«Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына озак сроклы нигездә файдалануга бирү өчен муниципаль мөлкәт исемлегенә кертелгән өченче зат хокукларыннан ирекле (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының муниципаль мөлкәтен арендага бирү тәртибе турында» 2017 елның 05 июлендәге 215 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында
«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына озак сроклы нигездә файдалануга бирү өчен муниципаль мөлкәт исемлегенә кертелгән өченче зат хокукларыннан ирекле (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының муниципаль мөлкәтен арендага бирү тәртибе турында» 2017 елның 05 июлендәге 215 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына (2019 елның 17 июнендәге 404 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. Исемгә «, шулай ук «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы индивидуаль эшмәкәр булмаган физик затларга да кагыла» дигән сүзләрне өстәргә.
1.2. 1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга, шулай ук «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы индивидуаль эшмәкәр булмаган физик затларга бирү өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәт исемлегенә кертелгән өченче зат хокукларыннан ирекле (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының муниципаль мөлкәтен арендага бирү Тәртибен расларга» (кушымта).
1.3. Күрсәтелгән карар белән расланган муниципаль мөлкәт исемлегенә кертелгән өченче зат хокукларыннан ирекле (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) һәм кече, урта эшмәкәрлек субъектларына һәм кече, урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга билгеләнгән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының муниципаль мөлкәтен арендага бирү Тәртибендә:
1.3.1. Исемгә «, шулай ук «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы индивидуаль эшмәкәр булмаган физик затларга да кагыла» дигән сүзләрне өстәргә;
1.3.2. 1.1 пунктта «кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары» сүзләреннән соң «, шулай ук «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы индивидуаль эшмәкәр булмаган физик затлар» сүзләрен өстәргә;
1.3.3. 1.4 пунктта «кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын» сүзләреннән соң «, шулай ук «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы индивидуаль эшмәкәр булмаган физик затларны» сүзләрен өстәргә;
1.3.4. 1.6 пунктта «социаль әһәмиятле эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнүчеләр» сүзләреннән соң «, шулай ук «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы индивидуаль эшмәкәр булмаган физик затлар» сүзләрен өстәргә;
1.3.5. 2.4 пунктта «кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан» сүзләреннән соң «, шулай ук «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы индивидуаль эшмәкәр булмаган физик затлар» сүзләрен өстәргә;
2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов