«Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмә хакында» 2014 елның 14 мартындагы 355 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында
«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән кабул ителгән «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы» нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. «Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмә хакында» 2014 елның 14 мартындагы 355 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 14 статьяның 1 өлешендә:
1) 9 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«9) яллаучы вәкиленә (эш бирүчегә) Россия Федерациясе гражданлыгы, аның нигезендә чит ил гражданы муниципаль хезмәттә булырга хокук бирә торган Россия Федерациясе халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы (подданство) туктатылу турында язмача рәвештә муниципаль хезмәткәргә бу хакта билгеле булган көнне, әмма Россия Федерациясе гражданлыгы яисә чит ил гражданлыгы (подданство) туктатылган көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә;»;
2) түбәндәге эчтәлекле 9.1 пунктын өстәргә:
«9.1) яллаучы вәкиленә (эш бирүчегә) чит ил гражданлыгы (подданствосы) алу яисә гражданның чит ил дәүләте территориясендә даими яшәү хокукын раслаучы башка документ алуы турында муниципаль хезмәткәргә бу хакта билгеле булган көндә, әмма чит дәүләт гражданлыгы (подданствосы) алган яисә чит ил территориясендә гражданның даими яшәү хокукын раслаучы башка документ алган көннән башлап биш көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә;»;
1.2. 15 статьяның 1 өлешендә:
а) 6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«6) Россия Федерациясе гражданлыгы яисә аның нигезендә чит ил гражданы муниципаль хезмәттә булырга хокук бирә торган Россия Федерациясе халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы туктатылу;»;
б) 7 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«7) әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә башкасы каралмаган булса, чит дәүләт гражданлыгы (подданствосы) яисә чит ил территориясендә гражданның даими яшәү хокукын раслый торган паспорты яки башка документы булу;»;
1.3. 24 статьяның 1 өлеше 2 пункты үз көчен югалткан дип танырга.
2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С. Уразайкинга йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов