«2023 елның II кварталына торак урыны гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясен раслау турында»
«2023 елның II кварталына торак урыны гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясен раслау турында»
Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставының 45 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты
барар бирә:
- Федераль бюджет акчалары исәбеннән торак урыннары сатып алуга (төзүгә) социаль түләүләр бирелә торган барлык категория гражданнар, шул исәптән «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашу өчен социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен 2023 елның икенче кварталына Зәй муниципаль районы буенча гомуми торак мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясен (сумнарда) 88737 (сиксән сигез мең җиде йөз утыз җиде) сум күләмендә расларга.
- Әлеге карарны Зәй муниципаль районының (http://zainsk.tatarstan.ru) рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
- Карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
- Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет
җитәкчесе Э.Э.Галеев
С.А.Филюшина
Юрист