Хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм.
Укытучылар көне - гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы - бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның гашыйк булуын тоя. Укытучының зирәклеге һәм түземлеле-геннән күп нәрсә бәйле, яшь гражданинның киләчәктә язмышы хәл ителә. Муниципаль район мәгариф учреждениеләрендә бүген 874 хезмәткәр эшли, шуларның 535е - укытучы. Районда 69 укытучыны берләштерүче яшь педагоглар клубы төзелде.
Быел 4 яшь кеше - "Безнең яңа укытучы", 35 педагог - "Безнең иң яхшы укытучы", 2 директор "Безнең иң яхшы директор" грантларына ия булды. Үз-үзегезне аямый башкарган хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без дә үз чиратыбызда укыту-чыларыбызның хезмәте, укучыларның тырышып укуы өчен уңай шартлар тудырырга тырышабыз. 2013 елда республика фән олимпиадаларында җиңгән, призлы урын алган 13 кеше "Сәләтле укытучы - сәләтле укучы" район башлыгы гран-тына лаек булды, 66 педагог акчалата премия белән бүләкләнде. Ел саен мәгариф учреждениеләрен ремонтлау, матди-техник базасын ныгытуга шактый гына суммалар бүленә. Районда белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән муниципаль программалар уңышлы тормышка ашырыла.
Безнең Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәгариф учреждениеләрен камилләштерү буенча тырышлыгы бушка китмәс, якын киләчәктә үзенең уңай нәтиҗәләрен бирер, безнең мәктәпләр заманча, югары технологияле уку йортлары булыр дип ышанам.
Кадерле мәгариф хезмәткәрләре, сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телим.
Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын. Бәхет, җан тынычлыгы телим. Бәйрәмегез белән сезне!
Т. В. Воропаева, муниципаль район башлыгы
Соңгы яңарту: 2013 елның 4 октябре, 19:32