлендәге 575 номерлы "Тыныч вакытта саклау корылмаларын тоту һәм алардан файдалану Тәртибен раслау турында" боерыкларына таянып эш итәргә.

3. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru  һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatartan.ru  бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан мизгелдән законлы көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үземдә калдырам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                              Э.Э. Галеев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.51 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International