Зәй муниципаль районы Советы карары
18.11.2022 № 243
«Зәй муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 - 2024 еллар план чорына бюджеты турында» 2021 елның 08 декабрендәге 184 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1.1. 1 статьяның 1 пунктында:
а) 1 өлештә «1592288,9» санын «1674770,9» санына алмаштырырга;
б) 2 өлештә «1685659,4» санын «1774517,2» санына алмаштырырга;
в) 3 өлештә «93370,5» санын «99746,3» санына алмаштырырга.
1.2. «2022 елга Зәй муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 1 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.3. «2022 елга Зәй муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәре» 2 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 2 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.4. «2022 елга Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» 6 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 3 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.5. «2022 елга Зәй муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлү» 4 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 4 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.6. «2022 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан алына торган бюджетара трансфертлар» 7 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 5 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.7. «2022 елга җирлекләр бюджетларына башка бюджетара трансфертларны бүлү (Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы резерв фонды һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Резерв фонды акчалары исәбеннән керә торган бюджетара трансфертлардан тыш)» 6 кушымтасын өстәргә һәм әлеге карарга 6 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов