Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле зәйлеләр, шәһәребез кунаклары!

 

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. 6 ноябрь Татарстан тарихына республикабыз үсешендә яңа этап башлану буларак керде. 21 ел элек республика парламенты, 1992 елда үткәрелгән референдум нәтиҗәләрендә чагылган халык теләгенә нигезләнеп, Татарстан Конституциясен кабул итте.

Шул еллар дәвамында Россия Федерациясе кысаларында Конституция безнең, гражданнарыбызның ирекләре һәм хокуклары гаранты булып тора, җәмгыятьтә социаль-сәяси тотрыклылыкны, хакимият звеноларының көйле һәм нәтиҗәле эшен тәэмин итә. Һәм бу шулай булырга тиеш тә, чөнки безнең Конституция халыкара һәм илебез законнарында тупланган иң яхшы якларны гына үз эченә ала, иң югары стандартларга җавап бирә.

Татарстанлылар кыска вакыт эчендә республиканың статусын билгели алды, социаль-икътисади сәясәтнең мөһим принципларын эшләде, күпмилләтле мәдәниятебез үсешенә нигез салды.

Бүген Татарстан үзенең ышанычлы һәм тотрыклы үсешен чагылдыра. Без - уңайлы йортлар, медицина үзәкләре, клуб, балалар бакчалары төзү, юллар салу, фән һәм мәгариф үсешенең шаһитлары. Дәүләтебез сугыш һәм тыл ветераннары турында зур кайгыртучанлык күрсәтә. Болар барысы туган республикабыз белән горурлану хисләрен тагын да ныгыта.

Хөрмәтле зәйлеләр! Сезгә чын күңелдән бәхет, иминлек, киләчәккә ышаныч, тормышта зирәклек телим.

 

Хөрмәт белән район башлыгы     Т.В.Воропаева.

Соңгы яңарту: 2013 елның 2 ноябре, 15:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International