"Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Сәвәләй авыл җирлегенең генераль планын раслау турында" 18.11.2022 247 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль районы Советы карары

18.11.2022                                                                                                                                  № 247

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Сәвәләй авыл җирлегенең генераль планын раслау турында

 

 

Территориянең тотрыклы үсешен тәэмин итү, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктураны үстерү, гражданнарның һәм аларның берләшмәләренең мәнфәгатьләрен исәпкә алуны тәэмин итү максатларында, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 9, 24, 25 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында» 2007 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14, 15 статьялары, «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» 2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 10 статьясы нигезендә, гавами тыңлаулар уздыру нәтиҗәләре турында бәяләмәне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Сәвәләй авыл җирлеге генераль планын расларга (кушымта).

2. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә. 

4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                                     Р.Г. Кәримов                                                                    

                                 

docx
Скачать текст
DOCX, 14.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International