"Керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү хакында Зәй муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" 21.07.2022 226 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль районы Советы карары

21.07.2022                                                                                             № 226

 

 

 

 

 

 

Керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү хакында Зәй муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында

 

 «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 01 апрелендәге 90-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатында, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Зәй муниципаль районы Советының 2014 елның 14 декабрендәге 416 номерлы карары белән расланган (Зәй муниципаль районы Советының 2015 елның 16 октябрендәге 16 номерлы, 2021 елның 09 июлендәге 67 номерлы карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) «Зәй муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында, шулай ук «Зәй муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру турында нигезләмәгә, 6 пунктның «в» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:

"в) хисап чорына (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) җир кишәрлеге, башка күчемсез милек объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр (оешмаларның устав (җыелма) капиталларында катнашу өлеше, пайлар), цифрлы финанс активлары, санлы валюта сатып алу буенча һәр алыш-биреш буенча үз чыгымнары, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында белешмәләр, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы әлеге затның һәм аның хатынының (иренең) соңгы өч ел эчендә гомуми кеременнән артып китсә, алыш-биреш ясалган акчаларны алу чыганаклары турында белешмәләр.»;

2. Зәй муниципаль районы Советының 2018 елның 13 апрелендәге 286 номерлы карары белән расланган (Зәй муниципаль район Советының 2021 елның 09 июлендәге 67 номерлы карары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны, муниципаль хезмәт вазыйфасын һәм контракт буенча башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында «Интернет» челтәрендәге Зәй муниципаль районының рәсми сайтында мәгълүмат урнаштыру һәм әлеге мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларына бастырып чыгару өчен бирү тәртибе турында нигезләмәгә, 3 пунктның «г» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:

«г) җир кишәрлеген, күчемсез мөлкәтнең бүтән объектын, транспорт чарасын, кыйммәтле кәгазьләрне (оешмаларның устав (җыелма) капиталларында катнашу өлеше), санлы финанс активлары, цифрлы валюта сатып алу буенча алыш-бирешләр акчаларының гомуми суммасы муниципаль вазыйфаны биләүче затның һәм аның хатынының (иренең) соңгы өч ел эчендә гомуми кеременнән артып китсә, һәм алыш-биреш башкаруга кадәрге өч ел эчендә акча алу чыганаклары турында белешмәләр.».

3. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советы Рәисе урынбасары П.С. Уразайкинга йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                                                   Р.Г. Кәримов

docx
Скачать текст
DOCX, 21.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International