Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 25 августындагы 662 номерлы "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын тукландыруны оештыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында" карарына үзгәрешләр кертү турында

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 25 августындагы 662 номерлы   "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын тукландыруны оештыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында" карарына үзгәрешләр кертү турында

 

 

            Гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль якланганлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрү максатларында һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты

 

карар бирә:

 

  1. 1.         Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 25 августындагы 662 номерлы "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын тукландыруны оештыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында" карарына үзгәрешләр кертергә (08.02.2024 ел, № 68, 14.03.2024 ел, № 157, 21.02.2025 ел, 84 номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып):
    1. 5.2. пунктка түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:

"–«Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы Зәй районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренең балалары”.

1.2. Түбәндәге редакциядә 5.8. пункты өстәргә:

«5.8. «Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы Зәй районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренең балаларына ата-ананың (законлы вәкилнең) язма гаризасы буенча федераль, региональ һәм җирле бюджеттан бюджет ассигнованиеләре исәбеннән ике тапкыр түләүсез туклану бирелә, аңа хокук билгели торган документларның күчермәсе кушыла:

 - «Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча ведомстводан тыш саклау идарәсе»Федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы – Зәй районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәре булган ата-ананың (законлы вәкилнең) эш урыныннан белешмә;

- туу турында таныклык күчермәсе.».

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2025 елның 01 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

3. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы» нда түбәндәге веб-адрес буенча: http://pravo.tatarstan.ru  һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                              Э.Э. Галеев

 

 

Э.Р. Сәфәргалиев

9-90-15

pdf
Скачать текст
PDF, 1005.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International