«Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр булмаган белгечләргә һәм җирле үзидарә органнарында эшләүчеләргә хезмәт өчен түләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә хакында» 2018 елның 13 апрелендәге 280 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында" 29.09.2022 235 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль районы Советы карары

29.09.2022                                                                                             № 235

 

 

 

 

 

 

 «Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр булмаган белгечләргә һәм җирле үзидарә органнарында эшләүчеләргә хезмәт өчен түләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә хакында» 2018 елның 13 апрелендәге 280 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

1998 елның 31 июлендәге 145-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Бюджет кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган аерым оешмалар хезмәткәрләренең вазыйфа окладларын арттыру турында» 2022 елның 22 августындагы 878 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

  1. Зәй муниципаль районы Советының 2018 елның 13 апрелендәге 280 номерлы карары белән расланган «Муниципаль хезмәткәрләр булмаган белгечләргә һәм Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнарында эшләүчеләргә хезмәт өчен түләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә»нең 2.2 пунктына үзгәреш кертергә: «11498 сум» сүзләрен «11958 сум» сүзләренә алмаштырырга;

2. Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә штат расписаниеләренә һәм локаль актларга тиешле үзгәрешләрне кертергә.

3. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATASTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Карар 2022 елның 1 октябреннән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С.Уразайкинга йөкләргә.

 

 

Совет рәисе                                                                                       Р.Г. Кәримов

docx
Скачать текст
DOCX, 15.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International