Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 11 апрелендәге 174 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә су объектларыннан рекреацион максатлар өчен файдалану кагыйдәләрен раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү турында

Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының

2025 елның 11 апрелендәге 174 номерлы «Татарстан

Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә

су объектларыннан рекреацион максатлар өчен файдалану

кагыйдәләрен раслау турында» карарына үзгәрешләр

кертү турында

Россия Федерациясенең Җир кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 маддәсенең 28 п. 1 өлеше нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

карар бирә:

          1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 11 апрелендәге 174 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә рекреацион максатлар өчен су объектларыннан файдалану Кагыйдәләренең 2.4 пунктындагы икенче абзацына, «кагыйдә буларак» сүзләрен төшереп калдырып, үзгәреш кертергә.      

          2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Зәй муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырырга.

          3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

          4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                         Э.Э.Галеев

 

Губайдулина И.В.

8(85558)9-90-55

pdf
Скачать текст
PDF, 7.37 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International