Сабантуй

Җиһан буйлап Сабантуйлар атлый

 

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

Сезне чын күңелдән иң гүзәл милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлыйм.

Шау-шулы күңелле Сабантуй – татар халкы уйлап тапкан югары дәрәҗәдәге бәйрәм. Күп гасыр элек барлыкка килеп, җәмгыятьнең матди һәм рухи казанышларын үзенә туплап, даими яңарып һәм баеп килеп җиткән ул безнең көннәргә.

Сабантуй чын мәгънәсендә гомумхалык бәйрәме буларак, һәр кешегә нинди милләттән, диннән булуына яше ничәдә булуга карамастан, күңел ачу. уен-бәйгеләрдә катнашу, тамашачы сыйфатында күзәтү мөмкинлеге бирә.

Тынычлык һәм игелеклелек идеалларын гәүдәләндереп, халыклар культурасының үзара баюына ярдәм итеп. Сабантуй бүген дуслык, иминлек тантанасына әверелде.

Сабантуй үзе белән игелеклелек, хезмәткә мәхәббәт, тормыш матурлыгы алып килә.

Бүген матур булып тишелеп чыккан, чиста уҗым басулары күзләрне иркәли. Бу киләчәккә ышаныч һәм өметне уята.

Без авыл хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре, һава шартларының нинди булуына карамастан мул уңыш үстереп, җыеп алуы өчен рәхмәт белдерәбез. Без крестьянның хезмәтен, иң мөһиме, тормыш символы – икмәкне зурлыйбыз!

Хөрмәтле дуслар! Сабантуй онытылмас тамаша булсын, һәркемгә оптимизм, милли традиция һәм гореф-гадәтләрне саклау, үстерүгә яңа көч бирсен, республикабыз, районыбыз иминлеге, ныклыгы өчен игелекле эшләргә рухландырсын. Сәламәтлек, күтәренке, кәеф, бәхет-шатлык телим. Бәйрәм оелән!


                                                                                           Т.В.Воропаева, мунипаль район башлыгы.

 

Соңгы яңарту: 2013 елның 7 июне, 19:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International