Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 12 ноябрендәге 587 номерлы «Педагогик хезмәткәрләргә - Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә айлык кызыксындыру өстәмәсе бирү тәртибен раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 12 ноябрендәге 587 номерлы «Педагогик хезмәткәрләргә - Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә айлык кызыксындыру өстәмәсе бирү тәртибен раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Педагогик хезмәткәрләргә айлык кызыксындыру өстәмәсе бирү тәртибенә үзгәреш кертү турында»  2025 елның 12 маендагы 314 номерлы карары нигезендә - гамәлгә куючы функцияләре һәм вәкаләтләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен дәүләт оешмаларында, гамәлгә куючы функцияләре һәм вәкаләтләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дәүләт мәгариф оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 29 декабрендәге 1270 номерлы «Педагогик хезмәткәрләргә - яшь белгечләргә айлык кызыксындыру өстәмәсе билгеләү турында» карары белән расланган, Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

карар бирә:

  1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 12 ноябрендәге 587 номерлы «Педагогик хезмәткәрләргә-Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә ай саен кызыксындыру өстәмәсе бирү Тәртибен раслау турында» карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә ай саен кызыксындыру өстәмәсе бирү Тәртибенә (04.06.2021 № 328, 16.12.2022 № 648, 09.12.2024 № 623 карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) 3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итеп үзгәреш кертергә:

«3. Әлеге Тәртиптә педагогик хезмәткәр - яшь белгеч дип төп һөнәри белем бирү программалары һәм (яисә) һөнәри белем бирү программалары буенча укуын тәмамлаган, алган квалификациясе нигезендә беренче тапкыр эшкә урнаша торган, шул исәптән төп һөнәри белем бирү программалары һәм (яисә) һөнәри белем бирү программалары буенча уку чорында алган хезмәт стажы булган, шул исәптән яшь белгеч дип 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданы таныла.».

2. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы» нда түбәндәге веб-адрес буенча: http://pravo.tatarstan.ru  һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.         

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                         Э.Э. Галеев          

         

 

  М.К. Валиахметова

  9-90-16

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.31 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International