"2020 елга һәм 2021 - 2022 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында" 2019 елның 03 декабрендәге 447 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында"2020 елның 20 августыннан 552 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары

2020 елның 27 августындагы 552 номерлы Зәй муниципаль район Советы карары

 

"2020 елга һәм 2021 - 2022 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында" 2019 елның 03 декабрендәге 447 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

 

1. «2020 елга һәм 2021 - 2022 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында» 2019 елның 03 декабрендәге 447 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына (2020 елның 11 мартындагы 461 номерлы, 2020 елның 30 апрелендәге 517 номерлы карарлар нигезендә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1 статьяның 1 пунктында:

а) 1 өлештә "1334665,0" санын "1340571,3" санына алмаштырырга;

б) 2 өлештә "1350375,6" санын "1369044,3" санына алмаштырырга;

в) 3 өлештә "15710,6" санын "28473,0" санына алмаштырырга.

1.2. «2020 елга Зәй муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1нче кушымтасының 1нче таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 1нче кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.3. «2020 елга Зәй муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәре» 2нче кушымтасының 1нче таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 2нче кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.4. «2020 елга Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» 6нчы кушымтасының 1нче таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 3нче кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.5. «2020 елга Зәй муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлү» 7нче кушымтасының 1нче таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 4нче кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.6. «2020 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан алына торган бюджетара трансфертлар» 10нчы кушымтасының 1нче таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 5нче кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.7. «2020 елга җирлекләр бюджетларына башка бюджетара трансфертларны бүлү (Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы резерв фонды һәм Зәй муниципаль районы башкарма комитетының резерв фонды акчаларыннан керә торган бюджетара трансфертлардан тыш)” 8нче кушымтасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 6нчы кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

 

 

 

Совет Рәисе                                                                        Р.Г.Кәримов

doc
Скачать текст
DOC, 40.0 Кб

Приложения:
xls
1
XLS,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International