Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 18 июлендәге 339 номерлы "2025 елга Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы мәгариф оешмаларында укучыларны кайнар тукландыру бәясен билгеләү турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 18 июлендәге 339  номерлы "2025 елга Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы мәгариф оешмаларында укучыларны кайнар тукландыру бәясен билгеләү турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

            Гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль яклану дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрү максатларында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 17 сентябрендәге 425 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 25 августындагы 662 номерлы "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын тукландыруны оештыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында" карарына үзгәрешләр кертү турында» карарына һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

карар бирә:

 

1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2025 елның 18 июлендәге 339  номерлы «2025 елга Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы мәгариф оешмаларында укучыларны кайнар тукландыру бәясен билгеләү турында» карарына түбәндәге эчтәлекле 1.8 п. өстәп үзгәрешләр кертергә::

«1.8. «Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы Зәй районы буенча ведомстводан тыш саклау бүлеге хезмәткәрләренең белем алучы балалары өчен федераль, региональ һәм җирле бюджеттан бюджет ассигнованиеләре исәбеннән туклануның финанс нормасын билгеләргә:

1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр:

- ике тапкыр туклану рационы (дүшәмбе - җомга) көнгә 109,39 сум, шулардан иртәнге аш 74,77 сум һәм өстәмә туклану 34,62 сум.;;

- бер тапкыр туклану рационы (шимбә) көнгә 74,77 сум.

5-11 сыйныфлар (шәһәр):

- ике тапкыр туклану рационы (дүшәмбе - җомга) көнгә 108,44 сум (шул исәптән субсидия 10,30 сум);

- бер тапкыр туклану рационы (шимбә) көнгә 73,82 сум (шул исәптән субсидия 10,30 сум);

5-11 сыйныфлар (авыл):

- ике тапкыр туклану рационы (дүшәмбе - җомга) көнгә 96,04 сум (шул исәптән субсидия 10,30 сум);

- бер тапкыр туклану рационы (шимбә) көнгә 61,42 сум (шул исәптән субсидия 10,30 сум).»

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2025 елның 01 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

            3. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы» нда түбәндәге веб-адрес буенча: http://pravo.tatarstan.ru  һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                        Р.Н. Камалова

 

 

 

Э.Р. Сәфәргалиев

9-90-15

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.01 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International