«Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга шәхси торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өчен бушлай бирелә торган җир кишәрлекләре күләмнәрен билгеләү турында» 2011 елның 14 декабрендәге 139 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәреш кертү хакында" 29.09.2022 239 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары
Зәй муниципаль районы Советы карары
29.09.2022 № 239
«Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга шәхси торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өчен бушлай бирелә торган җир кишәрлекләре күләмнәрен билгеләү турында» 2011 елның 14 декабрендәге 139 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәреш кертү хакында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Татарстан Республикасы Җир кодексына, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
- «Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга шәхси торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өчен бушлай бирелә торган җир кишәрлекләре күләмнәрен билгеләү турында» 2011 елның 14 декабрендәге 139 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарының 1 пунктына (Зәй муниципаль районы Советының 2020 елның 03 июнендәге 528 номерлы карары редакциясендә), «0,08 га» сүзләрен «0,1 га» сүзләренә алмаштырып, үзгәреш кертергә.
- Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATASTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
- Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
- Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов
doc
Скачать текст
DOC, 33.5 Кб