Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының административ комиссиясен төзү турында

Решение Совета Заинского муниципального района

 

18.06.2021                                                                                         № 56

 

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының административ комиссиясен төзү турында

 

 

 «Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 14 статьясы 1 өлеше нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы 

 

КАРАР ИТТЕ:

 

  1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетын административ комиссия төзүгә вәкаләтле орган итеп билгеләргә.
  2. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетына:

- административ комиссияне төзергә;

- административ комиссия составын расларга;

- административ комиссиянең эш регламентын расларга.

  1. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
  2. Карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
  3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С. Уразайкинга йөкләргә.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                                       Р.Г. Кәримов

docx
Скачать текст
DOCX, 16.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International