Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Сезне һөнәри бәйрәм – Рәсәй эшмәкәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Рәсәйнең һәм Татарстанның шул исәптән районыбызның киләчәге, милекчесез, хуҗасыз күз алдына да китерү мөмкин булмаган, базар мөнәсәбәтләре үсеше белән тыгыз бәйләнгән, цивилизацияле бизнес барлык алга киткән илләрнең иминлек нигезен тәшкил итә.
Рәсәй эшмәкәре көне уңаеннан без инициативалы, яңа эш башларга әзер һәм тиешле нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле зәйлеләрне котлыйбыз! Эшмәкәрләр яңа технологияләр уйлап табучылар, товар җитештерүчеләр, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм яңа эш урыннары булдыручылар.
Сезгә иминлек, ышанычлы эшмәкәрлек хезмәттәшлеге телим. Һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын!
Хөрмәт белән, Зәй муниципаль районы башлыгы Т.В.Воропаева
Соңгы яңарту: 2013 елның 24 мае, 08:39