«Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы Зәй муниципаль районы җирле үзидарәсе депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, контроль-хисап палатасы рәисенең, муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә хакында» Зәй муниципаль районы Советының 2018 елның 13 апрелендәге 279 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында" 18.11.2022 244 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль районы Советы карары

18.11.2022                                                                                                                                  № 244

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы Зәй муниципаль районы җирле үзидарәсе депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, контроль-хисап палатасы рәисенең, муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә хакында» Зәй муниципаль районы Советының 2018 елның 13 апрелендәге 279 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

 

1998 елның 31 июлендәге 145-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Бюджет кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль закон, Муниципаль хезмәт турында 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кодексы, «Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларның, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренең, рәис урынбасарының, аудиторларының һәм муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладлары өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында» 2018 елның 28 мартындагы № 182 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 17 сентябрендәге 1015 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

  1. Зәй муниципаль районы Советының «Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы Зәй муниципаль районы җирле үзидарәсе депутатларның, сайланулы вазыйфаи затларының, контроль-хисап палатасы рәисенең, муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә хакында» 2018 елның 13 апрелендәге 279 номерлы карарына (Зәй муниципаль районы Советының 2018 елның 22 октябрендәге 341, 2020 елның 27 августындагы 553, 2021 елның 27 декабрендәге 193, 2022 елның 27 сентябрендәге 234 номерлы карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1. Күрсәтелгән карар белән расланган үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы Зәй муниципаль районы депутатларының, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, контроль-хисап палатасы рәисенең, рәис урынбасарының, аудиторларның, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмәдә:

2.1 пунктның 2 пунктчасында «(катлаулылык, киеренкелек, хезмәттә югары казанышлар, махсус эш режимы)» сүзләрен төшереп калдырырга;

2.2 пунктта «11958 сум» сүзләрен «12688 сум» сүзләренә алмаштырырга;

2.5 пунктта «(катлаулылык, киеренкелек, хезмәттә югары казанышлар, махсус эш режимы)» сүзләрен төшереп калдырырга;

2.6 пунктта «бер проценты» сүзләрен «18 проценты» сүзләре белән алмаштырырга, «вазыйфаи оклад» сүзләреннән соң «, җирле үзидарә органнары структурасын җирле үзидарә органнары структурасы стандартларын кертүгә бәйле рәвештә үзгәртеп корганда муниципаль хезмәткәрне элегрәк биләгән хезмәт оклады азрак булган муниципаль хезмәт вазыйфасына күчергәндә акчалата түләү күләмен исәпләү муниципаль хезмәткәрнең акчалата түләү күләмен элек ул биләгән вазыйфа буенча акча күләменә җиткерүне тәэмин итеп, башкарыла» сүзләрен өстәргә;

2.10 пунктның 2 пунктчасы икенче абзацында «2,5-3,7» санын «15» санына алмаштырырга;

          2.10 пунктның 2 пунктчасы өченче абзацында «1,3-2,5» санын «10» санына алмаштырырга;

          2.11 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.11. Төп хезмәт бурычларына хокукый актларга һәм хокукый актлар проектларына хокукый экспертиза уздыру, хокукый актлар проектларын әзерләү һәм редакцияләү һәм аларны югары юридик белемле юрист яки башкаручы сыйфатында визалаштыру (юридик эш өчен өстәмә) кергән муниципаль хезмәткәрләргә айлык түләүләр җирле үзидарәнең тиешле органы җитәкчесе (эш бирүче яки яллаучы вәкиле) карары нигезендә түбәндә китерелгәннән артмаган күләмнәрдә башкарыла:

  югары муниципаль вазыйфалар өчен – вазыйфаи окладның 8 проценты;

  баш муниципаль вазыйфалар өчен – вазыйфаи окладның 6 проценты;

  әйдәп баручы муниципаль вазыйфалар өчен – вазыйфаи окладның 4 проценты;

  өлкән муниципаль вазыйфалар өчен – вазыйфаи окладның 2 проценты.»;

2.12 пунктының икенче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Нормалаштырылмаган хезмәт көне шартларында эшләгән өчен айлык өстәмә түләү вазыйфаи окладның 2 процентыннан артмаган күләмдә билгеләнә.».

  1. Күрсәтелгән карар белән расланган «Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы депутатларның, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, контроль-хисап палатасы рәисенең, Зәй муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында» нигезләмәгә 2 кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә (теркәлә).

2. Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә штат расписаниеләренә һәм локаль актларга тиешле үзгәрешләрне кертергә.

3. Җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына шундый ук карарлар кабул итәргә тәкъдим итәргә.

4. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

6. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С.Уразайкинга йөкләргә.

 

 

 

Совет рәисе                                                                                       Р.Г. Кәримов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Зәй муниципаль районы

Советының 2022 елның

"____"______________

__ номерлы карарына кушымта

 

                                                        

 

 

Акчалата түләү күләмнәре

 

 

Вазыйфаның исеме

Акчалата түләү күләме (сумнарда)

4 группа

Муниципаль берәмлек башлыгы

35 273

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары

31 743

Депутатлар

17 095

Җирле үзидарәнең сайланулы органнары әгъзалары

14 529

Контроль-хисап органы рәисе

31 743

Контроль-хисап органы рәисе урынбасары

28 548

Контроль-хисап органы аудиторы

23 093

 

docx
Скачать текст
DOCX, 21.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International