Бәйрәм белән хөрмәтле зәйлеләр!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге гомумхалык бәйрәме халыкларның бердәмлеген генә гәүдәләндереп калмыйча, ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы үрнәге дә булып тора. Бу дата күптәнге вакыйгаларга бәйле булса да, бәйрәмнең асылы бүгенге вәзгыятькә дә туры килә.
Көчле дәүләт, күпмилләтле халыкларның бердәмлеге, ватанпәрвәрлек - Россия Федерациясе һәм илнең динамик үсештәге төбәкләреннән берсе булган республикабыз казанышларының төп нигезләрен менә шулар тәшкил итә.
Хакимият белән җәмгыять, төрле катлау вәкилләре арасындагы багланышлар җитди ихтыяҗга, барлык идарә структуралары эшчәнлегендә мөһим юнәлешкә әйләнде. Кешеләр ышанычы - дәүләтне көчле итү чыганагы ул.
Татарстанлылар вакыт белән сыналган тыныч тормыш, халыклар дуслыгы традициясен дәвам итә, аны тагын да ныгыта, үз җирендә 100дән артык милләт, төрле дин вәкилләренең дус-тату яшәве белән горурлана. Әмма без һәркем үз Ватаны белән горурланганда, аның үсеше өчен үзеннән өлеш керткәндә генә тагын да көчле булабыз.
Безнең көчебез, иминлегебез - бердәмлектә.
Кадерле зәйлеләр, сезгә нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар, йортларыгызга тынычлык телим. Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән район башлыгы Т. В. Воропаева.
Соңгы яңарту: 2013 елның 2 ноябре, 15:12