2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе турында» 2016 елның 26 августындагы 108 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында" 21.07.2022 224 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль районы Советы карары

21.07.2022                                                                                             № 224

 

 

 

 

 

 

 

«2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе турында» 2016 елның 26 августындагы 108 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

«Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законның төп нигезләмәләре, «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» 2015 елның 16 мартындагы 12-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында» 2015 елның 15 мартындагы 40-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы, «2021 елга нәтиҗәләр. 2022 елга бурычлар. Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү факторлары" (02.04.2022 №ПР-78) дигән темага Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәләре исемлеге нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. «2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе турында» 2016 елның 26 августындагы 108 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары белән расланган 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш Стратегиясенә (2019 елның 14 октябрендәге 444 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) Кушымталар бүлегендә:

а) «2016-2030 елларга Стратегиянең максатчан күрсәткечләре» 1 нче кушымтасын яңа редакциядә бәян итәргә (теркәлә);

б) «Муниципаль программаларны эшләүгә һәм кабул итүгә билгеләнгән һәм гамәлдәге программалар исемлеге» 2 кушымтасын яңа редакциядә бәян итәргә (теркәлә);

в) «Зәй муниципаль районында социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы» 3 нче кушымтасын яңа редакциядә бәян итәргә (теркәлә).

2. Советның оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Совет Рәисе                                                                                              Р.Г. Кәримов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Юрист

doc
Скачать текст
DOC, 40.0 Кб

Приложения:
xlsx
Приложение №1 на 4 страницах, 2 вкладки
XLSX,
docx
т.приложение №2
DOCX,
docx
приложение №3
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International