Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 27 декабрендәге 472-ФЗ номерлы федераль закон, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. 2013 елның 31 маендагы 107 номерлы Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлеге Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә, шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм блокланган торак төзелеше өчен файдаланыла торган җир кишәрлекләренең чик (минималь һәм (яки) максималь) күләмнәрен билгеләү өлешендә, 1000 квадрат метрдан да ким булмаган күләмдә, дип кушымта нигезендә үзгәреш кертергә.
2. Советның оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң 5 көн эчендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитетына мәгълүматны территориаль планлаштыруның федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырырга.
4. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
5. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов
Зәй муниципаль районы Советының
25.08.2021 ел
129 номерлы карарына
кушымта
«2013 елның 31 маендагы 107 номерлы Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлеге Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карарына аңлатма язуы
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең текст өлешендә 30 статьяның 1.2 пунктында, шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм блокланган торак төзелеше өчен файдаланыла торган җир кишәрлекләренең чик (минималь һәм (яки) максималь) күләмнәрен билгеләү өлешендә, 1000 квадрат метрдан да ким булмаган күләмдә дип үзгәртергә, җир кишәрлегенең минималь күләме - 400 квадрат метр дигән сүзләрне җир кишәрлегенең минималь күләме - 1000 квадрат метр сүзләренә алмаштырырга.