|
«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында гамәлгә ашырыла торган муниципаль контроль төрләре, аларны алып бару тәртибе һәм аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органнары турында» 2020 елның 23 ноябрендәге 20 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарының үз көчен югалтуын тану турында |
|
|
|
|
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында гамәлгә ашырыла торган муниципаль контроль төрләре, аларны алып бару тәртибе һәм аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органнары турында» 2020 елның 23 ноябрендәге 20 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары (2021 елның 09 июлендәге 68 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) үз көчен югалткан дип танырга
2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Р.М.Архиповага йөкләргә (килешү буенча).
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов