Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 17 декабрендәге 644 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында
Гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль якланганлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрү максатларында һәм Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты
карар бирә:
1.1. Бишенче абзацка түбәндәге редакциядә җөмлә өстәргә: «Зәй районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге – «Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча ведомстводан тыш сак идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы хезмәткәрләренең балалары өчен», ата-ана түләве, ата-анадан (законлы вәкилдән) бирелгән гариза нигезендә, туу турында таныклык, ата-ананың эш урыныннан белешмә (законлы Зәй районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәре булган вәкил) – «Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы».
2. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы» нда түбәндәге веб-адрес буенча: http://pravo.tatarstan.ru һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2025 елның 01 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Э.Э. Галеев
Э.Р. Сәфәргалиев
9-90-15