«2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында» 2020 елның 04 декабрендәге 25 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. «2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында» 2020 елның 04 декабрендәге 25 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына (2021 елның 19 апрелендәге 40 номерлы, 2021 елның 20 маендагы 52 номерлы карарлар нигезендә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 1 статьяның 1 пунктында:
а) 1 өлештә «1416124,5» санын «1460511,4» санына алмаштырырга;
б) 2 өлештә «1496519,7» санын «1558935,3» санына алмаштырырга;
в) 3 өлештә «0» санын «98423,9» санына алмаштырырга.
1.2. «2020 елга Зәй муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 1 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.3. «2020 елга Зәй муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәре» 2 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 2 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.4. «2020 елга Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» 6 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 3 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.5. «2020 елга Зәй муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлү» 7 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 4 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.6. «2020 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан алына торган бюджетара трансфертлар» 10 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 5 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.7. 8 кушымтага өстәргә «2020 елга җирлекләр бюджетларына башка бюджетара трансфертларны бүлү (Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасының резерв фонды һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының резерв фонды акчалары исәбеннән керә торган бюджетара трансфертлардан тыш)» үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 6 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы» нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов