Зәй муниципаль районы Советы карары
18.11.2022 № 251
2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында
Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1 статья
1. 2023 елга Зәй муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:
1) Зәй муниципаль районы бюджетының фаразлана торган керем күләмен 1815448,8 мең сум итеп;
2) Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 1815448,8 мең сум итеп;
3) Зәй муниципаль районының бюджет кытлыгын 0 мең сум итеп.
2. 2024 елга һәм 2025 елга Зәй муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:
1) Зәй муниципаль районы бюджетының фаразлана торган керем күләмен 2024 елга 1817506,1 мең сум һәм 2025 елга 1831696,6 мең сум итеп;
2) Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 2024 елга 1817506,1 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 33359,2 мең сум һәм 2025 елга 1831696,6 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 67317,8 мең сум итеп;
3) Зәй муниципаль районының 2024 елга бюджет кытлыгын 0 мең сум һәм 2025 елга 0 мең сум итеп.
2 статья
1. Зәй муниципаль районының 2024 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга.
2. Зәй муниципаль районының 2025 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга.
3. Зәй муниципаль районының 2026 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга.
3 статья
Зәй муниципаль районы бюджетында 2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәрен әлеге карарга 2 кушымта нигезендә исәпкә алырга.
4 статья
2023 елда Зәй муниципаль районы бюджетына 2022 ел нәтиҗәләре буенча салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр түләгәннән соң калган Зәй муниципаль районы муниципаль унитар предприятиеләре табышының бер өлешен күчерү 2023 елның 1 июленә кадәр күрсәтелгән табышның 30 проценты күләмендә башкарыла, дип билгеләргә.
1. 2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасын әлеге карарга 3 кушымта нигезендә расларга.
2. Зәй муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне әлеге карарга 4 кушымта нигезендә расларга.
3. Зәй муниципаль районы бюджетының гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә җибәрелә торган бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2023 елга 34931,9 мең сум, 2024 елга 35337,1 мең сум, 2025 елга 36111,1 мең сум итеп расларга.
6 статья
Юридик затларга (муниципаль учреждениеләргә субсидияләрдән тыш), шәхси эшмәкәрләргә, физик затлар - товар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) җитештерүчеләргә субсидияләр Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты билгеләгән тәртиптә бирелә.
7 статья
Әлеге карарга 5 кушымта нигезендә, хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирлекләр бюджетларына субвенцияләр күләмен 2023 елга 2781,2 мең сум, 2024 елга 2912,2 мең сум, 2024 елга 3019,4 мең сум итеп расларга.
8 статья
1. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә җирлекләр бюджетларына дотацияләр күләмен 2023 елга 89545,7 мең сум, 2024 елга 90014,0 мең сум, 2025 елга 87702,6 мең сум итеп расларга.
2. 2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар план чорына җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бүлүне әлеге карарга 6 кушымта нигезендә расларга.
9 статья
Әлеге карарга 7 кушымта нигезендә, Зәй муниципаль районы бюджетында Татарстан Республикасы бюджетыннан алына торган бюджетара трансфертларны 2023 елда 1061171,9 мең сум, 2024 елда 1030936,7 мең сум, 2025 елда 1001556,8 мең сум күләмендә исәпкә алырга.
10 статья
1. Зәй муниципаль районы бюджетында төзелгән килешүләр нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен Зәй муниципаль районы җирлекләре бюджетларыннан алына торган бюджетара трансфертларны түбәндәгечә расларга:
- Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетыннан күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга 2023 елга 15984,0 мең сум, 2024 елга 15984,0 мең сум, 2025 елга 15984,0 мең сум күләмендә;
- әлеге карарга 8 кушымта нигезендә, Зәй муниципаль районы җирлекләрендә яшәүчеләрне мәдәният учреждениеләре хезмәтләре белән тәэмин итү һәм ял өчен шартлар тудыруга 2023 елга 128369,6 мең сум, 2024 елга 130045,3 мең сум, 2025 елга 130045,3 мең сум күләмендә;
- әлеге карарга 9 кушымта нигезендә, Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларыннан авыл җирлекләре чикләрендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү өчен 2023 елга 11748,0 мең сум, 2024 елга 11748,0 мең сум, 2025 елга 11748,0 мең сум күләмендә.
2. Әлеге статьяда күрсәтелгән бюджетара трансфертлар төзелгән килешүләр нигезендә тиешле муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле бюджетларда карала.
3. 2021-2023 елларда Зәй муниципаль районы бюджетына әлеге статьяда каралган бюджетара трансфертларны җирлекләр бюджетларыннан күчерү ай саен, тигез өлешләр белән гамәлгә ашырыла дип билгеләргә.
11 статья
Зәй муниципаль районы Юл фондының бюджет ассигнованиеләре күләмен 2023 елга 27400,0 мең сум, 2024 елга 27000,0 мең сум, 2025 елга 27900,0 мең сум итеп расларга һәм аларны Зәй муниципаль районының 2023, 2024 һәм 2025 елларга гомуми файдаланудагы юл эшләре программасы чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерергә.
1. Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнары 2023 елда, Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнарына яңа функцияләр яисә вәкаләтләр бирүгә бәйле рәвештә мондый карарлар кабул итү очракларыннан тыш, Зәй муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләре, шулай ук Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнары һәм Зәй муниципаль районының муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуклы түгел.
2. Җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына 2023 елда муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә тәкъдим итәргә.
13 статья
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык департаменты территориаль бүлеге, төзелгән килешүләр нигезендә, Зәй муниципаль районы бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне башкара.
Муниципаль контрактларның шартлары нигезендә 2022 елда түләнергә тиешле товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү өчен Зәй муниципаль районы исеменнән төзелгән муниципаль контрактлар өчен түләүгә файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләре, калган суммадан артмый торган күләмдә, Зәй муниципаль районы бюджетының 2023 елның 1 гыйнварына калган акчалары 2023 елда, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан тиешле карар кабул ителгән очракта, күрсәтелгән максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.
15 статья
Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүдән, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә административ хокук бозулар өчен административ штрафлардан, әйләнә-тирәлеккә, шул исәптән су объектларына мәҗбүри таләпләрне бозу аркасында китерелгән зыянны каплау турында дәгъвалар буенча түләүләрдән, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән су объектларына мәҗбүри таләпләрне бозу аркасында китерелгән зыянны ирекле каплаганда түләнә торган түләүләрдән Зәй муниципаль районы бюджетына кертелгән салым булмаган керемнәр Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге вәкаләтле органы тарафыннан раслана торган Татарстан Республикасы табигатьне саклау чаралары планы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләт биргән федераль башкарма хакимият органы белән килештереп, әйләнә-тирә мохиттә җыелган зыянлы объектларны ачыклау һәм бәяләүгә һәм (яисә) әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны бетерү эшләрен оештыруга, хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын булдырмау һәм (яисә) киметү, табигать мохитен саклау һәм торгызу, табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны торгызу, экологик иминлекне тәэмин итү, башка чараларга җибәрелә, дип билгеләргә.
16 статья
Әлеге карарны “Новый Зай”, “Зәй офыклары” газеталарында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http//zainsk.tatarstan.ru/ адресы буенча урнаштырырга.
17 статья
Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов