2023 елга Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы балаларының һәм яшьләренең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлеген оештыру түпынла

«2023 елга Татарстан Республикасы Зәй

муниципаль районы балаларының һәм

яшьләренец ялын, сәламәтләндерүне,

мәшгульлеген оештыру турында»
Балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, 2023 елда балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлеген оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатыннан, «Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында» 1998 елның 24 июлендәге 124-ФЗ номерлы Федераль закон. «2023 елга Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә норматив чыгымнарны раслау турында» 2022 елның 05 сентябрендәге 961 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары. «Балаларның һәм яшьләрнең ялын, аларны савыктыруны оештыру турында» 202С елның 29 апрелендәге 346 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 16 маендагы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын раслау турында" 2019 елның 5 мартындагы 158 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты
карар бирә:
1. Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру системасын саклау буенча чаралар күрергә:
1.1. Обеспечить:
1.1.1. Караучысыз һәм тәрбиячесез калган балалар, профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар өчен балалар ял лагерьларында мәҗбүри рәвештә урыннар бүлеп бирүне.
1.1.2. Социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның күпчелеге өчен оешкан ял, сәламәтләндерү һәм мәшгульлек өчен шартлар тудыруны.

1.1.3. «Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе белән берлектә (килешү буенча) 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балаларны укудан тыш вакытта һәм каникуллар чорында предприятиеләрдә, учреждениеләрдә, шәһәр һәм район оешмаларында вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыруны.

1.1.4. Сәламәтләндерү учреждениеләрендә балаларның иминлеген һәм сәламәтлеген, хокук тәртибен, санитар-эпидемиологик, санитар-экологик һәм янгын куркынычсызлыгын, судагы куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләү һәм аны үтәү.

1.1.5. һәр сменаны ачар алдыннан, мунча-кер юу комплексларын карап тотуга, электр җиһазларының торышына, янгын автоматикасы җайланмаларының, янгын турында кешеләргә хәбәр итү системаларының, телефон элемтәсенең, беренчел янгын сүндерү чараларының булуына һәм төзеклегенә, шулай ук персоналның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүенә аерым игътибар юнәлтеп, ял оешмаларының санитария кагыйдәләренә, суда кешеләрнең тормышын саклау кагыйдәләренә, хезмәт шартларына һәм торышына туры килүен комплекслы тикшерүне оештыру.

1.1.6. Санитар-эпидемиологик күзәтчелекне гамәлгә ашырырга вәкаләтле орган тарафыннан бирелгән гамәлдәге санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килүне раслый торган документ булганда, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләр тулысынча үтәлгәндә генә балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларын ачуны.

1.1.7. Санитария кагыйдәләрен үтәүне һәм билгеләнгән тәртиптә аккредитацияләнгән лабораторияләр белән лаборатор-инструменталь тикшеренүләр уздыруга шартнамәләр төзү юлы белән санитария-эпидемиягә каршы (профилактик) чаралар башкаруны.

1.1.8. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чоры дәвамында урман-техник эшләр (агачларның, куакларның аскы һәм коры ботакларын кисү, кирәкмәгән яшь үсентеләрне кисү, үлән чабу, балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары территорияләреннән корыган ауган агачларны һәм чүп-чарны чыгару), шулай ук лагерь тирәли 500 метр радиуста дератизация һәм талпанга каршы эшкәртүләр үткәрүне.

1.1.9. Барлык корылмаларны, шул исәптән файдаланылмый торганнарны, ачык территорияләрне, 500 метр радиуста балалар ялы оешмалары тирәсендәге барьерны һәм лагерьлар ачылганчы 10-14 кон алдан һәм аларны кабул итү алдыннан, шулай ук сменалар арасында корылмаларны дератизация эшкәртүе үткәрүне.

1.1.10. Балалар ял лагерьларын ачарга 14 көн кала, лагерь территориясен һәм аның тирәли 50 метр зонада, шулай ук энтомологик күрсәткечләр булганда, сменалар арасында талпаннарга каршы эшкәртү үткәрүне.

1.1.11. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 331, 351.1 маддәләре таләпләре нигезендә ял оештыруда эшкә урнашачак затларга, хөкем ителү һәм (яисә) җинаять эзәрлекләве факты булуга яисә билгеле бер җинаятьләр өчен җинаять эзәрлекләвен туктату предметына алдан тикшерүләр үткәрүне оештыруны.

1.2. Оештырырга:

1.2.1. Талпап энцефалитны, боррелиозны һәм бөер синдромлы геморрагик бизгәкне профилактикалау максатларында, лагерьлар ачылыр алдыннан, акарицид эшкәртүнең нәтиҗәлелеген контрольдә тоту (кулланыла торган препаратка карап, эшкәрткәннән соң 3-5 көндә), шулай ук билгеләнгән тәртиптә аккредитацияләнгән учреждениеләр белән шартнамәләр төзү юлы белән дератизация эшләренең сыйфатын контрольдә тотуны (үткәрелгән дератизаңиядән соң 10-14 көн узгач).

1.2.2. Балаларны сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчеләрен һәм аларның педагогик составын хезмәтне саклау, янгын-техник минимумы программалары һәм билгеләнгән тәртиптә барлык хезмәткәрләрне гигиеник әзерләү программалары буенча укытуны.

2. Расларга:

2.1. 2023 елга Зәй муниципаль районы балаларының һәм яшьләренең ялын оештыру программасын (1 нче кушымта).

2.2. Зәй муниципаль районы балаларының һәм яшьләренең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия турында нигезләмәне (2 нче кушымта).

2.3. Зәй муниципаль районы балаларының һәм яшьләренең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия составын (алга таба - балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру комиссиясе) (3 нче кушымта).

3. Балалар һәм яшьләрнең ялык оештыру буенча комиссияләргә 2023 елның 25 маена кадәр барлык типтагы лагерьларны кабул итүне оештырырга.

4. 2023 елга төрле типтагы сәламәтләндерү лагерьларында балаларны тотуга норматив чыгымнарны «2023 елга Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең ялын оештыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә норматив чыгымнарны раслау турында» 2022 елның 05 сентябреңдәге 961 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгән күләмнәрдә кабул итәргә.

4.1. Кадрлар составын стимуллаштыру максатында «Йолдызлык» балалар сәламәтләндерү лагереның тармак һәм гомумтармак хезмәткәрләренә сменадагы эш нәтиҗәләре буенча 100 процент оклад күләмендә кызыксындыру характерындагы өстәмә түләүләр билгеләргә (хезмәткәрләрнең хезмәт хакы фондын формалаштыру турында нигезләмәгә таянып).

5. "Зәй үзәк район хастаханәсе" ДАССУ баш табибына тәкъдим итәргә:

5.1. Шәһәрдән читтәге лагерьларны учреждение җитәкчесе гаризасы буенча контракт нигезендә медицина кадрлары белән тәэмин итүне.

5.2. Түләүсез нигездә оештырырга:

5.2.1. Укудан буш вакытларында һәм каникул чорында балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштырганда медицина тикшерүләрен һәм балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру эшенә җәлеп ителгән персоналны сезонлы карау үткәрүне.

5.2.2. Балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру эшенә җәлеп ителүче персоналны сезонлы тикшерү кысаларында флюорография тикшерүе үткәрүне.

6. Тәкъдим итәргә:

6.1. Россия Федерациясе Гадәттәй тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек

эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенә лагерьларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне күзәтүне тәэмин итәргә.

6.2. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Түбән Кама районы, Түбән Кама шәһәре, Зәй районы буенча территориаль бүлегенә ял-сәламәтләндерү лагерьларында санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен нәтиҗәле контрольдә тотуны тәэмин итәргә. Балаларның җәйге сезонга ял итү оешмаларын кабул итү һәм әлеге оешмалар персоналын гигиеник укытуны түләү алмыйча оештырырга.

6.3. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенә балалар ял оешмаларында балаларның иминлеген тәэмин итә һәм аларны саклауны гамәлгә ашыра торган шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре белән контрольне һәм үзара хезмәттәшлекне оештырырга.

7. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә:

7.1. Җәйге каникуллар чорында өстәмә белем бирү учреждениеләре базасындагы балалар уен һәм спорт мәйданчыкларының һәм яшүсмерләр клубларының эшчәнлеген тәэмин итәргә.

7.2. Җәйге чорда укучылар белән туристлык-туган якны өйрәнү эшен көчәйтергә, музейда экспозицияләр эшләгәндә атнага бер тапкыр балалар һәм яшүсмерләр өчен түләүсез экскурсияләр оештырырга.

7.3. Сәламәтләндерү учреждениеләрендә күчмә китапханәләр эшен оештырырга.

7.4. 2023 елның 25 маена кадәр яшәү урыны буенча мәдәни-спорт-сәламәтләндерү эшләре буенча чаралар комплексын эшләргә.

7.5. Студетларның хезмәт отрядлары эшен оештырырга.

8. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының финанс-бюджет палатасына республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларны куллануны тикшереп торуны, шулай ук Татарстан Республикасы бюджеты акчаларыннан файдалану турында финанс хисапларын үз вакытында тапшыруны тәэмин итүне тәкъдим итәргә.

9. «2022 елга Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы балаларының һәм яшьләренең ялын, аларны сәламәтләндерүне, эш белән тәэмин итүне оештыру турында» Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 13 декабрендәге 739 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

10. Карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча, Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

11. Әлеге карар басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

12. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет

җитәкчесе                                                                                                                    Э.Э. Галеев

Р. С. Аладышкин

Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 20. 04. 284 номерлы карарына 1 нче кушымта.
2023 елга Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлеген оештыру МУНИЦИПАЛЬ ПРОГРАММАСЫ
Программаның паспорты Программаның исеме 2023 елга Зәй муниципаль районы балалары һәм яшьләренең ялын оештыру муниципаль программасы (алга таба - программа) Программаның заказчысы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты Программаны төп эшләүче "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе" муниципаль казна учреждениесе Программаны төп үтәүчеләр
Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты; "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе" муниципаль казна учреждениесе; "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" муниципаль казна учреждениесе
Программаны үтәүдә катнашучылар Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы; "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе" муниципаль казна учреждениесе; "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе" муниципаль казна учреждениесе; "Зәй үзәк район хастаханәсе» ДАССУ (килешү буенча); «Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ (килешү буенча); Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге (килешү буенча); Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Түбән Кама районы, Түбән Кама шәһәре, Зәй районы буенча территориаль бүлеге (килешү буенча); Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе бүлеге (килешү буенча).
Программаның максатлары һәм бурычлары
Максат - балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру,  сәламәтләндерү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру.
Бурычлар: - балалар һәм яшьләр ялының төрле формаларын, балалар һәм яшьләр туризмы һәм спортын үстерү; - сәләтле балаларны, фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләрне ачыклау, аларга ярдәм итү системасын формалаштыру; - балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларына, волонтерларга ярдәм итү, ятим балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга дәүләт ярдәме күрсәтү; - балалар авыруларын профилактикалау; - балигъ булмаганнарның күзәтүдән читтә калуын һәм хокук бозуларны кисәтү; - балаларның һәм яшьләрнең каникуллар чорында ялын тәэмин итү; - балалар эшчәнлеген һәм имин булмауга китергән мәсьәләләрне хәл итү;
- балаларны һәм яшьләрне каникуллар чорында эш белән тәэмин итү.
Программаны гамәлгә ашыруның сроклары һәм этаплары
2023 елның мартыннан 2023 елның декабренә кадәр.
Программа чараларының исемлеге
1.Муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре, коммерцияле һәм коммерциягә карамаган оешмалар хезмәткәрләренең балалары өчен шәһәрдән читтәге ял лагеренда сменалар оештыру (дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш). 2. Иҗади сәләтле яки социаль актив балалар һәм волонтерлар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активы әгъзалары, өстәмә белем бирү учреждениеләренә йөрүчеләр, профилактик исәптә торучы балалар өчен шәһәр читендәге ял лагеренда һәм палатка тибындагы лагерьда профильле сменалар оештыру. 3. Белем бирү оешмалары каршында көндезге лагерьларда һәм хезмәт һәм ял лагерьларында сменалар оештыру. 4. Хезмәт һәм ял лагерьларында сменалар оештыру. 5. 14 яшьтән алып 17 яшькәчә яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру.
Программаны финанслау Программаны финанслауның гомуми күләме 17565,9 мең сум тәшкил итә, шул исәптән: югарыда күрсәтелгән программа кысаларында чараларны гамәлгә ашыруга 2023 елга Зәй муниципаль районы бюджетында 14801,4 мең сум акча каралган: - Татарстан Республикасы бюджетыннан ял итүне һәм савыктыруны оештыруга субсидияләр 14653,4 мең сум, шул исәптән авыр тормыш хәлендә булган балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруга 535,3 мең сум; - Зәй муниципаль районы акчалары исәбеннән финанслашу күләме 148,0 мең сум; - бюджеттан тыш средстволар 2764,5 мең сум, шул исәптән: - ата-аналар средстволары 2233,9  мең сум, - коммерцияле оешмалар средстволары 530,6 мең сум.
Программаны гамәлгә ашыруның көтелгән соңгы нәтиҗәләре (нәтиҗәләрне бәяләү индикаторлары) һәм аның бюджет нәтиҗәлелеге күрсәткечләре
7 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларны каникуллар вакытында ял иттерүнең һәм сәламәтләндерүнең төрле формалары белән тәэмин итүне 70 процентка җиткерү.
Барлык программа чаралары буенча савыктыруның нәтиҗәлелеген 90 проценттан да ким булмаган дәрәҗәгә җиткерү.
1. Программаны хәл итүгә юнәлдерелгән мәсьәләләрне тасвирлау Әлеге программа балаларның һәм яшьләрнең ялын тәэмин итү өлкәсендә район халкының ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта сыйфатлы ял дигәндә, балаларның иҗади потенциалын үстерүне, аларның сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны, балалар авыруларын профилактикалауны, аларның физик культура, спорт һәм туризм белән шөгыльләнүен тәэмин итә торган чаралар җыелмасын, балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, аларның санитария- гигиена һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәгәндә уңайлы тирәлектә туклану режимын һәм тормыш эшчәнлеген үтәүне тәэмин итә торган чаралар җыелмасын аңларга кирәк.
Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге хезмәтен һәм ялын оештыру гадәттәгечә Зәй муниципаль районы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшләп, Зәй районы ел саен район Башкарма комитетының тиешле карары нигезендә сәламәтләндерү кампаниясен үткәрүнең тәртибен билгели һәм чараларны планлаштыра. 2022 елда планлы чаралар нигезендә районда 2227 баланың ялы оештырылды. Эш Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән расланган программа нигезендә алып барылды,  моның өчен бүленгән акчалар 99,9 процент  үзләштерелде.
Муниципаль районда бер муниципаль балалар ял-сәламәтләндерү лагере эшли, анда 2022 елның җәендә 478 бала, мәктәпләр каршындагы сигез лагерьда көндезен 1200 бала ял итте,  500 бала хезмәт һәм  ял лагеренда булды.
Әлеге программаның нәтиҗәлелеген бәяләүнең төп критерийлары булып сыйфат һәм сан күрсәткечләре тора, аларны исәпләгәндә  райондагы 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балаларның гомуми саны исәпкә алына.
Ел саен балалар һәм яшьләрнең тормыш шартларын һәм яшәү сыйфатын яхшырту буенча системалы максатчан эш алып барыла.
Шактый гына уңай тенденцияләргә карамастан, хәзерге вакытта балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту мәсьәләләре актуаль булып кала бирә.
Шулай ук балалар җинаятьчелеге дә районда агымдагы һәм перспективалы ял торышының әһәмиятен билгели торган актуаль проблема булып тора. Каникулларда балалар арасында җинаятьчелек күренешләренең артуын булдырмаска кирәк, бу чорда балигъ булмаганнарга социаль контроль кимү, элек гамәлдә булган балалар белән каникуллар вакытында эш системасының җимерелүе белән дә бәйле. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау өчен ял оешмаларында балаларны лагерьларга җәлеп итү, профильле сменалар оештыру буенча планлы һәм максатчан эш алып барыла. Укучыларның педагогик яктан максатка ярашлы, эмоциональ җәлеп итәрлек ялын оештыру, яңа тәэсирләр, иҗади яктан үзен ачу,
хезмәт, танып белү, сәнгать, мәдәният, уен һәм мөмкин булган үзбилгеләнешнең башка өлкәләрендә аралашу һәм үзешчән сәнгать  ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңай шартлар тудырырга кирәк. 2. Программаны гамәлгә ашыруның максатлары, бурычлары, чаралары, көтелгән ахыргы нәтиҗәләре тасвирламасы, сроклары һәм аны гамәлгә ашыру этаплары Программаның максаты - балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, сәламәтләндерү нәтиҗәлелеген күтәрү. 2.1. Куелган максатка ирешү түбәндәге бурычларны хәл итү юлы белән гамәлгә ашырыла: 2.1.1. Балалар һәм яшьләр ялының төрле  формаларын, балалар һәм яшьләр туризмын һәм спортны үстерү. 2.1.2. Сәләтле балаларны, фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләрне ачыклау, аларга ярдәм итү системасын формалаштыру. 2.1.3. Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларына, волонтерларга ярдәм итү, ятим балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга дәүләт ярдәме күрсәтү. 2.1.4. Балалар авыруларын профилактикалау. 2.1.5. Балигъ булмаганнарның күзәтүдән читтә калуын һәм хокук бозуларны профилактикалау. 2.1.6. Балаларның һәм яшьләрнең каникул чорында ялын тәэмин итү. 2.1.7. Балаларның тормыш-көнкүрешен яхшырту һәм имин булмауга китерә торган проблемаларны хәл итү. 2.1.8. Балаларны һәм яшьләрне каникуллар чорында эш белән тәэмин итү.
Программа чаралары 1 нче кушымтада тәкъдим ителгән.
Программаны гамәлгә ашыруның максатлары, бурычлары, чаралары, көтелгән ахыргы нәтиҗәләре тасвирламасы, сроклары һәм аны гамәлгә ашыру этаплары 2 нче кушымтада китерелгән. 2023 елга муниципаль программаны тормышка ашыруның соңгы нәтиҗәсе булып, каникул вакытында 2192 баланы төрле ял рәвешләре белән тәэмин итү, ял итү сыйфатын һәм сәламәтләндерү дәрәҗәсен күтәрү, барлык программа чаралары буенча чагылган сәламәтләндерүнең 90 проценттан да ким булмаган нәтиҗәсенә ирешү тора.
3.  Программаны ресурслар белән тәэмин итүне нигезләү Программаны финанслауның гомуми күләме 17565,9 мең сум тәшкил итә, шул исәптән: югарыда күрсәтелгән программа кысаларында чараларны гамәлгә ашыруга 2023 елга Зәй муниципаль районы бюджетында 14801,4 мең сум акча каралган (Татарстан Республикасы бюджетыннан ял итүне һәм савыктыруны оештыруга субсидияләр 14653,4 мең сум, Зәй муниципаль районы акчалары исәбеннән финанслашу күләме 148,0 мең сум); бюджеттан тыш средстволар 2764,5 мең сум (ата- аналар средстволары 2233,9  мең сум, коммерцияле оешмалар средстволары 530,6 мең сум).
Муниципаль программаны финанс белән тәэмин итү буенча чараларның атамалары
Сменаның озынлыгы, көннәрдә
Балалар саны
Чыгымнар барысы, мең сумнарда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча хезмәтләр                                     17549,6 Белем бирү учреждениеләре оештырган лагерьда көндезге смена 21 1000 4 950,3
Белем бирү учреждениеләре оештырган көндез генә була торган лагерьда смена
7
200 330,0
Хезмәт һәм ял лагеренда смена  18 500 2 121,6 Шәһәрдән читтәге ял лагеренда смена 21 315 7 151,0 Шәһәр читендәге ял лагеренда профильле смена һәм төрле тематик юнәлештәге смена
18
120 2 272,4
Шәһәрдән читтәге ял лагеренда смена (категория ТЖС)
21
15
340,5
Шәһәрдән читтәге ял лагеренда смена (категория ТЖС)
7
7
52,9
Палатка тибындагы лагерьда смена 7 20 189,1 "Галактика балалары" палатка тибындагы лагерьда смена
7
15
141,8
ял оештыруны тәэмин итү буенча хезмәтләр 16,3 Барысы
17 565,9
Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруны, аларны сәламәтләндерүне Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслауның күләмнәрен бүлүгә Программаны тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативлары, ял оештыруга хезмәт күрсәтү күләмнәре нормативлары «2023 елга Татарстан Республикасында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә норматив чыгымнарны раслау турында» 2022 елның 05 сентябрендәге 961 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «2019 - 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2019 елның 05 мартындагы 158 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 11 июлендәге 566 номерлы, 24.09.2019 № 875, 17.10.2019 № 924, 08.11.2019 №1024, 22.09.2020 № 857, 13.11.2020 № 1023, 24.05.2021, №361, 06.08.2021, № 685, 11.10. 2021 №968, 2023 елның 22 мартындагы 323 номерлы карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм аларны савыктыруны оештыру турында» 2020 елның 29 апрелендәге 346 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 2022 елның 16 маендагы 446 номерлы карарына нигезендә кабул ителде.
Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм аларны савыктыруны оештыруны финанслауда өлешле катнашу күләме түбәндәгечә тәшкил итә: - шәһәр яны лагерьларында профильле сменаларда һәм төрле тематик юнәлештәге сменаларда иҗади сәләтле һәм социаль актив балалар; профилактик исәптә торучы иҗади сәләтле һәм социаль актив балалар һәм хәрби-патриотик тәрбиягә юнәлдерелгән сменаларда катнашучылар өчен палатка тибындагы лагерьларда; гомуми белем бирү
оешмалары укучылары өчен хезмәт һәм ял лагерьларында; авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен 7 көн дәвамында ял итү тиешле финанс елына балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруга норматив чыгымнарның 100 проценты; - шәһәр читендәге ял лагеры сменаларында муниципаль һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең балалары өчен  (федераль буйсынудагы оешмаларны да кертеп); шәһәр яны лагерьларында профильле сменаларда һәм төрле тематик юнәлештәге сменаларда, палатка тибындагы лагерьларда иҗади сәләтле һәм социаль актив балалар өчен; спорт әзерлеге узучы балалар; гомуми белем бирү оешмалары укучыларының көндезге яллары белән мәгариф оешмалары оештырган лагерьларда сменаларда йөрүче балар өчен тиешле финанс елына балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруга норматив чыгымнарның 85 проценты; шәһәр читендәге ял лагерында коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләре балаларына смена өчен тиешле финанс елына балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруга норматив чыгымнарның 42,5 проценты.
Балалар һәм яшьләрнең ялы өчен ата-аналар түләве күләмен билгеләү тәртибе: Балалар һәм яшьләр ялы өчен ата-аналар түләвенең күләмен балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыруга каралган норматив чыгымнарның 15 проценты күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә.
Оешмалар тарафыннан юллама бәясе билгеләнә, ул күрсәтелә торган хезмәтләрнең үзкыйммәтенә тиң. Норматив чыгымнар реаль чыгымнарга туры килмәсә, юлламаның факттагы бәясе һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелә торган акчаларның өлеше арасында аерма ата-аналар (яисә законлы вәкилләр), оешмалар тарафыннан түләнә.
Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан лагерьларда балаларның һәм яшьләрнең ялы өчен ата-аналар түләве алынмый: - авыр тормыш хәлендә калган балалардан; -ятим балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләрдән; -профилактик исәптә торучы балалардан; -хезмәт һәм ял лагерьларына җибәрелүче балалардан; - Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында СВО үткәрелү кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләре балаларыннан.
4. Программаны гамәлгә ашыру механизмы Шәһәрдән читтәге лагерьларда муниципаль һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең балалары, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар (муниципаль һәм дәүләт оешмаларыннан тыш) хезмәткәрләренең балалары өчен сменаларны, шәһәрдән читтәге лагерьларда һәм иҗади сәләтле балалар өчен палатка тибындагы лагерьларда профильле сменаларны, волонтерлар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активы әгъзалары, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен лагерьны «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр һәм яшьләр эшләре идарәсе» МКУ оештыра.
Белем бирү оешмалары каршындагы  (мәктәп яны) көндезге  ял һәм хезмәт лагерьларында  балалар ялы һәм хезмәте буенча сменаларны “Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе” МКУ оештыра. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе» МКУ Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «Җәй» балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүне, ял иттерүне һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә тәкъдим итә: -максатчан күрсәткечләргә ирешү турында хисап – ай саен 10 числога кадәр; -балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру мониторингы – ай саен 25 числога кадәр; -террорчылыкка каршы куркынычсызлык турында мәгълүмат – сорату буенча квартал саен; -балалар һәм яшүсмерләрнең балалар сәламәтләндерү лагерьларына керү графигы - сәламәтләндерү кампаниясе алдыннан (кыш, яз, җәй, көз) 1 мәртәбә; -оператив мәгълүмат - сәламәтләндерү кампаниясе буена балалар сәламәтләндерү лагерена кергәннән соң икенче көнне 1 тапкыр; -итоговый финансовый мониторинг - 1 раз в год до 05 декабря ; муниципаль берәмлекләрнең әзерлек мониторингы - җәйге сәламәтләндерү кампаниясе алдыннан 1 тапкыр - агымдагы елның 10 сентябренә кадәр - фото- һәм видеоматериаллар булган иҗади хисаплар; «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына түбәндәгеләрне тапшыра: агымдагы елның 1 маена кадәр - мәгариф оешмалары тарафыннан оештырылган көндезге, ял һәм хезмәт лагерьларын ачу графигын; агымдагы елның мартыннан декабренә кадәр, балалар кергәннән соң өч көн эчендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән формалар буенча - оператив мәгълүматны һәм һәр айның 25 числосына - белем бирү оешмалары тарафыннан оештырылган лагерьларда балаларның ялын һәм эшен оештыру турында кыскача мәгълүматны.
Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, аларны сәламәтләндерүне, эш белән тәэмин итүне оештыру буенча ведомствоара комиссия турында нигезләмәне, аның составы әлеге карар белән раслана. 5. Программаның социаль-икътисадый, экологик, бюджет нәтиҗәлелеген бәяләү Программаның нәтиҗәлелеге чараларның билгеләнгән срокларда үтәлүе белән бәяләнә.
Программаны тормышка ашыруның экологик нәтиҗәлелеге үсеп килүче буынны әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү юнәлешендә берләштерүдән гыйбарәт.
Программаны тормышка ашыруның төп социаль-икътисади нәтиҗәсе: 5.1. Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруда, аларны савыктыруда сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрдән халыкның канәгать булуы, балалар һәм яшьләр арасында авыруларның кимүе.
5.2. Балаларның тормыш-көнкүрешен яхшырту һәм имин булмау проблемаларын хәл итү. 5.3.  Ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итү. 5.4. Балаларның һәм яшьләрнең каникул чорында ялын, сәламәтләндерүне һәм эш белән тәэмин итүне оештыру.
Программаның бюджет нәтиҗәлелеге җәйге ялны тәэмин итү буенча чыгымнарны нәтиҗәле итүдән гыйбарәт.
2023 елга Зәй муниципаль районы балалары һәм яшьләренең ялын оештыру муниципаль программасына 1 нче кушымта Программа кысаларында хезмәт күрсәтү күләмнәренең расланган нормативлары нигезендә үткәрелә торган ЧАРАЛАР
Табл.№1
Наименование мероприятия Үткәрү сроклары Кеше саны Оештыру өчен җаваплы (башкаручы)
Мәгариф оешмалары тарафыннан оештырылган көндезге лагерьларда (мәктәп яны лагерьларында) сменаларны ачу
01 июнь - 21 июнь 2023 ел
1000
«ТР ЗМ Башкарма комитеты мәгариф идарәсе " МКУ
25.03.2023 ел - 31.03.2023 ел 200
Көндезге ял һәм хезмәт лагерьларын ачу
01 июнь - 21 июнь 2023 ел
500
«ТР ЗМ Башкарма комитеты мәгариф идарәсе " МКУ
«Йолдызлык» ДОЛ базасында палатка тибындагы смена- 7 көн 24.06.2023 ел - 30.06.2023 ел
20
«ТР ЗМР
Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе " МКУ
Профилактик исәптә торучы балалар өчен палатка тибындагы лагерьда махсуслаштырылган смена - 7 көн
июнь - август 15
«ТР ЗМР
Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе " МКУ
Авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен стационар лагерьда смена – 7 көн, 21 көн
26.03.2023 ел - 01.04.2023 ел, июнь - август
22
«ТР ЗМР
Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе " МКУ
“Йолдызлык" балалар сәламәтләндерү лагеренда сменаларны оештыру 1 смена (21 көн) 2 смена (21 көн) 3 смена (21 көн) 4 смена (профильле смена) 18 көн
01.06. – 21.06.23 ел 24.06.- 14.07.23 ел 18.07.- 07.08.23 ел 10.08.- 27.08.23 ел
435 «ТР ЗМР
Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе " МКУ
Барысы  2 192
Палаткалы лагерьларда профильле сменалар оештыру Табл.№2
Мәгариф оешмалары тарафыннан оештырылган көндезге лагерьларда (мәктәп яны) сменалар
Табл.№3
Лагерьны оештыру өчен база (мәктәп)
Лагерьны оештыру өчен база (мәктәп)
Кеше саны*
Көн нәр саны*
Юллама ның нормати в бәясе
Бюджеттан субсидия*
Ата- аналар взносы*
Башка чаралар (предприят иеләр, җирле бюджет)
Җәйге чорга
Мәгариф учреждение ләре базасы
Зәй муници паль районы
1000 21 4950,33 4207,78 742,55 0
Мәгариф учреждение ләре базасы
Зәй муници паль районы
200 7 1650,11 1402,59     247,52 0
Палаткалы лагерьның исеме (оештыру чысы)
Үткәрү территориясе Кеше саны*
Көн нәр саны*
Юллама ның нормати в бәясе
Бюджет тан субсиди я*
Ата- аналар взносы*
Башка чаралар (предпри ятиеләр, җирле бюджет)
Хәрби – патриотик
Зәй муниципаль районы, "Йолдызлык" балалар лагере
20 7 9 455,91 8037,91 1418,00 0
Профилактик исәптә торучы балалар өчен палатка тибындагы лагерьда махсуслашты рылган 7 көнлек смена
15 7 9 456,37 9 456,37 0 0
Хезмәт һәм ял лагерьларында көндезге сменалар оештыру
Табл.№4
Лагерьны оештыру өчен база
Үткәрү террито риясе
Кеше саны*
Көн нәр саны*
Юллама ның нормати в бәясе
Бюджет тан субси дия
Ата-аналар взносы
Башка чаралар (предприятие ләр, җирле бюджет)
Җәйге чорга
Мәгариф учреждение ләре базасы
Зәй муници паль районы
500 18 4243,14 4243,14 0 0
Муниципаль һәм дәүләт оешмалары, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар (муниципаль һәм дәүләт оешмаларынан тыш) хезмәткәрләре балалары, авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен шәһәр яны лагерьларында сменалар оештыру
Табл.№5
Лагерьның исеме
Үткәрү террито риясе
Лагерьны баланста тотучы ның исеме
Кеш е саны *
Көн нәр саны*
Юллама ның нормати в бәясе
Бюджет тан субси дия *
Ата- аналар взносы *
Башка чаралар (предпр иятиелә р, җирле бюджет) *
Муниципаль бирем нигезендә
«Йолдызлык» БЯЛ» МБУ
Лагерь базасы
Зәй муници паль районы Башкарма комитеты
260 21 22701,00 19296,00 3405,00 0
«Йолдызлык» БЯЛ» МБУ
Лагерь базасы
Зәй муници паль районы Башкарма комитеты
55 21 22701,00 9648,00 3405,00 9648,00
«Йолдызлык» БЯЛ» МБУ
Лагерь базасы
Зәй муници паль районы Башкарма комитеты
15 21 22701,00 22701,00 0 0
«Солнечный» БЯЛ
Яр Чаллы ш.
Лагерь базасы
Зәй муници паль районы Башкарма комитеты
7 7 7 567,00 7567,00 0 0
Шәһәр яны лагерьларында профильле сменалар оештыру
Табл. №6
Лагерь ның исеме
Үткәрү террит ориясе
Лагерьны баланста тотучы ның исеме
Ке ше саны *
Көн нәр саны*
Юллама ның нормати в бәясе
Бюджет тан субси дия *
Ата- аналар взносы *
Башка чаралар (предприятие ләр, җирле бюджет)*
Муниципаль бирем нигезендә
«Йолдыз лык» БЯЛ»
МБУ
Лагерь базасы
Зәй муници паль районы Башкарма комитеты
120 18 18 937,0 16096,00 2841,00 -
Җәйге ялны оештыруны тәэмин итү чыгымнары
Табл. №7
Күрсәткеч исеме
Бюджеттан субсидияләр *
Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре һәм хуҗалык субъектлары хезмәткәрләре саныннан бер балага Татарстан Республикасында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруны тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативлары (муниципаль һәм дәүләт учреждениеләреннән тыш)
16 300,00
2023 елга Зәй муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру программасына 2 нче кушымта
Программаның максатлары, бурычлары, нәтиҗәләрен бәяләү индикаторлары һәм программа чараларын финанслау
Максатның аталышы
Бурычның исеме
Төп чараларның аталышы
Үтәүчеләр Төп чараларны башкару срогы
Ахыргы нәтиҗәләрне бәяләү индикаторлары (кеше)
Индикаторлар ның күрсәткече (кеше)
Чыганагын күрсәтеп, финанслау 2022 (мең сум) 2023
елда көтел гән нәтиҗә
Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен оештыру, аларның каникул вакытында мәшгульлеген тәэмин итү, сәламәтлек дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәкле шартларны тудыру
Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен оештыру, аларның каникул вакытында мәшгульлеген тәэмин итү, сәламәтлек дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәкле шартларны тудыру
Мәгариф оешмалары тарафыннан оештырылган көндезге мәктәп яны лагерьларын ачу
“ЗМР
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» МКУ
01 июнь 2023 - 21 июнь 2023
Балалар саны (квота буенча) 1 000 1 000 4 950,33 (4207,78 -
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр һәм 742,55 ата-аналар акчалары)
калган чорга 200 200 1 650,11 (1402,59 - Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр һәм 247,52 ата-аналар акчалары)
Балаларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм имин булмау
Балалар көндез генә йөри торган хезмәт һәм ял лагерьларын ачу
“ЗМР
Башкарма комитеты мәгариф
01 июнь 2023 ел - 18 июнь 2023 ел
Балалар саны (квота буенча) 500 500 4 243,14 (4 243,14 -
Татарстан Республикасы бюджетыннан
мәсьәләләрен хәл итү
идарәсе» МКУ
субсидияләр һәм 0 ата- аналар акчалары)
Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү; сәләтле балаларга, фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләргә ярдәм итү, балалар һәм яшьләрнең ялын тәэмин итү
Шәһәр яны лагерьларында профильле сменалар ачу
“ЗМР
Башкарма комитеты яшьләр эшләре идарәсе» МКУ
10 август 2023 ел – 27 август 2023 ел
Балалар саны (квота буенча) 120 120 18 937,00
(16 096,00 - Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр һәм 0 ата- аналар акчалары)
Палаткалы лагерьларда профильле сменалар оештыру
“ЗМР
Башкарма комитеты яшьләр эшләре идарәсе» МКУ
Июнь-июль Балалар саны (квота буенча) 30 20 9455,91 (8 037,91 -
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр һәм 1418,00 ата-аналар акчалары)
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү;
Палаткалы лагерьларда профильле сменалар оештыру
“ЗМР
Башкарма комитеты яшьләр эшләре идарәсе» МКУ
Июнь-август Балалар саны (квота буенча) 25 15 9456,37 (9 456,37 -
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр һәм 0 ата- аналар акчалары)
Балаларны һәм яшьләрне каникуллар чорында ял, сәламәтләндерү белән тәэмин итү
Муниципаль һәм дәүләт оешмалары, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар (искәрмә: муниципаль һәм дәүләт оешмалары)
“ЗМР
Башкарма комитеты яшьләр эшләре идарәсе» МКУ
01 июнь 2023 ел – 27август 2023 ел
Балалар саны (квота буенча) 273 260 22 701,00 (19 296,00 -
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр һәм 3405,00 ата-аналар акчалары)
хезмәткәрләре балалары өчен шәһәр яны лагерьларында сменалар оештыру
55 55 22 701,00
(9 648,00 - Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр 9 648,00 -
предприятиеләр һәм 3 405,00- ата- аналар средстволары)
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү;
Муниципаль һәм дәүләт оешмалары, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләре балалары өчен шәһәр яны лагерьларында сменалар оештыру
“ЗМР
Башкарма комитеты яшьләр эшләре идарәсе» МКУ
26.03.-
01.04.2023 ел
Балалар саны (квота буенча)
4
7
7 567,00 (7 567,00 -
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр һәм 0 ата- аналар акчалары)
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү;
Муниципаль һәм дәүләт оешмалары, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләре балалары өчен шәһәр яны лагерьларында сменалар оештыру
“ЗМР
Башкарма комитеты яшьләр эшләре идарәсе» МКУ
01 июня 2022 года – 27августа 2022 года
Балалар саны (квота буенча) 20 15 22 701,00
(22 701,00 - Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр һәм 0 ата- аналар акчалары)
Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 20.04. 284 номерлы карарына 2 нче кушымта.
Зәй муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия турында НИГЕЗЛӘМӘ
1. Зәй муниципаль районы балалары һәм яшьләренең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия (алга таба - комиссия) балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруны тәэмин итү максатыннан төзелде һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының координацияләүче органы булып тора. 2. Комиссияне, урынбасары булган, рәис җитәкли. Комиссия составына кызыксынган учреждениеләр һәм оешмалар вәкилләре керә. 3. Комиссия үз эшчәнлегендә гамәлдәге законнарга һәм әлеге нигезләмәгә таяна. 4. Комиссиянең төп бурычлары булып тора: балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга әзерлек һәм аны оештыру буенча төрле учреждениеләр, оешмалар эшчәнлеген координацияләү; балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча оешмалар, учреждениеләр эшчәнлеген анализлау, аларның комиссия утырышларында хисапларын тыңлау, үз вәкаләтләре чикләрендә тәкъдимнәр бирү һәм карарлар кабул итү, аларның үтәлешен тикшерү; балалар һәм яшьләрнең иминлеген тәэмин итү максатларында Зәй муниципаль районы сәламәтләндерү учреждениеләренең торышын, андагы шартларны комплекслы тикшерүне оештыру һәм үткәрү. 5. Комиссия хокуклы: Зәй муниципаль районы Башкарма комитетына балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм кертергә; балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруда катнашучы учреждениеләрдән документлар, белешмәләр, материаллар соратып алырга; Зәй муниципаль районы сәламәтләндерү учреждениеләренең 2020 елда сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлеге мәсьәләләре буенча дәлилләнгән карар кабул итәргә. 6. Комиссиянең үз компетенциясе кысаларында кабул ителгән карарлары үтәү өчен мәҗбүри. 7. Комиссия карарлары утырышта катнашучы затларның гади күпчелек тавышы белән кабул ителә, беркетмәләр белән рәсмиләштерелә.
Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның  20.04. 284 номерлы карарына 3 нче кушымта.
Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия СОСТАВЫ
Галеев Э.Э. Комиссия рәисе, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камалова Р.Н.  Комиссия рәисе урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Аладышкин Р.С. Комиссия секретаре, “ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе” МКУ башлыгы
Комиссия әгъзалары:
Андреева Е.В. “Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУ директоры (килешү буенча)
Байрашев П.А.  Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе (килешү буенча) Клещевников Е.А. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы (килешү буенча)
Вәлиуллина Ә.Х. “ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе” МКУ башлыгы
Кириллов А.В.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Зәй муниципаль районы
буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы (килешү буенча) Насыйбуллин Р.М. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Түбән Кама районы, Түбән Кама шәһәре, Зәй районы буенча территориаль бүлеге башлыгы урынбасары (килешү буенча) Сәфәргалиев Э.Р. “ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе” МКУ башлыгы
Фатыйхов А.М. «Зәй үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы (килешү буенча)
Халикова И.П. “ТР Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе” МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы

pdf
Скачать текст
PDF, 3.02 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International