Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Поповка авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 27 декабрендәге 472-ФЗ номерлы федераль закон, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. 2013 елның 15 маендагы 82 номерлы Зәй муниципаль районы Поповка авыл җирлеге Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Поповка авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
- 13 статьяның 1 өлешенә түбәндәге эчтәлекле җөмләне өстәргә:
«Шартлы рәвештә рөхсәт ителгән куллану төренә рөхсәт бирү турында гариза «Электрон имза турында» 2011 елның 06 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә җибәрелергә мөмкин»;
- 14 статьяның 3 өлешенә түбәндәге эчтәлекле җөмләне өстәргә:
«Рөхсәт ителгән төзелеш, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүнең чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү турында гариза электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә җибәрелергә мөмкин»;
- 14 статьяның 4 өлешендә «Рөхсәт ителгән төзелешнең, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүнең чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә комиссия, кабул ителгән карарның сәбәпләрен күрсәтеп, мондый рөхсәт бирү турында яисә мондый рөхсәт бирүдән баш тарту турында тәкъдимнәрне әзерли һәм аларны җирлек башкарма комитеты җитәкчесенә җибәрә» сүзләрен «Рөхсәт ителгән төзелешнең, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүнең чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү турында карар проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар яки гавами тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә комиссия мондый фикер алышулар яисә тыңлаулар тәмамланганнан соң унбиш эш көне эчендә мондый рөхсәт бирү турында яки кабул ителгән карарның сәбәпләрен күрсәтеп, мондый рөхсәт бирүдән баш тарту турында тәкъдимнәр әзерләүне гамәлгә ашыра һәм күрсәтелгән тәкъдимнәрне җирле администрация башлыгына җибәрә» сүзләренә алмаштырырга;
- 21 статьяның 3 өлешендә «ун көн» сүзләрен «җиде эш көне» сүзләренә алмаштырырга.
2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Поповка авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң 5 көн эчендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитетына мәгълүматны территориаль планлаштыруның федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырырга.
4. Карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов