Постановление Исполнительного комитета Заинского муниципального района от 28.11.2025 №547 Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 28 декабрендәге 796 номерлы "2022-2026 елларга Зәй муниципаль районының экологик иминнлек программасын раслау турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

Зәй муниципаль районы Башкарма

комитетының 2021 елның 28 декабрендәге

796 номерлы "2022-2026 елларга Зәй муниципаль

районының экологик иминнлек программасын раслау турында"

карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

        «Россия Федерациясендә хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында» 2016 елның 23 июнендәге 182-ФЗ номерлы, «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

карар бирә:

1. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 28 декабрендәге 796 номерлы карары белән расланган 2022-2026 елларга Зәй муниципаль районы экологик иминлек Программасы паспортына (Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 13.12.2022ел № 629; 27.10.2023 ел №914; 2025 елның 24 мартындагы №121 номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. «Программаның максатлары һәм бурычлары» юлын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Программаның максатлары һәм бурычлары

Төп максатлар:

- экологик иминлек дәрәҗәсен арттыру һәм табигать системаларын саклау

- халыкның тотрыклы үсеше һәм социаль-икътисадый яклануы өчен кирәкле шарт буларак ресурслардан рациональ һәм экологик яктан хәвефсез файдалану

- Зәй муниципаль районы халкының тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшыртуның кирәкле шарты буларак әйләнә-тирә мохитнең уңай торышын тәэмин итү

Төп бурычлар:

• Зәй муниципаль районы территориясендә атмосфера һавасының сыйфатын яхшырту.

• Зәй муниципаль районы территориясендә җир өсте суларының сыйфатын яхшырту.

• Табигать комплексларын, шул исәптән урманнарны торгызуны, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының биологик төрлелеген саклау һәм торгызу.

• Халыкның сәламәтлеген яхшырту, авырулар санын киметү.

• Калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү системасын кертү.

• Зәй муниципаль районы территориясендә әйләнә-тирә мохит сыйфатын җайга салу.

• Территорияне комплекслы бәяләүне тәэмин итү, уңайсыз зоналарны ачыклау, экологик иминлек өлкәсендә мәгълүмат ресурслары булдыру һәм аларга ярдәм итү.

• Халыкның экологик культура системасын, гражданлык үзаңы дәрәҗәсен һәм әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын тәэмин итү өлкәсендәге активлыкны үстерү.

• Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан экологик законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны профилактикалау.

1.2. «Ярдәмче программалар исемлеге» юлын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Ярдәмче программалар исемлеге

Программа экологик һәм икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә даими төзәтелә торган конкрет ярдәмче программалар системасы аша гамәлгә ашырыла:

1. Техноген йөкләнешләрне киметү буенча табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру гамәлләре:

- атмосфера һавасын савыктыру һәм саклау чаралары;

2. Су объектларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны саклау гамәлләре:

- халыкны эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итү чаралары;

- суүткәргечләрне, канализация челтәрләрен һәм корылмаларын киңәйтү, реконструкцияләү һәм төзү гамәлләре;

- сулыкларны төзекләндерү, ландшафтларны торгызу чаралары.

3. Җир ресурсларыннан, үсемлекләр дөньясыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны саклау чаралары:

- җитештерү һәм куллану калдыкларын утильләштерү, туплау, күмү чаралары;

- җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны саклау чаралары;

- үсемлекләр дөньясын саклау чаралары;

- экологик хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау.

4. Халыкны савыктыруга юнәлдерелгән чаралар;

5. Халыкны экологик тәрбияләү, белем бирү һәм агарту

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының Рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга һәм интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Зәй муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үземдә калдырам.

 

 

Башкарма комитет

җитәкчесе                                                                                        Э.Э.Галеев

 

 

Э.М. Данилова

8(85558) 9-90-56

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.60 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International