«Зәй муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2020 елның 18 июнендәге 544 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында. Зәй муниципаль районы Советы карары 19.04.2021 № 48

 Зәй муниципаль районы Советы карары 19.04.2021 № 48

«Зәй муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2020 елның 18 июнендәге 544 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында

 «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2020 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре һәм республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2021 елның 04 гыйнварындагы уртак коллегиясенең ПР-3 номерлы беркетмәсен үтәү йөзеннән, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

  1.  «Зәй муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2020 елның 18 июнендәге 544 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карары белән расланган Зәй муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1. 6 бүлекнең исемен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «6. Реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт алу, тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын килештерү тәртибе.»;

  1. Түбәндәге эчтәлекле 6.18 пунктны өстәргә:

«6.18. Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын килештерү тәртибе (паспорт) әлеге нигезләмәдә билгеләнгән таләпләр нигезендә гамәлгә ашырыла.»;

  1. Түбәндәге эчтәлекле 6.19 пунктны өстәргә:

«6.19. Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын килештерү мөрәҗәгать итүченең Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка түләүләр буенча бурычлары булмаганда гамәлгә ашырыла.»

2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы (PRAVO.TATARSTAN .RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                                       Р.Г. Кәримов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 36.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International