«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Пәнәче авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 2022 елның 04 мартындагы 199 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында" 21.07.2022 227 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль районы Советы карары

21.07.2022                                                                                             № 227                   

 

 

 

 

 

                                                                                              

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Пәнәче авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 2022 елның 04 мартындагы 199 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы таләпләре, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Һава кодексының 47 статьясы, «Шәһәр яны территориясен һәм санитар-саклау зонасын билгеләү һәм алардан файдалану тәртибен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 01 июлендәге 135-ФЗ номерлы Федераль законның 1 статьясы, «Бигеш аэродромының (Түбән Кама) аэродром яны территориясен билгеләү турында» 2020 елның 18 февралендәге 195-П номерлы Федераль һава транспорты агентлыгы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

  1. Зәй муниципаль районы Советының 2022 елның 04 мартындагы 199 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Пәнәче авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1. 28 статьяга түбәндәге эчтәлекле 3 нче пунктны өстәргә:

«3. «Бигеш» аэродромының аэродром яны территориясе»

 «Бигеш» аэродромының аэродром яны территориясе Россия Федерациясе Һава транспорты федераль агентлыгының 2020 елның 18 февралендәге 195-П номерлы боерыгы белән билгеләнгән.

«Югары Пәнәче авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясендәге әлеге аэродром яны территориясе өченче, бишенче һәм алтынчы ярдәмче зоналар составында урнашкан. Өченче ярдәмче зона түбәндәге чикләү өслекләре белән күрсәтелгән:

тышкы горизонталь өслек зонасы;

коник өслек зонасы;

эчке горизонталь өслек зонасы.

«Бигеш» аэродромының аэродром яны территориясе һәм аның ярдәмче зоналары әлеге Кагыйдәләрнең график материаллары составында «Шәһәр төзелешен зоналаштыру. Территориядән файдалануның махсус шартлары булган зоналар чикләре» картасында китерелгән.

Җир кишәрлекләрен һәм (яки) аларда урнашкан күчемсез милек объектларын куллануга һәм икътисадый һәм башка төр эшчәнлекне тормышка ашыруга чикләүләр исемлеге Россия Федерациясе Һава транспорты федераль агентлыгының 195-П номерлы боерыгы (18.02.2020 ел)  нигезендә китерелде һәм түбәндәге таблицада бәян ителә:

 

Зонаныңисеме

Чикләүләрнең эчтәлеге

Җир кишәрлекләреннән һәм күчемсез мөлкәт объектларыннан файдалануны чикләүне билгели торган норматив документларга сылтама

1

2

3

Өченче

ярдәмче зона

Аэродром яны территориясенең өченче  ярдәмче зонасы чикләрендә биеклекләре Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләт биргән федераль башкарма хакимият органы тарафыннан тиешле аэродром яны территориясен билгеләгәндә куелган чикләүләрдән артып киткән объектларны урнаштыру тыела:

Өченче ярдәмче зона чикләрендә корылмаларның абсолют биеклеге әлеге ноктада тиешле чикләү өслегенең биеклегеннән артмаска тиеш.

Бирелгән ноктада чикләү өслегенең абсолют биеклеге граждан аэродромнарының Федераль авиация кагыйдәләренә туры килүен бәяләү методикасында китерелгән кагыйдәләр нигезендә билгеләнә.

Бигеш (Түбән Кама) аэродромы өчен чикләү өслекләренең абсолют биеклекләре 190-430 м диапазонда һәм аерым зоналарда түбәндәгечә:

1) тышкы горизонталь өслек зонасында – 346 м;

2) коник өслек зонасында –  246 - 346 м кадәр; ВПП үзәге арасына бәйле рәвештә

3) эчке горизонталь өслек зонасында  – 246 м.

Россия Федерациясе Һава кодексы

(19 март, 1997 ел.№ 60-ФЗ)

 

 «Аэродром» халыкара гражданнар авиациясе турында конвенциягә 14 нче кушымта Том I «Аэродром проектлау һәм эксплуатацияләү».

 

"Гражданлык һава суднолары очып китү, очып килеп утыру, күтәрелү, төшү һәм туктатып кую өчен билгеләнгән аэродромнарга карата куела торган таләпләр" федераль авиация кагыйдәләрен раслау турында” 2015 елның 25 августындагы 262 номерлы РФ Транспорт министрлыгы боерыгы

 

Федераль һава транспорты агентлыгының 2015 елның 9 ноябрендәге 6.04-2464 номерлы карары белән гамәлгә кертелгән

гражданнар аэродромнарының "Гражданлык һава суднолары очып китү, очып килеп утыру, күтәрелү, төшү һәм туктатып кую өчен билгеләнгән аэродромнарга карата куела торган таләпләр" федераль авиация кагыйдәләренә туры килүен бәяләү методикасы

 

“Аэродром яны территориясен билгеләү Кагыйдәләрен,  Аэродром яны территориясендә ярдәмче зоналарны бүлү Кагыйдәләрен һәм каршылыкларны хәл итү Кагыйдәләрен раслау турында” РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 2 декабрендәге 1460 номерлы карары

Бишенчеярдәмче зона

Бишенче  ярдәмче зона чикләрендә «Куркыныч җитештерү объектларының сәнәгать куркынычсызлыгы турында» 1997 елның 21 июлендәге 116-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән аларның эшләве һава суднолары очышларының иминлегенә йогынты ясарга мөмкин булган куркыныч җитештерү объектларын урнаштыру тыела.

Бишенче ярдәмче зона чикләрендә аэропорт инфраструктурасына карамаган куркыныч җитештерү объектлары: нефть һәм нефть продуктлары складларын, магистраль торба үткәргечләрне: газүткәргечләрне, нефть үткәргечләрне, нефть продуктларын һәм корылмаларны төзүгә чикләүләр кертелә.

Алардан атмосферага газ чыгу һәм агып чыгу мөмкин булган магистраль газүткәргечләр һәм алардагы корылмалар аэродромнарга керә торган һава юллары полосаларыннан читтә урнашырга тиеш.

"Куркыныч җитештерү объектларының сәнәгать иминлеге турында" 1997 елның 21 июлендәге 116-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән  аларның эшләве һава суднолары очышларының куркынычсызлыгына йогынты ясарга мөмкин булган башка куркыныч җитештерү объектлары (магистраль газүткәргечләрнең компрессор станцияләре, сыекландырылган углеводород газларының магистраль торбаүткәргечләре, кораллану һәм сугыш кирәк-яраклары складлары, АЭС һ.б.) куркыныч җитештерү объектларында техноген характердагы һәлакәтләр очракларында зарарлану зоналарының максималь радиусын исәпкә алып, бишенче ярдәмче зона чикләреннән ерактарак урнашырга тиеш.

Норматив араны саклау мөмкин булмаган очракта, куркыныч җитештерү объектлары корылмасы капиталь төзелешнең конкрет объекты өчен эшләнгән һәм объектларның һәм корылмаларның куркынычсыз эксплуатациясен һәм эшләвен тәэмин итә торган өстәмә техник таләпләр булган махсус техник шартлар (СТУ) нигезендә үтәлергә тиеш.

Россия Федерациясе Һава кодексы

(19 март, 1997 ел.№ 60-ФЗ)

 

"Куркыныч җитештерү объектларының сәнәгать иминлеге турында" 1997 елның 21 июлендәге 116-ФЗ номерлы Федераль закон, үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән.

 

СП 36.13330.2012 «Магистраль үткәргеч торбалар».

 

СП 155.13130.2014 "Нефть һәм нефть продуктлары складлары".

 

СП 125.13330.2012 «Шәһәрләр һәм башка торак пунктлар территориясендә салына торган нефть продуктларын үткәргечләр».

 

Капиталь төзелеш объектына проект документациясен эшләү өчен махсус техник шартлар эшләү һәм килештерү тәртибе турында" Россия Төзелеш министрлыгының 2016 елның 16 апрелендәге 248/пр номерлы боерыгы

 

“Аэродром яны территориясен билгеләү Кагыйдәләрен,  Аэродром яны территориясендә ярдәмче зоналарны бүлү Кагыйдәләрен һәм каршылыкларны хәл итү Кагыйдәләрен раслау турында” РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 2 декабрендәге 1460 номерлы карары

Алтынчыярдәмче зона

Аэродром яны территориясенең алтынчы ярдәмче зонасы чикләрендә кошларны җәлеп итә һәм аларның күпләп җыелуына китерә торган объектларны урнаштыру тыела:

Шундый объектларга керә: калдыклар урнаштыру объектлары, үләт базлары, фермалар, ашлык саклау урыннары, элеваторлар, азык-төлек складлары, азык-төлек саклау өчен билгеләнгән башка склад биналары, теплицалар, кош-корт фермалары, җәнлекләр фермалары, терлекчелек предприятиеләре һәм башка объектлар.

Аэродром яны территориясенең алтынчы ярдәмче зонасы чикләрендә

потенциаль кошлар җыелу урыны булып торган (яки булган кошлар туплана торган урыннарны саклап калу) объектларын  урнаштыру орнитологик тикшерү башкарылган һәм объектның очышлар куркынычсызлыгына йогынтысын бәяләү буенча бәяләмә әзерләнгән, шулай ук объектта кошларның туплануын булдырмау буенча алга таба да даими рәвештә чаралар үткәрүне раслаган очракта рөхсәт ителә.

Печән чабудан тыш, аэродром яны территориясендә авыл хуҗалыгы эшләре алып бару тыела.

Россия Федерациясе Һава кодексы

(19 март, 1997 ел.№ 60-ФЗ)

 

РФ Транспорт министрлыгының 2009 елның 31 июлендәге 128 номерлы боерыгы

 

 «Россия Федерациясе гражданнар авиациясендә очуларны әзерләү һәм үтәү "Федераль авиация кагыйдәләрен раслау турында".

 

«Гражданнар авиациясендә очышларны орнитологик тәэмин итү буенча кулланманы раслау турында " 1988 елның 26 декабрендәге 209 номерлы боерык (РООП ГА-89)».

 

 “Аэродром яны территориясен билгеләү Кагыйдәләрен,  Аэродром яны территориясендә ярдәмче зоналарны бүлү Кагыйдәләрен һәм каршылыкларны хәл итү Кагыйдәләрен раслау турында” РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 2 декабрендәге 1460 номерлы карары

 

  1. Зәй муниципаль районы Советның оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
  2. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетына Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Югары Пәнәче авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелешләр кагыйдәләре расланганганнан соң 5 көн эчендә аны территориаль планлаштыруның федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырырга.
  3. Карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
  4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                                       Р.Г. Кәримов

docx
Скачать текст
DOCX, 27.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International