"Зәй муниципаль районының финанс-бюджет палатасы турында нигезләмәне раслау хакында" 2005 елның 24 декабрендәге 27 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында" 21.07.2022 223 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль районы Советы карары

21.07.2022                                                                                             № 223

 

 

 

"Зәй муниципаль районының финанс-бюджет палатасы турында нигезләмәне раслау хакында" 2005 елның 24 декабрендәге 27 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Зәй муниципаль районы Советының 2005 елның 24 декабрендәге 27 номерлы карары белән расланган Зәй муниципаль районының финанс-бюджет палатасы турында нигезләмәгә (2017 елның 04 маендагы 210 номерлы, 19.12.2018 елның 19 декабрендәге 363 номерлы карарлар нигезендә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) түбәндәге үзгәрешне кертергә:

1.1. 5.1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"5.1. Палатаны палата эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итүче рәис җитәкли. Палата рәисе Зәй муниципаль районы башлыгы мөрәҗәгате нигезендә кандидатларның квалификация таләпләренә туры килүен тикшерү нәтиҗәләре буенча Зәй муниципаль районы Советы тарафыннан билгеләнә. Кандидатларның квалификация таләпләренә туры килүен тикшерү Татарстан Республикасы финанс органында төзелә торган квалификация комиссиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла."

2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

Совет Рәисе                                                                                           Р.Г. Кәримов   

docx
Скачать текст
DOCX, 14.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International