"2022 елга һәм 2023 - 2024 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында" 2021 елның 08 декабрендәге 184 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында" 21.07.2022 221 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары

Зәй муниципаль районы Советы карары

21.07.2022                                                                                             № 221

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"2022 елга һәм 2023 - 2024 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында" 2021 елның 08 декабрендәге 184 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

      

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы

КАРАР ИТТЕ:

 

 

1. "2022 елга һәм 2023 - 2024 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында" 2021 елның 08 декабрендәге 184 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1 статьяның 1 пунктында:

а) 1 өлештә "1584874,3" санын "1592288,9"санына алмаштырырга;

б) 2 өлештә "1584874,3" санын "1685659,4" санына алмаштырырга;

в) 3 өлештә"0" санын "93370,5" санына алмаштырырга.

1.2. "2022 елга Зәй муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары" 1 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 1 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.3. "2022 елга Зәй муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәре" 2 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 2 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;   

1.4. «2022 елга Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» 3 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 3 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.5. «2022 елга Зәй муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлү» 4 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 4 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.6. «2022 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан алына торган бюджетара трансфертлар» 7 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 5 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.7. 6 кушымтага «2022 елга җирлекләр бюджетларына башка бюджетара трансфертларны бүлү (Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасының резерв фонды һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының резерв фонды акчалары исәбеннән керә торган бюджетара трансфертлардан тыш)» өстәргә һәм үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 6 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы»нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм  Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

Совет Рәисе                                                                                           Р.Г.Кәримов                   

doc
Скачать текст
DOC, 41.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International