|
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында |
Россия Федерациясе Торак кодексы, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 11 июнендәге 170-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. Зәй муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.
2. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында нигезләмә хакында» 2014 елның 12 августындагы 392 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) урнаштырырга.
4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совета Рәисе Р.Г. Кәримов
Татарстан Республикасы
Зәй муниципаль район Советының 2021 елның 07 октябрь
170 номерлы карары белән
расланган
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында
нигезләмә
1) түбәндәге таләпләр:
торак фондыннан файдалану һәм аны саклауга;
торак биналарга, аларны куллану һәм карап тотуга;
күпфатирлы йортларда биналар милекчеләренең гомуми милкеннән файдалану һәм карап тотуга;
күпфатирлы йортта торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торакка күчерүне гамәлгә ашыру тәртибенә;
күпфатирлы йортта биналарны яңадан планлаштыру һәм (яки) үзгәртеп кору тәртибенә;
капиталь ремонт фондларын формалаштыруга;
күпфатирлы йортлар белән идарә итүче, хезмәт күрсәтүче һәм (яки) күп фатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау эшләрен башкаручы юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеген оештыру һәм алып баруга;
күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә;
ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба - система) мәгълүмат урнаштыру тәртибенә;
күпфатирлы йортларда инвалидлар өчен биналарга керү, аннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә;
социаль файдаланудагы наемга алынган йортларда торак урыннары бирүгә;
2) энергетика нәтиҗәлелеге һәм күпфатирлы йортлар биналарының һәм торак йортларның энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә таләпләр;
3) кагыйдәләр:
күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү һәм эшләр башкару тиешле сыйфатта башкарылмаган һәм (яки) өзеклекләр билгеләнгән вакыттан артып артып киткән очракта торак бинаны карап тоту өчен түләү күләмен үзгәртү;
күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту;
содержания общего имущества в многоквартирном доме;
күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм файдаланучыларга коммуналь хезмәтләрне бирү, туктатып тору һәм чикләү.
Шулай ук контроль чаралар нәтиҗәләре буенча кабул ителә торган карарларның үтәлеше муниципаль контроль предметы булып тора.
1.3. Муниципаль контроль объектлары (алга таба – контроль объекты) булып тора:
мәҗбүри таләпләрне үтәргә тиешле контрольдә тотыла торган затларның эшчәнлеге, гамәлләре (гамәл кылмавы), шул исәптән эшчәнлек алып баручы, контрольлек итүче затларга карата куела торган гамәлләр (гамәл кылмау);
контрольдә тотылучы затларның эшчәнлек нәтиҗәләре, шул исәптән мәҗбүри таләпләр куела торган эшләр һәм хезмәтләр;
контрольдә тотыла торган затлар ия булган һәм (яисә) алардан файдаланган һәм аларга карата мәҗбүри таләпләр куела торган биналар, төзелмәләр, корылмалар, территорияләр, шул исәптән җир кишәрлекләрен, предметларны һәм башка объектларны да кертеп.
контроль чараларның бердәм реестрын;
судка кадәр шикаять белдерү мәгълүмат системасын (дәүләт мәгълүмат системасы ярәмче системасы);
ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек юлы белән башка дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларын.
Контроль орган тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы 2 өлеше һәм 17 статьясы 5 өлеше нигезендә (алга таба - Федераль закон) контроль объектларын мәгълүмати системадан файдаланып исәпкә алу алып барыла.
1.5. Муниципаль контроль Зәй муниципаль районы администрациясе, Башкарма комитет (алга таба - контроль орган) тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Муниципаль контрольне турыдан-туры гамәлгә ашыру Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлегенә йөкләнә.
1.7. Контроль органы исеменнән муниципаль контрольне түбәндәге вазыйфаи затлар башкарырга хокуклы:
1) Контроль органы җитәкчесе (җитәкче урынбасары);
2) әлеге нигезләмә, вазыйфаи регламент яисә вазыйфаи инструкция нигезендә контроль органының вазыйфаи заты вазыйфаи бурычларына муниципаль контроль төре буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру, шул исәптән профилактик чаралар һәм контроль чаралар үткәрү (алга таба - инспектор) керә.
Муниципаль контрольне гамәлгә ашыруга вәкаләтле контроль органының вазыйфаи затлары исемлеге әлеге нигезләмәнең 1 нче кушымтасы белән билгеләнгән.
Контроль чараны уздыру турында карар кабул итүгә вәкаләтле контроль орган вазыйфаи затлары булып контроль органы җитәкчесе, җитәкче урынбасары тора (алга таба - контроль органының вәкаләтле вазыйфаи затлары).
1.8. Инспекторның хокуклары һәм бурычлары:
1) Россия Федерациясе законнарын, контрольдәге затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәргә;
2) мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау буенча Россия Федерациясе законнары нигезендә бирелгән вәкаләтләрне үз вакытында һәм тулы күләмдә гамәлгә ашырырга, күрсәтмәне мәҗбүри үтәү турындагы таләп белән судка мөрәҗәгать итү турында тәкъдимнәр әзерләгәнче контроль органы карарларын үтәүне тәэмин итү буенча чаралар күрергә, әгәр мондый чара законнарда каралган булса, контроль органы карарларын үтәүне тәэмин итү буенча чаралар күрергә;
3) контроль чаралар үткәрергә һәм закон нигезендә һәм аларның билгеләнеше нигезендә бары тик хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәм тиешле мәгълүмат булган очракта гына контроль чаралар реестрында контроль гамәлләр кылырга, ә контрольдә тотылучы затлар белән хезмәттәшлек иткән очракта, мондый чаралар үткәрергә һәм мондый гамәлләрне бары тик хезмәт таныклыгын, федераль законнарда каралган башка документларны күрсәткәндә генә башкарырга;
4) контроль чаралар үткәргәндә гыйбадәт кылуларга, башка дини йолаларга һәм тантаналарга карата ихтирамсызлык күрсәтүгә, аларны үткәрүгә комачаулауга, шулай ук дини оешмаларның эчке законнарын бозуга юл куймаска;
5) контрольдә тотыла торган затлар, аларның вәкилләре катнашуга комачауламаска, ә контрольдә тотыла торган затлар, аларның вәкилләре ризалыгы белән Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең яисә аның Россия Федерациясе субъектында эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең контроль чаралар уздырганда (контроль органнарның контрольдә тотыла торган затлар белән үзара хезмәттәшлеге таләп ителмәгән контроль чаралардан тыш) һәм Федераль законда һәм әлеге нигезләмәнең 3.3 пунктында каралган очракларда катнашуын килештереп, консультация бирүне гамәлгә ашырырга;
6) контроль чаралар уздырганда катнашучы контрольдә тотыла торган затлар, аларның вәкилләренә муниципаль контроль предметына караган мәгълүмат һәм документларны, шул исәптән, әгәр мондый килештерү Федераль законда каралган булса, прокуратура органнары тарафыннан контроль чараны үткәрүне килештерү турында белешмәләрне бирергә;
7) контрольдә торучы затларны, аларның вәкилләрен контроль чара предметына караган контроль чаралар һәм контроль гамәлләр нәтиҗәләре белән таныштырырга;
8) контрольдә торучы затларны, аларның вәкилләрен ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында алынган һәм контроль чара предметына караган мәгълүмат һәм (яисә) документлар белән таныштырырга;
9) ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча күрелә торган чараларны билгеләгәндә, аларның ни дәрәҗәдә авырлыгын, потенциаль куркынычының закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләр өчен туры килүен исәпкә алырга, шулай ук контрольдә тотылучы затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен нигезсез чикләүгә, аларның мөлкәтенә хокуксыз зыян салуга (зарар китерүгә) юл куймаска;
10) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә шикаять белдергәндә үз гамәлләренең нигезле булуын расларга;
11) Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән контроль чаралар уздыру һәм контроль гамәлләр башкару срокларын үтәргә;
12) контрольдә тотыла торган затлардан аларны бирү Россия Федерациясе законнарында каралмаган яисә дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары карамагында булган документларны һәм башка белешмәләрне таләп итмәскә.
1) хезмәт таныклыгын күрсәтү һәм контроль чара үткәрү турында контроль орган карары белән билгеләнгән вәкаләтләр нигезендә, федераль законнарда башкасы каралмаган булса, җитештерү объектларына тоткарлыксыз керергә (карау үткәрергә);
2) мәҗбүри таләпләрне үтәүгә кагылышлы барлык документлар, шул исәптән билгеләнгән тәртиптә закон белән саклана торган дәүләт, хезмәт, коммерция яки башка серне үз эченә алган документлар белән танышырга;
3) контрольдә тотылучы затлардан, шул исәптән контрольдә тотылучы оешмаларның җитәкчеләреннән һәм башка хезмәткәрләреннән контроль чаралар үткәргәндә ачыкланган мәҗбүри таләпләрне бозу фактлары буенча язмача аңлатмалар бирүне, шулай ук күчермәләрен алу, фото-һәм видеога төшерү өчен документларны бирүне таләп итәргә;
4) контроль чара предметына һәм күләменә караган өлештә, контрольдә тотылучы затларның техник документлары, мәгълүматларның электрон базалары, мәгълүмат системалары белән танышырга;
5) контроль чараларны уздырганда соратылган документларны һәм материалларны тапшырмау яисә вакытында тапшырмау, вазыйфаи затлар һәм (яисә) контрольдә тотыла торган затларны сораштыру мөмкин булмау, бинага керү мөмкинлеген чикләү, контроль чараны гамәлгә ашыру буенча башка чараларга каршылык күрсәтү фактлары буенча актлар төзергә;
6) контрольдә торучы затларга мәҗбүри таләпләрне бозуларны булдырмау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча киңәшләр бирергә, контрольдә торучы затларның ачыкланган мәҗбүри таләпләрне бозуларын бетерү һәм хәлне кабат тәртипкә китерү турында карарлар кабул итәргә;
7) «Полиция турында» 2011 елның 7 февралендәге 3-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, инспекторга каршылык күрсәтелгән яисә куркыныч янаган очракларда полиция органнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә;
1.9. Контроль орган судка түбәндәге гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы:
1) күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышы йә торак милекчеләре ширкәте, торак-төзелеш яки башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы әгъзаларының гомуми җыелышы тарафыннан Россия Федерациясе Торак кодексы таләпләрен бозып кабул ителгән карарларын гамәлдә түгел дип тану турында;
2) әгәр хокук бозулар җайга салынмый торган характерда булса, мондый ширкәт уставының яисә мондый кооператив уставына кертелгән ширкәт яисә кооператив уставының Россия Федерациясе Торак кодексы таләпләренә үзгәрешләр кертелмәвен билгеләнгән срокта үтәмәгән, йә мондый ширкәт яисә шундый кооператив төзү тәртибен бозу ачыкланган очракта торак милекчеләре ширкәтен, торак, торак-төзелеш яисә башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативын ликвидацияләү турында;
3) билгеләнгән срокта идарәче оешманы сайлау турында Россия Федерациясе Торак кодексы таләпләрен бозуларны бетерү турында, күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсенең шартларын раслау һәм аны төзү турында, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр башкару шартнамәсен, яки күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм (яки) ремонтлау эшләрен башкару буенча хезмәт күрсәтү шартнамәсе төзү турында, күрсәтелгән шартнамәләрнең шартларын раслау турында күрсәтмә үтәлмәгән очракта күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр башкару шартнамәсен йә күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм (яки) үтәү буенча хезмәтләр күрсәтү шартнамәсен гамәлдә түгел дип тану турында;
4) мәҗбүри таләпләрне бозу ачыкланган очракта күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләренең, торак урыннарны яллаучыларның һәм башка файдаланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, аларның мөрәҗәгатьләре буенча яки билгесез затлар даирәсенең хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау;
5) билгеләнгән срокта әлеге шартнамәнең Россия Федерациясе Торак кодексы белән билгеләнгән мәҗбүри таләпләргә туры килмәвен бетерү турында күрсәтмә үтәлмәгән очракта социаль файдаланудагы торак фондының торак урынына наем шартнамәсен гамәлдә түгел дип тану турында;
6) күрсәтмәне үтәүгә мәҗбүр итү турында.
1.10. Муниципаль контрольне гамәлгә ашыруга бәйле мөнәсәбәтләргә Федераль закон нигезләмәләре кулланыла.
1.11. Контроль органның вазыйфаи затлары һәм башка вәкаләтле затларның гамәлләре һәм алар тарафыннан кабул ителә торган карарлар турында контрольдә торучы затларга мәгълүмат җиткерү күрсәтелгән гамәлләр һәм карарлар турында белешмәләрне контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрында урнаштыру юлы белән, шулай ук аларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү һәм дәүләт һәм муниципаль функцияләрне электрон формада үтәү өчен файдаланыла торган мәгълүмати системаларның мәгълүмати-технологик хезмәттәшлеген тәэмин итә торган инфраструктура аша, шул исәптән «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (функцияләр)» (алга таба – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы) һәм (яки) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең региональ порталы аша гамәлгә ашырыла.
2. Зыян (зарар) китерү куркынычы категорияләре
югары хәвефлелек (куркынычлык);
уртача хәвефлелек ;
урталык хәвефлелеге;
түбән хәвефлелек.
2.5. Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру кысаларында тикшерелә торган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары исемлеге әлеге нигезләмәнең 3 нче кушымтасында билгеләнгән.
2.6. Контроль объекты билгеле бер хәвефлелек категориясенә кертелмәгән очракта, ул түбән хәвефлелек категориясенә кертелгән дип санала.
2.7. Контроль орган контроль объектының хәвефлелек категориясе башка критерийларга туры килү яисә хәвефлелек критерийлары үзгәрү турында белешмәләр кергән көннән алып биш эш көне эчендә контроль объектының хәвефлелек категориясен үзгәртү турында карар кабул итә.
3. Муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда үткәрелә торган
профилактик чараларның төрләре
Муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда, контроль органы түбәндәге профилактик чараларны үткәрә:
1) мәгълүмат бирү;
2) хокук куллану практикасын гомумиләштерү;
3) алдан кисәтү белдерү;
4) консультация бирү;
5) профилактик визит.
3.1. Мәҗбүри таләпләрне үтәү һәм хокук куллану практикасын гомумиләштерү мәсьәләләре буенча контрольдә тотылучы һәм башка кызыксынган затларга мәгълүмат бирү
Хокук куллану тәҗрибәсен гомумиләштерү нәтиҗәләре буенча Контроль органы контроль органның хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләре белән доклад әзерләүне тәэмин итә (алга таба - доклад).
Контроль орган доклад проекты буенча гавами фикер алышуны тәэмин итә.
Доклад контроль органы җитәкчесе тарафыннан раслана һәм, хокук куллану тәҗрибәсен гомумиләштерү елыннан соң килүче елның 30 гыйнварыннан да соңга калмыйча, ел саен рәсми сайтка урнаштырыла.
3.2. Мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында алдан кисәтү
3.2.2. Кисәтү Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Контроль (күзәтчелек) органы тарафыннан кулланыла торган документларның типик рәвешләре турында» 20021 елның 31 мартындагы 151 номерлы боерыгы белән расланган форма буенча төзелә.
3.2.3. Контрольдә тотылучы зат кисәтү алынган көннән алып ун эш көне эчендә контроль органына кисәтүгә карата ризасызлык белдерергә хокуклы.
3.2.4. Ризасызлыкта булырга тиеш:
1) ризасызлык җибәрелә торган контроль органының исеме;
2) юридик затның исеме, шәхси эшмәкәрнең яисә гражданның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (соңгысы – булганда), шулай ук элемтә өчен телефон номеры, алар буенча контрольдә тотыла торган затка җавап җибәрү өчен электрон почта адресы (булганда) һәм почта адресы;
3) алдан кисәтүнең датасы һәм номеры;
4) контрольдә тотыла торган затның белдерелгән алдан кисәтү белән риза булмау дәлилләре;
5) контрольдә тотыла торган затның алдан кисәтүне алу датасы;
6) шәхси имза һәм дата.
3.2.5. Кирәк булганда, контрольдә тотылучы зат тиешле документларны яисә аларның таныкланган күчермәләрен ризасызлыкка терки ала.
3.2.6. Контроль органы алдан кисәтүгә карата ризасызлыкны аны алган көннән алып унбиш эш көне эчендә карый.
3.2.7. Ризасызлык нәтиҗәләре буенча контроль органы түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
1) алдан кисәтүне кире алу формасында ризасызлыкны канәгатьләндерә;
2) баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, ризасызлыкны канәгатьләндерүдән баш тарта.
3.2.8. Контроль органы алдан кисәтүгә карата ризасызлык белдерелгән көннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча ризасызлык нәтиҗәләре турында контрольдә тотыла торган затка хәбәр итә.
3.2.9. Шул ук нигезләрне күрсәтеп ризасызлыкны кабат җибәрү рөхсәт ителми.
3.2.10. Контроль органы мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында алдан бирелгән кисәтүләрне исәпкә ала һәм башка профилактик чаралар һәм контроль чаралар уздыру өчен тиешле күрсәткечләрдән файдалана.
3.3. Консультация бирү
3.3.1. Контрольдә тотылучы затларга һәм аларның вәкилләренә консультация бирү муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча башкарыла:
1) контроль чаралар үткәрү тәртибе;
2) контроль чаралар үткәрүнең вакыты;
3) контроль чаралар нәтиҗәләре буенча карарлар кабул итү тәртибе;
4) контроль органы карарларына шикаять белдерү тәртибе.
3.3.2. Инспекторлар контрольдә тотыла торган затларга һәм аларның вәкилләренә консультацияләр бирүне гамәлгә ашыралар:
1) телефон буенча телдән аңлатмалар рәвешендә, видео-конференц-элемтә аша, шәхси кабул итүдә яисә профилактик чара үткәрү барышында;
2) контрольдә тотылучы затлар һәм контроль органының вәкаләтле вазыйфаи заты кул куйган вәкилләренең бер типтагы мөрәҗәгатьләре (10нан артык бер типтагы мөрәҗәгать) буенча рәсми сайта язмача аңлатмалар урнаштыру юлы белән.
3.3.3. Һәр мөрәҗәгать итүченең шәхси кабул итүендә инспекторлар 10 минуттан артык консультация бирә алмый.
Телефоннан сөйләшү вакыты 10 минуттан артмаска тиеш.
3.3.4. Контроль органы контрольдә тотыла торган затларга һәм аларның вәкилләренә телдән консультация бирү мәсьәләләре буенча язмача рәвештә мәгълүмат бирми.
3.3.5. Контрольдә тотылучы затларга һәм аларның вәкилләренә язмача консультация бирү контроль органы карарларына шикаять бирү тәртибендә гамәлгә ашырыла.
3.3.6. Контрольдә тотылучы зат «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 02 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән срокларда язмача җавап бирү турында запрос җибәрергә хокуклы.
3.3.7. Контроль органы үткәрелгән консультацияләрнең исәбен алып бара.
3.4. Профилактик визит
3.4.1. Профилактик визит инспектор тарафыннан контрольдә тотылучы затның эшчәнлек алып бару урыны буенча профилактик әңгәмә рәвешендә яисә видео-конференц-элемтә ярдәмендә үткәрелә.
Профилактик визитның вакыты эш көне дәвамында ике сәгатьтән дә артмый.
3.4.2. Инспектор түбәндәгеләргә карата мәҗбүри профилактик визит үткәрә:
1) күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыруга керешүче контрольлек итүче затларга, мондый эшчәнлек башланганнан соң бер елдан да соңга калмыйча;
2) югары хәвефлелек категориясенә кертелгән контроль объектлары, контроль объектын әлеге категориягә кертү турында карар кабул ителгән көннән башлап бер елдан да соңга калмыйча.
3.4.3. Профилактик визитлар контрольлек итүче затлар белән килешенеп үткәрелә.
3.4.4. Контроль органы контрольлек итүче затка профилактик визит үткәрү турында аны үткәрү датасына кадәр биш эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итә.
Контрольлек итүче зат, бу хакта контроль органга аны үткәрү датасына кадәр өч эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр биреп, профилактик визит уздырудан (мәҗбүри профилактик визитны да кертеп) баш тартырга хокуклы.
3.4.5. Профилактик визит нәтиҗәләре буенча инспектор профилактик визит үткәрү турында акт төзи, аның формасы контроль органы тарафыннан раслана.
3.4.6. Контроль органы үткәрелгән профилактик визитларның исәбен алып бара.
4. Муниципаль контроль кысаларында үткәрелә торган
контроль чаралар
4.1. Контроль чаралар. Гомуми мәсьәләләр
инспекция визиты, документар тикшерү, урынга чыгып (күчмә) тикшерү - контрольдә тотучы затлар белән берлектә;
мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү, күчмә тикшерү - контрольдә тотылучы затлар белән берлектә.
инспектор һәм контрольдә тотучы зат яки аның вәкиле арасында очрашулар, телефон аша һәм башка төрле сөйләшүләр (турыдан-туры бәйләнеш);
документларны һәм башка материалларны соратып алу;
инспекторның контрольлек итүче затның эш урынында булуы (инспекторның һәркем өчен мөмкин булган җитештерү объектларында булу очракларыннан тыш).
4.1.3. Контрольлек итүче зат белән үзара хезмәттәшлек иткәндә башкарыла торган контроль чаралар контроль органы тарафыннан түбәндәге нигезләр буенча үткәрелә:
1) контроль органында закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зыян) китерү яисә зыян китерү куркынычы турында яисә контроль объектының мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары белән расланган параметрларга туры килүен яки контроль объектының мондый параметрлардан читләшүен ачыклау турында белешмәләр булу;
2) контроль чаралар үткәрү планына кертелгән контроль чаралар үткәрү сроклары җитү;
3) конкрет контрольдә тотыла торган затларга карата контроль чаралар уздыру турында Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе;
4) прокуратура органнарына кергән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнарның үтәлешенә, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлешенә күзәтчелек кысаларында контроль чара үткәрү турында прокурор таләбе;
5) ачыкланган мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында контроль орган карарын үтәү срогы тәмамлану - Федераль законның 95 статьясындагы 1 өлешендә билгеләнгән очракларда.
Контроль чаралар контроль органның вәкаләтле вазыйфаи затларының биремнәре, шул исәптән федераль закон белән билгеләнгән очракларда, контроль органның эш планындагы биремнәрне дә кертеп, инспекторлар тарафыннан үзара бәйләнешсез үткәрелә.
4.1.4. Тикшерелә торган затлар белән үзара хезмәттәшлексез уздырыла торган планлы һәм планнан тыш контроль чаралар контроль чараны үткәрүгә җәлеп ителә торган инспектор һәм затлар тарафыннан түбәндәге контроль гамәлләрне башкару юлы белән уздырыла:
язмача аңлатмалар алу;
документларны соратып алу;
4.1.5. Контрольлек итүче зат белән үзара хезмәттәшлекне күздә тоткан контроль чара, шулай ук документар тикшерү үткәрү өчен контроль органының вәкаләтле заты тарафыннан имзаланган контроль органы карары кабул ителә, анда Федераль законның 64 статьясындагы 1 өлешендә каралган белешмәләр күрсәтелә.
Мәҗбүри таләпләр үтәлешенә күзәтү үткәрүгә, күчмә тикшерүгә карата нигезләмәнең әлеге пунктының беренче абзацында каралган әлеге тикшерү чарасын үткәрү турында карар кабул итү таләп ителми.
4.1.6. Контроль чаралар контроль органның контроль чараларны үткәрү турында карарында күрсәтелгән инспекторлар тарафыннан үткәрелә.
Кирәк булганда, контроль органы тикшерү чараларын үткәрүгәбилгеләнгән тәртиптә аттестацияләнгән һәм контроль чаралар үткәрүгә җәлеп ителә торган экспертлар, эксперт оешмалары реестрына кертелгән экспертларны, эксперт оешмаларын җәлеп итә
4.1.7. Контрольлек итүче зат белән хезмәттәшлекне күздә тоткан тикшерү чарасы тәмамланганнан соң инспектор Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Контроль (күзәтчелек) органы тарафыннан кулланыла торган документларның типик рәвешләре турында» 2021 елның 31 мартындагы 151 номерлы боерыгы белән расланган форма буенча контроль чараның актын (алга таба – акт) төзи.
Мондый чараны үткәрү нәтиҗәләре буенча мәҗбүри таләпләрне бозу ачыкланса, актта кайсы мәҗбүри таләп бозылганлыгы, аның нинди норматив хокукый акт һәм структур берәмлек белән билгеләнгәнлеге күрсәтелә.
Контрольлек итүче зат белән хезмәттәшлекне күздә тоткан тикшерү чарасы тәмамланганчы ачыкланган хокук бозуларны бетерү очрагында актта аны бетерү факты күрсәтелә.
4.1.8. Мәҗбүри таләпләрне бозу дәлиле булган документлар, башка материаллар актка теркәлә.
Тикшерү чарасын уздырганда тутырылган тикшерү кәгазьләре актка теркәлергә тиеш.
4.1.9. Актны рәсмиләштерү мондый чараны үткәрү көнендә контроль чара үткәрү урыны буенча башкарыла, әгәр актны рәсмиләштерүнең башка тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнмәгән булса.
4.1.10. Дәүләт, коммерция, хезмәт, башка серләрне тәшкил иткән контроль чара нәтиҗәләре Россия Федерациясе законнарында каралган таләпләрне үтәп рәсмиләштерелә.
4.1.11. Контроль (күзәтчелек) чара актында бәян ителгән фактлар һәм нәтиҗәләр белән килешмәгән очракта, контрольлек итүче зат әлеге нигезләмәнең 5 бүлегендә каралган тәртиптә шикаять җибәрергә хокуклы.
4.2. Контроль чаралар нәтиҗәләре буенча контроль органы тарафыннан күрелә торган чаралар
4.2.1. Контроль органы контроль чара үткәргәндә контрольлек итүче зат тарафыннан Россия Федерациясе законнарында каралган вәкаләтләр чикләрендә мәҗбүри таләпләрне бозу очракларын ачыклаган очракта бурычлы:
1) тикшерү чарасы актын рәсмиләштергәннән соң контрольлек итүче затка мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында, аларны бетерүнең нигезле срокларын күрсәтеп, ләкин алты айдан да артык түгел (документар тикшерү уздырганда күрсәтмә контрольлек итүче затка документар тикшерү тәмамланганнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча җибәрелә), һәм (яисә) закон белән саклана торган кыйммәтләргә, шулай ук контроль төре турында федераль законда каралган башка чараларга зыян (зыян) китерүне булдырмау чараларын үткәрү турында күрсәтмә бирергә (алга таба - күрсәтмә);
2) биналарны, корылмаларны, төзелмәләрне, бүлмәләрне, җиһазларны, транспорт чараларын һәм башка шундый объектларны эксплуатацияләүне (файдалануны) тыю турында һәм гражданнарны, оешмаларны законда саклана торган кыйммәтләргә зыян (зыян) китерү куркынычы булу турында теләсә нинди үтемле ысул белән мәгълүмат җиткерү һәм аны булдырмау ысуллары турында судка мөрәҗәгать итүгә кадәр Россия Федерациясе законнарында каралган чараларны кичекмәстән кабул итәргә, әгәр тикшерү чарасын үткәргәндә контроль объектына ия булган һәм (яки) аннан файдаланучы гражданнар, оешмаларның эшчәнлеге, алар тарафыннан җитештерелә һәм сатыла торган товарлар, эшләр, күрсәтелә торган хезмәтләр закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зыян) китерүгә турыдан-туры куркыныч тудыра яки мондый зыян (зарар) китерелгән дип билгеләнсә;
3) тикшерү барышында җинаять яки административ хокук бозу билгеләре ачыкланганда, тиешле мәгълүматны үз компетенциясе нигезендә дәүләт органына җибәрергә яисә тиешле вәкаләтләр булганда, гаепле затларны законда билгеләнгән җаваплылыкка тарту буенча чаралар күрергә;
4) мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү, мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтү, закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зыян) китерүне булдырмау буенча чаралар күрү буенча күрсәтмәне билгеләнгән срокта үтәмәгән очракта, күрсәтмәне мәҗбүри үтәү турында таләп белән судка мөрәҗәгать иткәнче аның үтәлешен тәэмин итү буенча чаралар күрергә, әгәр мондый чара законда каралган булса, судка мөрәҗәгать итәргә;
5) мәҗбүри таләпләрне үтәү, закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычын профилактикалауга юнәлдерелгән башка чаралар уздыру буенча тәкъдимнәр бирү турында мәсьәләне карарга.
4.2.2. Контрольлек итүче зат күрсәтмәне үтәү срогы чыкканчы, мәҗбүри таләпләрне бозуларның ачыкланган очракларын бетерүне раслый торган документлар һәм белешмәләрне теркәп, күрсәтмәнең үтәлеше турында контроль органына хәбәр итә.
4.2.3. Әлеге нигезләмәнең 4.2.1 пунктының 1 пунктчасы нигезендә кабул ителгән карарның үтәлү срогы узганнан соң, яисә контрольдә тотучы зат тарафыннан күрсәтелгән вакыт чыкканчыга кадәр тапшырылуы карар белән күрсәтелгән билгеләнгән документлар һәм белешмәләр тапшырылганда яки мәҗбүри таләпләрне (куркынычсызлык мониторингы) үтәүне күзәтү кысаларында мәгълүмат алу очрагында контроль орган карарның бирелгән документлар һәм алынган мәгълүмат нигезендә үтәлешен бәяли.
4.2.4. Күрсәтмәне контрольдә тотучы зат тарафыннан үтәү очрагында, контроль органы контрольлек итүче затка күрсәтмәнең үтәлеше турында хәбәрнамә җибәрә.
4.2.5. Әгәр күрсәтелгән документлар һәм белешмәләр контрольлек итүче зат тарафыннан тәкъдим ителмәсә яисә алар нигезендә йә мәҗбүри таләпләрнең (куркынычсызлыкны мониторинглау) үтәлешен күзәтү кысаларында алынган мәгълүмат нигезендә карар үтәлеше турында нәтиҗә ясап булмаса, контроль орган әлеге карарның үтәлешен инспекция визиты яки документар тикшерү юлы белән бәяли.
Күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарның үтәлешен бәяләү уздырылган очракта, урынга барып тикшерү уздыру рөхсәт ителә.
4.2.6. Әлеге нигезләмәнең 4.2.6 пунктында каралган контроль чараны үткәрү нәтиҗәләре буенча контроль органы тарафыннан карарның үтәлмәве яки тиешенчә үтәлмәве ачыкланса, ул, контрольлек итүче затка янәдән әлеге нигезләмәнең 4.2.1 пункты 1 пунктчасында каралган карарны, аны үтәүнең яңа срокларын күрсәтеп, бирә.
Күрсәтмәне билгеләнгән срокта үтәмәгән очракта контроль орган, әгәр мондый чара законнарда каралган булса, күрсәтмәне мәҗбүри үтәү турында таләп белән судка мөрәҗәгать итеп, аның үтәлешен тәэмин итү буенча чаралар күрә.
4.3.2. Куркынычның аерым категорияләренә кертелгән контроль объектларына карата планлы тикшерү чаралары үткәрүнең төрләре, вакыты зыян (зарар) китерү куркынычы белән билгеләнә.
4.3.3. Контроль орган планлы контроль чараларының түбәндәге төрләрен үткәрә ала:
инспекция визиты;
документар тикшерү;
күчмә тикшерү.
Югары хәвефлелек категориясенә керә торган объектларга карата инспекция визиты, документар тикшерү, күчмә тикшерү үткәрелә.
Урта хәвефлелек категориясенә керә торган объектларга карата документар тикшерү, күчмә тикшерү үткәрелә.
Уртача хәвефлелек категориясенә керә торган объектларга карата документар тикшерү, күчмә тикшерү үткәрелә.
4.3.4. Контроль объектларына карата планлы тикшерү чаралары түбәндәге вакыт аралыгында үткәрелә:
югары хәвефлелек категориясе өчен - 2 елга бер мәртәбә;
урта хәвефлелек категориясе өчен - 3 елга бер мәртәбә;
уртача хәвефлелек категориясе өчен - 5 елга бер мәртәбә;
Түбән хәвефлелек категориясенә кертелгән контроль объектына карата планлы контроль чаралар үткәрелми.
4.3.5. Гражданнар файдалана торган торак урыннарга карата муниципаль торак контролен гамәлгә ашырганда планлы контроль чаралары үткәрелми.
4.4.2. Планнан тыш контроль чараны үткәрү турында карар мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторларын исәпкә алып кабул ителә.
4.4.3. Планнан тыш контроль чаралар, үзара бәйләнешсез планнан тыш тикшерү чараларыннан тыш, Федераль законның 57 статьясы 1 өлешенең 1, 3-5 пунктларында каралган нигезләр буенча үткәрелә.
4.4.4. Планнан тыш тикшерү чарасы прокуратура органнары белән килештерелгәннән соң гына үткәрелергә мөмкин булса, әлеге чара мондый килештерүдән соң үткәрелә.
4.5. Документар тикшерү
4.5.1. Документар тикшерү дигәндә контроль орган урнашкан урын буенча уздырыла торган контроль чара аңлашыла, аның тикшерү предметы булып аларның оештыру-хокукый формасын, хокукларын һәм бурычларын билгели торган контрольлек итүче затлар документларындагы, шулай ук аларның эшчәнлеген гамәлгә ашырганда кулланыла торган һәм контроль (күзәтчелек) органы карарларын үтәүгә бәйле документлардагы белешмәләр тора.
4.5.2. Контроль органы карамагында булган документларда булган белешмәләрнең дөреслеге нигезле шик тудыра яки бу белешмәләр контрольлек итүче зат тарафыннан мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен бәяләргә мөмкинлек бирми икән, контроль органы контрольлек итүче зат адресына документар тикшерү барышында карап тикшерү өчен кирәкле башка документларны тапшыру таләбен җибәрә.
Әлеге таләп алынганнан соң ун эш көне эчендә контрольлек итүче зат таләпләрдә күрсәтелгән документларны контроль органынаа җибәрергә тиеш.
Күрсәтелгән срокка түбәндәгеләр кертелми:
контрольлек итүче зат биргән документларда хаталар һәм (яки) каршылыклар ачыклану турында;
тапшырылган документлардагы белешмәләрнең, контроль органдагы документлардагы һәм (яисә) муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда алынган документлардагы белешмәләргә туры килмәве турында һәм күрсәтелгән аңлатмаларны контроль органга тапшырган вакытка кадәр кирәкле аңлатмаларны язмача формада бирү таләбе.
2) язмача аңлатма алу;
3) экспертиза.
4.5.5. Контроль чара үткәрү барышында инспектор контрольдә тотыла торган затка контроль астындагы зат тарафыннан документларның һәм (яисә) аларның күчермәләренең үтәлүен бәяләүне уздыру өчен кирәкле һәм (яисә) әһәмияте булган документларны тапшыру турындагы таләпне, шул исәптән фото, аудио - һәм видеоязмаларны, мәгълүмат базалары, мәгълүматлар банкы материалларын, шулай ук мәгълүмат туплагычны да күрсәтергә (җибәрергә) хокуклы.
Контрольдә торучы зат документлар тапшыру турындагы таләптә күрсәтелгән срокта таләп ителә торган документларны контроль органына җибәрә яисә язма рәвештә үтенечнамә белән кичекмәстән контрольдә тотылучы зат таләп ителә торган документларны тиешле срокта тапшыру мөмкин булмау сәбәпләрен күрсәтеп, документларны билгеләнгән вакытта бирү мөмкинлеге булмау турында испекторга хәбәр итә.
Фото, аудио -видеоязма материалларга, мәгълүмат базаларына, мәгълүмат банкларына, шулай ук мәгълүмат туплагычларга логин һәм пароль рәвешендә керү, документар тикшерү уздыру вакытына контроль чаралар үткәрү өчен кирәк булган мәгълүматны карау һәм эзләү хокукы бирелә.
4.5.6. Язмача аңлатмалар инспектор тарафыннан контрольдә тотучы заттан яки аның вәкиленнән, шаһитлардан соратып алынырга мөмкин.
Күрсәтелгән затлар инспекторга тикшерү тәмамланганчы ике эш көненнән дә соңга калмыйча ирекле формада язмача аңлатмалар бирә.
Язмача аңлатмалар ирекле формада язма документ төзү юлы белән рәсмиләштерелә.
Инспектор вазыйфаи затлар яки оешма хезмәткәрләре, контрольдә тотучы затлар, аларның вәкилләре, шаһитлар сүзләреннән язмача аңлатмаларны үзе төзергә хокуклы. Бу очракта күрсәтелгән затлар аңлатмалар белән танышалар, кирәк булганда текстны тулыландыралар, инспекторның аларның сүзләреннән дөрес язулары турында билге ясыйлар һәм аны төзү датасын һәм урынын күрсәтеп, документка кул куялар.
4.5.7. Экспертиза контроль орган кушуы буенча эксперт яки эксперт оешмасы тарафыннан ясала.
Экспертиза контрольдә тотылучы затның (аның филиаллары, вәкиллекләре, аерымланган структур бүлекчәләр) урнашу (эшчәнлек алып бару) урыны буенча да, шулай ук эксперт яки эксперт оешмасы эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча да башкарылырга мөмкин.
Экспертизаны гамәлгә ашыру вакыты экспертиза төренә бәйле һәм контроль органы белән эксперт яки эксперт оешмасы арасындагы килешү буенча һәр конкрет очракта аерым билгеләнә.
Экспертиза нәтиҗәләре эксперт бәяләмәсе белән контроль орган тарафыннан расланган форма буенча рәсмиләштерелә.
4.5.8. Актны рәсмиләштерү документар тикшерүне үткәрү тәмамланган көнне контроль орган урнашкан урын буенча башкарыла.
4.5.9. Акт контроль орган тарафыннан контрольлек итүче затка 248-ФЗ номерлы Федераль законның 21 статьясында каралган тәртиптә документар тикшерү тәмамланганнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча җибәрелә.
4.5.10. Планнан тыш документар тикшерү прокуратура органнары белән килештермичә үткәрелә.
Күчмә тикшерү дистанцион багланышлар чараларын кулланып, шул исәптән аудио - яки видеоэлемтә ярдәмендә үткәрелергә мөмкин.
1) Контроль орган карамагындагы яисә ул соратып ала торган документларда һәм контрольдә тотыла торган затның аңлатмаларында булган белешмәләрнең тулылыгын һәм дөреслеген тикшереп белү;
2) контрольдә тотылучы затның эшчәнлегенең, гамәлләренең (гамәл кылмавының) һәм (яки) аның карамагындагы һәм (яки) кулланылучы контроль объектларының мәҗбүри таләпләргә туры килүен әлеге нигезләмәнең 4.6.1 пунктында күрсәтелгән урынга чыкмый гына һәм башка төр контроль чаралар кысаларында каралган кирәкле контроль гамәлләр башкаруны бәяләү;
4.6.3. Планнан тыш тикшерү бары тик прокуратура органнары белән килештереп кенә үткәрелергә мөмкин, аны 248-ФЗ номерлы Федераль законның 57 статьясындагы 1 өлешенең 3-5 пунктлары һәм 66 статьясындагы 12 өлеше нигезендә үткәрү очракларыннан тыш.
4.6.4. Контроль органы контрольлек итүче затка күчмә тикшерүне үткәрү турында, күчмә тикшерүне үткәрү турындагы карарның күчермәләрен контрольлек итүче затка җибәрү юлы белән, ул башланганчыга кадәр егерме дүрт сәгатьтән дә соңга калмыйча, хәбәр итә.
Бер кече эшкуарлык субъектына карата күчмә тикшерү барышында үзара йогынты ясауның гомуми вакыты кече предприятие өчен илле сәгатьтән һәм микропредприятиеләр өчен унбиш сәгатьтән артмаска тиеш.
4.6.7. Күчмә тикшерү барышында рөхсәт ителгән контроль гамәлләр исемлеге:
2) сораштыру;
3) документларны таләп итү;
4) язмача аңлатмалар алу;
5) экспертиза.
4.6.8. Карау инспектор тарафыннан контрольдә тотылучы зат һәм (яки) аның вәкиле катнашында һәм (яки) видеоязма кулланып башкарыла.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча карау беркетмәсе төзелә.
4.6.9. Сораштыру дигәндә, контрольдә тотыла торган зат тарафыннан мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен бәяләүне уздыру өчен әһәмияткә ия булган телдән мәгълүмат алу, контрольдә тотыла торган заттан яисә аның вәкиленнән һәм шундый мәгълүмат булган башка затлардан мәгълүмат алу буенча контроль гамәл аңлашыла.
Сораштыру нәтиҗәләре сорашып белешү беркетмәсендә теркәлә, ул үзе бәян иткән белешмәләрнең дөреслеген раслап, сораштырылучы зат тарафыннан имзалана, шулай ук алынган белешмәләр контроль чара өчен әһәмияткә ия булган очракта, контроль чара актында кул куела.
4.6.10. Мәҗбүри таләпләрне бозу очраклары ачыкланган очракта, инспектор мәҗбүри таләпләрне бозуның дәлилләрен теркәү өчен фотосурәткә, аудио - һәм видеоязмага төшерергә, дәлилләрне теркәүнең башка ысулларын кулланырга хокуклы.
Фотога төшерү ярдәмендә мәҗбүри таләпләрне бозуның дәлилләрен теркәү мәҗбүри таләпләрне бозу очракларының һәркайсының икедән дә ким булмаган рәсеме белән башкарыла.
Фотога төшерүне һәм видеоязмалар ясауны мәҗбүри таләпләрне бозуның дәлилләрен теркәү өчен куллану дәүләт серен саклау турында Россия Федерациясе законнары таләпләрен исәпкә алып гамәлгә ашырыла.
4.6.11. Контрольлек итүче зат тарафыннан соратылган документларны, язмача аңлатмаларны бирү әлеге нигезләмәнең 4.5.5 һәм 4.5.6 һәм 4.5.7 пунктлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
4.6.12. Күчмә тикшерү тәмамланганнан соң, инспектор урынга чыгып тикшерүнең актын төзи.
Фотога төшерү, аудио - һәм видеоязмалар ясау турында мәгълүмат тикшерү актында чагылдырыла.
Күчмә тикшерү дистанцион хезмәттәшлек чараларыннан файдаланып, шул исәптән аудио- яки видеоэлемтә аша үткәрелгән очракта, актны рәсмиләштергәндә нигезләмәнең әлеге пунктындагы икенче абзацында билгеләнгән нигезләмә кулланылмый.
Бу очракта инспектор күчмә тикшерүне үткәрүнең күрсәтелгән чоры кысаларында урынга чыгып тикшерү тәмамланганчы теләсә кайсы вакытта контроль гамәлләр кылырга хокуклы.
1) судлар, хокук саклау органнары, хәрби комиссариат чакыртуы (хәбәрнамәләр, повесткалар) буенча бару зарурлыгы туганда;
2) Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексы нигезендә контроль чаралар уздырганда булу мөмкинлеген чикли торган чаралар билгеләнү;
3) эш сәфәрендә булу.
Мәгълүмат алынганда контроль чаралар үткәрү контроль органы тарафыннан шәхси эшмәкәр, граждан җибәргән әлеге мөрәҗәгатькә сәбәп булган хәлләрне бетерү өчен кирәкле срокка күчерелә.
4.7. Инспекция визиты
4.7.1. Инспекция визиты контрольдә тотылучы затның (аның филиаллары, вәкиллекләре, аерымланган структур бүлекчәләр) яки контроль объектының урнашу (эшчәнлек алып бару) урыны буенча үткәрелә.
Инспекция визиты контрольдә тотыла торган затка һәм җитештерү объекты милекчесенә алдан хәбәр итмичә уздырыла.
Контрольлек итүче затлар яки аларның вәкилләре инспекторның бинага, корылмаларга каршылыксыз керүен тәэмин итәргә тиеш.
Эшчәнлекне гамәлгә ашыруның бер урынында йә бер җитештерү объектында (территориядә) инспекция визитын үткәрү срогы бер эш көненнән артып китә алмый.
б) сораштыру;
в) язмача аңлатмалар алу;
г) мәҗбүри таләпләр нигезендә контрольдә тотыла торган зат булган (аның филиалларының, вәкиллекләренең, аерымланган структур бүлекчәләренең) яисә контроль объекты урнашкан (эшчәнлек алып бару) урында булырга тиешле документларны таләп итү.
Инспекция визитын дистанцион багланышлар чараларын кулланып, шул исәптән аудио- яки видеоэлемтә аша уздыру рөхсәт ителә.
4.7.3. Планнан тыш инспекция визиты, Федераль законның 57 статьясындагы 1 өлешенең 3-5 пунктларына һәм 66 статьясындагы 12 өлешенә туры килгән очраклардан тыш, прокуратура органнары белән килештереп кенә үткәрелергә мөмкин.
4.7.9. Әлеге нигезләмәнең 4.7.2 пунктында каралган контроль гамәлләр әлеге нигезләмәнең 4.5.5, 4.5.6, 4.6.8 - 4.6.10 пунктларына туры китереп башкарыла.
4.8. Мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү
(куркынычсызлык мониторингы)
4.8.2. Әгәр мәҗбүри таләпләрнең (куркынычсызлыкны мониторинглауның) үтәлешен күзәтү барышында закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү яисә зыян китерү куркынычы туу фактлары ачыкланса, мәҗбүри таләпләрне бозу турында, мәҗбүри таләпләрне бозуның әзерләнүе яисә мәҗбүри таләпләрне бозуның билгеләре турында белешмәләр нигезендә контроль орган тарафыннан түбәндәге карарлар кабул ителергә мөмкин:
1) 248-ФЗ номерлы Федераль законның 60 статьясы нигезендә планнан тыш контроль (күзәтчелек) чарасын үткәрү турында карар;
2) алдан кисәтү белдерү турында карар;
3) Федераль законның 90 статьясы 2 өлешенең 1 пунктында каралган тәртиптә ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирү турында карар, мондый мөмкинлек федераль законда контроль рәвеше турында, Россия Федерациясе субъектының контроль рәвеше турында законында күрсәтелгән очракта;
4) Федераль законның 90 статьясы 3 өлеше нигезендә контроль рәвеше турында федераль закон, Россия Федерациясе субъекты законы белән беркетелгән карар, мондый мөмкинлек федераль законда контроль рәвеше турында, Россия Федерациясе субъектының контроль рәвеше турында законында күрсәтелгән очракта;
4.9. Күчмә тикшерү
4.9.1. Күчмә тикшерү контрольлек итүче затлар тарафыннан мәҗбүри таләпләр үтәлешен бәяләү максатында уздырыла.
Күчмә тикшерү барышында (чикләнмәгән затлар даирәсе керү өчен ачылган) җитештерү объектларын карау үткәрелергә мөмкин.
Бер объектта (бер-берсенә турыдан-туры якын урнашкан берничә объектны) күчмә тикшерү үткәрү срогы, әгәр федераль законда контроль рәвеше турында башкасы билгеләнмәгән булса, бер эш көненнән артып китә алмый.
4.9.4. Күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге нигезләмәнең 4.2.1 пунктының 1 һәм 2 пунктчаларында каралган карарлар кабул ителә алмый.
5. Судка кадәр шикаять белдерү
2) ачыкланган бозуларны бетерү турында контроль чаралар актлары, күрсәтмәләр;
3) контроль чаралар кысаларында вазыйфаи затларның гамәлләре (гамәл кылмаулары).
5.2. Шикаять, Федераль законның 40 статьясындагы 1.1 өлешендә каралган очрактан тыш, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын һәм (яки) региональ порталны кулланып, контрольлек итүче зат тарафыннан контроль органына электрон рәвештә бирелә.
Шикаять граждан тарафыннан гади электрон имза йә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланырга тиеш. Оешма тарафыннан шикаять бирелгәндә, ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалана.
Шикаятькә теркәлә торган материаллар, шул исәптән фото- һәм видеоматериаллар, контрольдә тотыла торган зат тарафыннан электрон рәвештә бирелә.
5.3. Контроль органы карарына, аның вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата шикаять контроль органы җитәкчесе (җитәкче урынбасары) тарафыннан карала.
5.4. Шикаятьне контрольдә торучы зат үз хокукларын бозу турында белгән яки белергә тиеш булган көннән алып утыз календарь көн эчендә бирергә мөмкин.
Контроль орган күрсәтмәсенә шикаять контрольдә тотыла торган зат күрсәтмәне алган вакыттан алып ун эш көне эчендә бирелергә мөмкин.
5.5. Шикаять бирү срогын җитди сәбәп аркасында уздырган очракта, шикаять биргән контрольдә торучы затның үтенечнамәсе буенча әлеге срок контроль органы тарафыннан яңартылырга мөмкин.
5.6. Шикаять биргән контрольдәге зат шикаять буенча карар кабул ителгәнче аны кире алырга мөмкин. Шул ук вакытта шикаятьне шул ук нигезләр белән кабат җибәрү рөхсәт ителми.
5.7. Шикаятьтә контроль органының шикаять белдерелә торган карарын үтәүне туктатып тору турында үтенечнамә булырга мөмкин.
5.8. Шикаятьне теркәгәннән соң ике эш көненнән дә соңга калмыйча контроль органы җитәкчесе (җитәкче урынбасары) тарафыннан түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:
1) контроль органның шикаять белдерелә торган карарын үтәүне туктатып тору турында;
2) тикшерү органының шикаять белдерелә торган карарын үтәүне туктатып торудан баш тарту турында.
Кабул ителгән карар турында мәгълүмат шикаять биргән контрольлек итүче затка, карар кабул ителгәннән соң бер эш көне эчендә җибәрелә.
1) шикаять бирелә торган контроль органның атамасын, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерелүче вазыйфаи затның фамилиясе, исеме, атасының исемен (булганда);
2) гражданның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булса), яшәү урыны (эшчәнлек алып бару урыны) турында белешмәләр, яисә оешма - контрольдә тотыла торган затның атамасы, әлеге оешманың урнашкан урыны турында белешмәләр, яисә ышанычнамә реквизитлары һәм шикаятьне ышанычнамә буенча тапшыручы затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), шикаятьне карау вакытына үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыруның теләгән ысулы һәм аның буенча кабул ителгән карарны алуның теләгән ысулы;
3) контроль органының шикаять белдерелә торган карары һәм (яки) аның вазыйфаи затының гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять биргән контрольдә тотучы затның хокукларын бозуга китергән яисә китерә алырдай белешмәләр;
4) контроль орган карары һәм (яисә) вазыйфаи затның гамәле (гамәл кылмавы) белән контрольдә торган затның килешмәү нигезләре һәм дәлилләре. Контрольдәге зат тарафыннан аның дәлилләрен раслый торган документлар (булган очракта) яисә аларның күчермәләре тапшырылырга мөмкин;
5) шикаять биргән контрольдә торучы затның таләпләре;
6) контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрында шикаять белдерелә торган контроль чараны исәпкә алу номеры, әгәр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан башкасы билгеләнмәгән булса;
5.10. Шикаятьтә контроль органы вазыйфаи затларына яисә аларның гаилә әгъзаларына карата әдәпсез яки мыскыллы сүзләр, тормышына, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә янаулар булырга тиеш түгел.
5.11. Шикаятьне бирү «Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә, тиешле хокук бирелгән очракта, контрольдә тотыла торган затның вәкаләтле вәкиле тарафыннан гамәлгә ашырылырга мөмкин.
5.12. Контроль орган шикаятьне алганнан соң биш эш көне эчендә шикаятьне караудан баш тарту турында карар кабул итә, әгәр:
1) шикаять әлеге нигезләмәнең 5.4 пунктында билгеләнгән шикаять бирү сроклары тәмамланганнан соң бирелсә һәм шикаять чыккан срокны яңарту турында үтенечнамәне үз эченә алмаса;
2) шикаять бирүгә бирелгән вакытны кабат яңарту турында үтенечне канәгатьләндерүдән баш тартылса;
3) шикаять буенча карар кабул ителгәнчегә кадәр аны биргән заттан шикаятьне кире алу турында гариза керсә;
4) шикаятьтә куелган мәсьәләләр буенча суд карары булса;
5) элегрәк контроль органга шул ук контрольдә тотыла торган заттан шул ук нигезләрдә башка шикаять бирелсә;
6) шикаятьтә контроль органы вазыйфаи затларына яисә аларның гаилә әгъзаларына карата әдәпсез яки мыскыллы сүзләр, тормышына, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә янаулар булса;
7) элек әлеге контрольдә тотыла торган затның шикаять белән кабат мөрәҗәгать итү мөмкинлеген юкка чыгара торган шул ук предмет буенча шикаятьне караудан баш тартылса һәм яңа дәлилләр китерелмәсә;
8) шикаять тиешле булмаган органга бирелсә;
9) Россия Федерациясе законнары буенча контроль органы карарларына шикаять белдерү суд тәртибе белән генә каралса.
5.13. Әлеге нигезләмәнең 5.12 пунктының 3-8 пунктчаларында күрсәтелгән нигезләр буенча шикаятьне караудан баш тарту судка кадәр шикаять бирү нәтиҗәсе булып тормый һәм контроль орган карарларына, вазыйфаи затларның гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата суд тарафыннан шикаять белдерү өчен нигез була алмый.
5.15. Шикаять контроль орган җитәкчесе (җитәкче урынбасары) тарафыннан аны теркәгәннән соң 20 эш көне эчендә каралырга тиеш.
5.16. Күрсәтелгән срок түбәндәге аерым очракларда егерме эш көненә озайтылырга мөмкин:
1) вазыйфаи затка карата шикаятьтә күрсәтелгән фактлар буенча хезмәт тикшерүенә шикать бирелә торган гамәлләр (гамәл кылмау) башкару;
2) гамәлләренә (гамәл кылмаулары) шикаять белдерелә торган вазыйфаи затның кичерә торган сәбәпләр белән (авыру, чираттагы ял, эш сәфәре) булмавы.
Шикаятьне карау срогы барышы өстәмә мәгълүмат бирү турында гарызнамә һәм шикаять предметына караган документлар җибәрелгәннән алып аларны вәкаләтле орган алган мизгелгә кадәр, әмма сорату җибәрелгән вакыттан алып биш эш көненнән дә артык түгел,туктатып торыла.
Контрольдә торучы заттан өстәмә мәгълүмат һәм шикаять предметына караган документларны алмау шикаятьне караудан баш тарту өчен нигез булып тормый.
5.18. Шикаять биргән контрольдә торучы заттан дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары яки аларга буйсынучы оешмалар карамагында булган мәгълүматны һәм документларны соратып алу рөхсәт ителми.
Шикаять биргән зат шикаять буенча йомгаклау карары кабул ителгәнчегә кадәр үз теләге белән шикаять предметына караган өстәмә материалларны тәкъдим итәргә хокуклы.
5.19. Кабул ителгән карарның законлы һәм (яисә) башкарылган гамәлләрнең (гамәл кылмауның) нигезле булуын раслау бурычы контроль органына йөкләнә.
1) шикаять канәгатьләндерелми;
2) контроль органы карарын тулысынча яисә өлешчә гамәлдән чыгара;
3) контроль органы карарын тулысынча гамәлдән чыгара һәм яңа карар кабул итә;
4) контроль органы вазыйфаи затларының гамәлләрен (гамәл кылмавын) законсыз дип таный һәм асылда, шул исәптән кирәк булганда билгеле бер гамәлләр башкару турында, карар чыгара.
5.21. Кабул ителгән карарның нигезләнеше, аны үтәү вакыты һәм тәртибен үз эченә алган контроль орган карары контрольлек итүче затның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы һәм (яки) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең региональ порталындагы шәхси кабинетына аны кабул иткәннән соң бер эш көненнән дә соңга калмыйча җибәрелә.
6. Контроль төренең төп күрсәткечләре һәм аларның муниципаль контроль өчен максатчан әһәмияте
Муниципаль контрольнең төп күрсәткечләре һәм аларның максатчан күрсәткечләре, индикатив күрсәткечләр әлеге нигезләмәнең 4 нче кушымтасында билгеләнгән.
Зәй муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында нигезләмәгә 1 нче кушымта
Муниципаль торак контролен гамәлгә ашыруга вәкаләтле Зәй муниципаль районы вазыйфаи затлары исемлеге
1) Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары;
2) Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы;
3) Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече.
Зәй муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында нигезләмәгә 2 нче кушымта
Контроль объектларын муниципаль контрольне гамәлгә ашыру кысаларында хәвеф-хәтәр категориясенә кертү критерийлары
1. Контроль объектларын билгеләнгән хәвеф категориясенә кертү хәвеф күрсәткеченең нинди булуына карап гамәлгә ашырыла:
хәвеф күрсәткече 6дан артып китсә контроль объекты югары хәвеф категориясенә керә;
хәвеф күрсәткече 4тән 6га кадәр (6 ны кертеп) булса контроль объекты урта хәвеф категориясенә керә;
хәвеф күрсәткече 2дән 3кә кадәр (3 не кертеп) булса, контроль объекты уртача хәвеф категориясенә керә;
хәвеф күрсәткече 0дән 1гә кадәр (1 не кертеп) булса, контроль объекты түбән хәвеф категориясенә керә.
2. Хәвеф күрсәткече түбәндәге формула буенча исәпләнә:
К = 2 x V1 + V2 + 2 x V3, монда:
К – хәвеф күрсәткече;
V1 – эшчәнлекне хәвеф категориясенә кертү турында карар кабул ителә торган алдагы ике календарҗ ел өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 19.4.1 статьясы белән каралган административ хокук бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр буенча контрольдә тотыла торган затка (аның вазыйфаи затларына) административ җәза билгеләү турында контроль органы тарафыннан чыгарылган карарларның үз көченә кергәннәренең саны.
V2 – эшчәнлекне хәвеф категориясенә кертү турында карар кабул ителә торган алдагы ике календар ел өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.21-7.23 статьяларында, 9.16 статьясындагы 4 һәм 5 өлешләрендә, 19.7 статьясында каралган административ хокук бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр буенча контрольдә тотыла торган затка (аның вазыйфаи затларына) административ җәза билгеләү турында контроль органы тарафыннан чыгарылган карарларның үз көченә кергәннәренең саны.
V3 - эшчәнлекне хәвеф категориясенә кертү турында карар кабул ителә торган алдагы ике календар ел өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 19.5 статьясындагы 1 өлешендә каралган административ хокук бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр буенча контрольдә тотыла торган затка (аның вазыйфаи затларына) административ җәза билгеләү турында контроль органы тарафыннан чыгарылган карарларның үз көченә кергәннәренең саны.
Зәй муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында нигезләмәгә
3 нче кушымта
Муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда контроль чаралар үткәрү өчен нигез буларак кулланыла торган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары
1. Күпфатирлы йорттагы урыннар милекчеләре булган гражданнан яисә оешмалардан, күпфатирлы йорттагы урыннардан файдаланучы гражданнардан, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан контрольдә тотыла торган зат эшчәнлегенә карата түбәндәге мәҗбүри таләпләрнең берсен генә бозу очрагы турында мәгълүмат керү:
а) торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны күпфатирлы йортта торакка күчерү тәртибе;
б) күпфатирлы йортта биналарны яңадан планлаштыру һәм (яки) үзгәртеп коруны гамәлгә ашыру тәртибе;
в) күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә;
г) күп фатирлы йортларда инвалидлар өчен торак алу мөмкинлеген тәэмин итүгә;
д) күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы юридик затларның авария-диспетчерлык хезмәтен гамәлгә ашыру өлешендә эшчәнлеге турында;
е) йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә.
Әлеге индикаторның булуы закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерүнең турыдан-туры янавын күрсәтә һәм «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июленнән 248-ФЗ номерлы Федераль законның 66 статьясындагы 12 өлеше нигезендә, планнан тыш тикшерү (күзәтчелек) чарасын үткәрү өчен нигез булып тора.
2. Күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре булган граждан яисә оешмага күпфатирлы йорттагы бинадан файдаланучы булып торучы граждандан, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан Россия Федерациясе Торак кодексының 20 статьясындагы 1 өлешендә билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозу фактлары турында мәгълүмат, әлеге типик индикаторларның 1 пунктында күрсәтелгән мөрәҗәгатьләрдән тыш, контроль органга керү, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июленнән 248-ФЗ номерлы Федераль законның 66 статьясындагы 12 өлеше нигезендә, әлеге мөрәҗәгать кергәнче бер ел дәвамында планнан тыш контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү өчен нигез булып тора, контрольлек итүче затка мәгълүмат шундый ук мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр игълан ителә.
3. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (ай, алты ай, унике ай) һәм (яки) алдагы календарь елының шул ук чоры белән чагыштырганда, контроль орган адресына күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре булган гражданнардан яки оешмалардан, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре булган оешмалардан, күпфатирлы йорттагы биналардан файдаланучылар булган гражданнардан, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан мәҗбүри таләпләрне бозу фактлары турында мөрәҗәгатьләр саны Россия Федерациясе Торак кодексының 20 статьясындагы 1 өлешендә билгеләнгәннән ике тапкыр һәм аннан күбрәк арткан (ай, алты ай, унике ай).
4. Өч ай дәвамында күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре булган граждан яки оешмадан, күпфатирлы йорттагы бинадан файдаланучы гражданнан, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында контрольдә тотылучы зат тарафыннан җиткерелгән мәгълүматның (мәгълүматларның) биш айдан артык туры килмәвен ачыклау.
Зәй муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында нигезләмәгә
4 нче кушымта
Муниципаль торак контроленең нәтиҗәлелеге һәм файдалылык күрсәткечләре исемлеге
|
Күрсәткеч номеры |
Күрсәткеч атамасы |
Исәпләү формуласы |
Комментарийлар (күрсәткечләрнең интерпретациясе) |
Күрсәткечнең база саны |
Күрсәткечне халыкара чагыштыру |
Күрсәткечләрнең максатчан тӛшенчәләре |
Күрсәткеч әһәмитен билгеләү өчен мәгълүматлар чыганаклары |
Күрсәткеч булган стратегик планлаштыру документлары турында белешмәләр (булганда) |
|
||||||||||||
|
алдагы ел |
агымдагы ел |
киләсе ел |
|
||||||||||||||||||
|
|
ТӨП КҮРСӘТКЕЧЛӘР |
|
|
|
|||||||||||||||||
|
1 |
Закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыянны (зарарны) минимальләштерү дәрәҗәсен чагылдыра торган күрсәткечләр, зыян (зарар)китерү куркынычын бетерү дәрәҗәсе |
|
|||||||||||||||||||
|
1.1. |
Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозу нәтиҗәсендә гражданнарга, оешмаларга һәм дәүләткә китерелгән матди зыян |
Сп*100/ ВРП |
Сп -күпфатирлы йортлардагы һәм торакйортлардагы биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозу нәтиҗәсендә гражданнарга, оешмаларга һәм дәүләткә законсыз исәпләнгән түләүне яңадан исәпләү суммасы, млн.сум; ВРП-расланган региональ продуктының күләме, млн. |
|
Контроль органның статистик мәгълүматлары:күрсәтмәләр журналы, статистик мәгълүматларны тикшерү реестры |
|
|
||||||||||||||
|
1.2. |
Гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә зыян китерүгә китергән мәҗбүри таләпләрне бозу очракларының ачыкланган гомуми саныннан ӛлеше |
Кспв*100% / Ксн |
Кспв - гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә зыян китерүгә китерә торган, суд карарлары белән расланган мәҗбүри таләпләрне бозу очраклары саны;
К сн- тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган мәҗбүри таләпләрне бозу очракларының гомуми саны |
|
Контроль органның статистик мәгълүматлары
"Гадел хөкем" РФ ДАС мәгълүматлары |
|
|
||||||||||||||
|
|
ИНДИКАТИВ КҮРСӘТКЕЧЛӘР |
|
|||||||||||||||||||
|
2 |
Контроль эшчәнлеге мониторингы, аны анализлау, аны тормышка ашырганда барлыкка килә торган проблемаларны ачыклау һәм зыян (зарар) китерү куркынычын бетерү дәрәҗәсе белән чагыштыруны характерлый торган аларның барлыкка килү сәбәпләрен билгеләү өчен кулланыла торган күрсәткечләр һәм хезмәт, матди һәм финанс ресурслары, шулай ук контрольдә тотылучы затлар эшчәнлегенә тыкшыну дәрәҗәсе күләме |
|
|||||||||||||||||||
|
|
2.1. Контрольлек итүче зат белән үзара хезмәттәшлек иткәндә контроль чаралар |
|
|
|
|||||||||||||||||
|
2.1.1. |
Муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән контроль чараларның гомуми санына карата билгеләнгән вакытта үткәрелгән контроль чараларның өлеше |
Пву*100% / Пок |
Пву – билгеләнгән срокларда үткәрелгән муниципаль торак контроле кысаларында контроль чаралар саны
Пок –муниципаль торак контроле кысаларында үткәрелгән тикшерү чараларының гомуми саны |
|
Контроль органның статистик мәгълүматлары |
|
|||||||||||||||
|
2.1.2. |
Суд тәртибендә законсыз дип танылган күрсәтмәләрнең муниципаль торак контроле органы тарафыннан муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру барышында бирелгән күрсәтмәләрнең гомуми санына карата өлеше |
ПРн*100% / ПРо |
ПРн -Суд тәртибендә законсыз дип табылган күрсәтмәләр саны;ПРо -муниципаль торак контроле барышында бирелгән күрсәтмәләрнең гомуми саны |
|
Контроль органның статистик мәгълүматлары |
|
|||||||||||||||
|
2.1.3. |
Муниципаль торак контроле кысаларында үткәрелгән дөрес түгел дип танылган контроль чараларның өлеше |
Ппн*100% / Пок |
Ппн-нәтиҗәләр дөрес түгел дип табылган контроль чараларның саны;
Пок -муниципаль торак контроль кысаларында үткәрелгән тикшерү чараларының гомуми саны |
|
Контроль органның статистик мәгълүматлары |
|
|||||||||||||||
|
2.1.4. |
Мондый контроль чараларын гамәлгә ашыручы муниципаль торак контроле органы вазыйфаи затларына аларны ачыклау нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе законнары таләпләрен бозып, муниципаль торак контроле органы үткәргән контроль чараларның чаралар күрелгән өлеше, үткәрелгән тикшерү чараларының гомуми саныннан дисциплинар, административ җәзага тарту |
Псн*100% /Пок |
Псн –муниципаль торак контроле кысаларында үткәрелгән контроль чараларның саны, аларны үткәрү тәртибе турында РФ законнары таләпләрен бозып, мондый контроль чараларны гамәлгә ашыручы муниципаль торак контроле органы вазыйфаи затларына карата күрелгән дисциплинар, административ җәза чаралары. Пок- муниципаль торак контроле кысаларында үткәрелгән контроль чараларның гомуми саны |
|
Контроль органның статистик мәгълүматлары |
|
|||||||||||||||
|
2.2. Контрольлек итүче зат белән үзара бәйләнешсез тикшерү чаралары |
|
|
|||||||||||||||||||
|
2.2.1. |
Контроль чараларның гомуми саны |
Инспекциянең статистик мәгълүматлары |
Муниципаль торак контроле органнарының статистик мәгълүматлары |
|
|
|
|
|
Контроль органның статистик мәгълүматлары |
|
|
||||||||||
|
2.2.2. |
Суд тәртибендә законсыз дип табылган күрсәтмәләрнең муниципаль торак контроле органы тарафыннан тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча бирелгән гомуми санына карата ӛлеше |
ПРМБВн*100% / ПРМБВо |
ПРМБВн-тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча суд тәртибендә законсыз дип танылган муниципаль торак контроле органы тарафыннан бирелгән күрсәтмәләрнең саныПРМБВо -контроль чаралар нәтиҗәләре буенча бирелгән күрсәтмәләрнең саны |
|
Контроль органның статистик мәгълүматлары |
|
|
||||||||||||||