«Муниципаль контроль төрләре һәм аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнары исемлеген алып бару тәртибе турында» 2020 елның 23 ноябрендәге 20 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында
«Җир асты байлыклары турында» 1992 елның 21 февралендәге 2395-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы
карар итте:
1. «Муниципаль контроль төрләре һәм аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнары исемлеген алып бару тәртибе турында» 2020 елның 23 ноябрендәге 20 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары белән расланган муниципаль контроль төрләре һәм аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнары исемлегенә, түбәндәге эчтәлекле 3 нче юлны өстәп, үзгәреш кертергә:
|
3 |
Гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганда, шулай ук файдалы казылмалар чыгаруга бәйле булмаган җир асты корылмаларын төзегәндә җир асты байлыкларыннан файдалануга һәм аларны саклауга муниципаль контроль |
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы (Зәй шәһәре, Автозавод урамы, 1а йорты, (85558) 2-80-34) |
- «Җир асты байлыклары турында» 1992 елның 21 февралендәге 2395-1 номерлы Россия Федерациясе Законы; - "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон; - “Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон; - Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының 2014 елның 24 июнендәге 385 номерлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставы; |
2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлек үсешенә ярдәм буенча урынбасары Р.М. Архиповага йөкләргә (килешү буенча).
Муниципаль район
башлыгы Р.Г. Кәримов