Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын раслау турында» 2015 елның 18 декабрендәге 67 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясе Урман кодексын гамәлгә кертү турында» 2006 елның 04 декабрендәге 201-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» 2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1.1. 2.2.3, 2.2.5, 2.2.6, 2.2.7, 2.2.33, 2.2.34, 2.2.38, 2.4.30, 2.4.31, 2.4.32, 2.4.34, 2.4.35, 2.4.36, 2.4.37, 2.4.40, 2.4.41, 2.5.2, 2.5.6, 2.5.7, 2.5.8, 2.5.10, 2.5.14, 2.5.25, 2.5.26 2.5.27, 2.5.28, 2.5.31, 2.5.32 пунктларда «СП 42.13330.2011» сүзләрен «СП 42.13330.2016» сүзләренә алмаштырырга;
1.2. 2.5.19 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2.5.19. Бульварлар һәм җәяүлеләр аллеясы җәяүлеләрнең массакүләм агымы юнәлешендә булырга тиеш. Бульварның урнашуын, аның озынлыгын һәм киңлеген, шулай ук урамның аркылы профилендәге урынны урамның һәм аның төзелешенең архитектура-планлаштыру чишелешен исәпкә алып билгеләргә кирәк. Бульварларда һәм җәяүлеләр аллеяларында кыска вакытлы ял өчен мәйданчыклар булдыруны күздә тоту зарур.
Бер буй җәяүлеләр аллеясы булган бульварларның киңлеген түбәндәгечә кабул итәргә кирәк:
- урамнарның үзәге буенча – 18 метрдан;
- машиналар йөрү өлеше һәм төзелеш арасында урамның бер ягыннан – 10 метрдан да ким булмаган итеп. (п. 9.5 СП 42.13330.2016).»;
1.3. 2.7.19 пунктның 2 абзацы үз көчен югалткан дип танырга;
1.4. 2.7.4 пунктта «СанПиН 2.1.1279-03» сүзләрен «СанПиН 2.1.3684-21» сүзләре белән алмаштырырга;
1.5. 2.7.28, 3.3.68 пунктларда «СанПиН 42-128-4690-88» сүзләрен «СанПиН 2.1.3684-21» сүзләре белән алмаштырырга;
1.6. 4.1.6 пунктта «шәхси гараж» сүзләрен «үз ихтыяҗлары өчен гаражлар төзү» сүзләре белән алмаштырырга;
1.7. Шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларына 1 нче кушымтада:
а) «Проектлау һәм төзелеш буенча кагыйдәләр җыелмасы (СП)» бүлегенең 30 пунктында «СП 42.13330.2011» сүзләрен «СП 42.13330.2016» сүзләре белән алмаштырырга;
б) «Санитар кагыйдәләр һәм нормалар (СанПиН)» бүлегенең 38 пунктында «СанПиН 42-128-4690-88» сүзләрен «СанПиН 2.1.3684-21» сүзләренә алмаштырырга.
2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар, карар үз көченә керүнең башка вакытлары билгеләнгән пункттан тыш, рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Карарның 1.6 пункты 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов