Зәй муниципаль районы Советы карары 19.04.2021 № 45
«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентын раслау турында»
Яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен законнар белән җайга салу өлкәсендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы эшчәнлегенә ярдәм итү, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Россия яшьләр парламентаризмы хәрәкәтендә Татарстан яшьләренең закон чыгару эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерүдә яшьләр өчен шартлар тудыру максатларында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында нигезләмәне расларга.
2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов
Зәй муниципаль районы
Советыны 2021 елның
19 апреле
45 номерлы карарына
1 кушымта.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы каршындагы
Яшьләр парламенты турында
НИГЕЗЛӘМӘ
1. Зәй муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты (алга таба - Яшьләр парламенты) яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен законнар белән җайга салу өлкәсендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы (алга таба - вәкиллекле орган) эшчәнлегенә ярдәм итү, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, Россия яшьләр парламентаризмы хәрәкәтендә Татарстан Республикасы яшьләренең закон чыгару эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерүдә яшьләр өчен шартлар тудыру максатларында төзелә.
2. Яшьләр парламенты вәкиллекле орган каршындагы киңәшү һәм консультатив орган булып тора һәм яшьләр парламентының әлеге нигезләмәсе һәм регламенты нигезендә җәмәгать башлангычында үз эшчәнлеген алып бара.
3. Яшьләр парламенты вәкиллекле орган вәкаләтләре чорына төзелә.
II. Яшьләр парламентының төп бурычлары
4. Яшьләр парламентының төп бурычлары түбәндәгеләр:
1) яшьләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы муниципаль берәмлек территориясендә кулланыла торган норматив хокукый актлар (алга таба - норматив хокукый акт) эшләгәндә яшь гражданнарның инициативаларын тәкъдим итүдә булышлык күрсәтү;
2) яшьләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре даирәсендә норматив хокукый актларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү;
3) яшьләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы муниципаль берәмлекнең норматив хокукый актлары проектларын карауга әзерләүдә вәкиллекле орган эшчәнлегендә катнашу;
4) яшьләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы норматив хокукый актлар мониторингын гамәлгә ашыру буенча вәкиллекле орган эшчәнлегендә катнашу;
5) муниципаль берәмлек территориясендә яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә законнарны гамәлгә ашыруны иҗтимагый тикшереп тору;
6) яшьләр арасында яшьләрнең хокукый культурасын һәм юридик белемен күтәрүгә һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән агарту һәм аңлату эшләре алып бару;
7) дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында яшь гражданнарның фикерләрен өйрәнү;
8) алар күрсәткән иҗтимагый әһәмиятле идеяләрне һәм инициативаларны яклау һәм алга этәрү, тәҗрибә уртаклашу максатларында, халыкара, гомумроссия, төбәкара, региональ һәм җирле яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән даими хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру;
9) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты белән мәгълүмати хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру;
10) Яшьләр парламентын төзүнең тиешле максатларына туры килә торган һәм законнарга каршы килми торган башка бурычларны хәл итү.
III. Яшьләр парламентының составы һәм аны төзү тәртибе
5. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, яшьләр парламенты әгъзасы буларак, үз вәкаләтләрен раслаган көнне дә кертеп, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр Россия Федерациясе гражданнары яшьләр парламенты әгъзалары була ала.
6. Яшьләр парламенты конкурс нигезендә муниципаль берәмлек яшьләрен чагылдыручы гражданнардан - вәкиллекле органда депутатлар саны белән бер үк санда төзелә;
7. Әлеге нигезләмәнең 6 пунктында күрсәтелгән яшьләр вәкилләреннән формалаштырыла торган яшьләр парламентының персональ составы әлеге нигезләмәгә кушымта булып тора торган Татарстан Республикасы территориясендә Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс турында нигезләмә нигезендә үткәрелә торган конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнә.
8. Яшьләр парламенты составына тиешле муниципаль берәмлек яшьләрен тәкъдим итүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты әгъзалары керә. Тиешле муниципаль берәмлек яшьләрен тәкъдим итүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты әгъзаларын яшьләр парламенты составына кертү конкурстан тыш гамәлгә ашырыла.
9. Яшьләр парламенты составына керү көненә 35 яшькә кадәр булган вәкиллекле орган депутатлары яшьләр парламенты әгъзалары булырга мөмкин. Яшьләр парламенты составына вәкиллекле орган депутатларын кертү конкурстан тыш гамәлгә ашырыла.
10. Яшьләр парламенты составына керергә ниятләве турында гариза вәкиллекле орган депутаты тарафыннан яшьләр парламенты советына җибәрелә.
11. Вәкиллекле органда фракциягә ия партия вәкиле (алга таба - партия вәкиле) яшьләр парламенты әгъзасы булырга мөмкин. Вәкиллекле органга сайлауларда тиешле партия кандидатлары исемлеге составына кергән, яшьләр парламенты составына кертелгән көнгә 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданы партия вәкиле булырга мөмкин. Яшьләр парламенты составына партия вәкилләрен кертү конкурстан тыш гамәлгә ашырыла.
12. Яшьләр парламенты составына партия вәкилен кертү партия вәкиленең шәхси гаризасы һәм вәкиллекле органда тиешле фракциянең документаль рәсмиләштерелгән карары нигезендә яшьләр парламенты советы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Яшьләр парламенты составына партиянең берәр вәкиле кертелә.
13. Алдагы чакырылыш яшьләр парламенты советы конкурс белән сайланган, вәкиллекле органда депутатлар санына тигез кеше санын исәпкә алган яшьләр парламентының гомуми сан составын, тиешле муниципаль берәмлек яшьләрен тәкъдим итүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты әгъзаларын, вәкиллекле орган депутатлары һәм конкурстан тыш составка кертелгән партияләр вәкилләре санын билгели һәм яшьләр парламенты әгъзаларының вәкаләтләрен раслый. Беренче чакырылыш яшьләр парламентының гомуми сан составын билгеләү һәм аның әгъзаларының вәкаләтләрен раслау муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы советы тарафыннан, ә ул булмаган очракта вәкиллекле орган тарафыннан гамәлгә ашырыла
14. Үз кандидатурасын күрсәткән яшьләр парламенты әгъзасының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, әлеге нигезләмәнең 6 пункты нигезендә, яшьләр парламенты советы карары буенча, тиешле исемлек буенча иң күп тавыш җыйган чираттагы кандидат яшьләр парламенты әгъзасы була. Күрсәтелгән карар яшьләр парламенты тарафыннан 10 көн эчендә кабул ителә.
15. Әлеге нигезләмәнең 14 пунктында күрсәтелгән исемлекләрдә иң күп тавыш алган башка кандидатлар булмаган очракта, яшьләр парламенты әгъзаларын сайлау әлеге нигезләмәгә таянып конкурс үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
16. Конкурс нәтиҗәләре буенча яшьләр парламенты әгъзалары саны әлеге нигезләмәнең 6 пунктында билгеләнгән санга туры килмәгән очракта, яшьләр парламенты әгъзаларын сайлау конкурс үткәрү юлы белән әлеге нигезләмә нигезендә гамәлгә ашырыла.
17. Яшьләр парламенты регламентында каралган очракларда, яшьләр парламенты әгъзасының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатыла.
IV. Яшьләр парламенты эшен оештыру
18. Яшьләр парламентының беренче утырышы алдагы чакырылыш яшьләр парламенты советы тарафыннан чакырыла (беренче чакырылыш яшьләр парламентының беренче утырышы муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы советы тарафыннан, ә ул булмаганда - вәкиллекле орган тарафыннан).
19. Яшьләр парламентының беренче утырышын алдагы чакырылыш яшьләр парламенты рәисе ача (беренче чакырылыш яшьләр парламентының беренче утырышы - муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе, ә ул булмаганда - вәкиллекле орган вәкиле).
20. Беренче утырышта яшьләр парламенты әгъзалары яшьләр парламенты әгъзалары арасыннан ачык тавыш бирү юлы белән яшьләр парламенты рәисен, рәис урынбасарларын, җаваплы сәркатибен сайлыйлар, яшьләр парламентының сан составын билгелиләр һәм аның әгъзаларын сайлыйлар, яшьләр парламенты комиссияләрен төзиләр һәм аларның рәисләрен сайлыйлар. Яшьләр парламенты рәисенә кандидатлар үз эшчәнлек программаларын тәкъдим итәргә тиеш.
Яшьләр парламенты рәисе урынбасарлары саны яшьләр парламенты рәисе тәкъдиме буенча яшьләр парламенты тарафыннан билгеләнә.
21. Яшьләр парламенты утырышы, әгәр анда яшьләр парламенты әгъзаларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе катнашса, тулы хокуклы була.
22. Яшьләр парламенты үз эшчәнлеге юнәлешләре буенча эш һәм эксперт төркемнәре төзергә, тәкъдимнәр эшләргә һәм кабул итәргә, аларны вәкиллекле органга һәм җирле үзидарә органнарына җибәрергә хокуклы.
23. Яшьләр парламенты карары, әгәр яшьләр парламентының сайланган әгъзалары саныннан, шулай ук аның составына кертелгән муниципаль берәмлек яшьләрен тәкъдим итүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты әгъзалары, вәкиллекле орган депутатларының һәм партияләр вәкилләренең күпчелеге аның өчен тавыш бирсә, кабул ителгән дип санала.
24. Яшьләр парламентын яшьләр парламенты рәисе җитәкли, аның вәкаләтләре Яшьләр парламенты регламенты белән билгеләнә.
25. Яшьләр парламенты советы:
1) Яшьләр парламентының һәм аның комиссияләренең эшен оештыра һәм координацияли;
2) Яшьләр парламентының регламентын эшли һәм аны яшьләр парламентында раслауга тәкъдим итә;
3) Яшьләр парламентының чираттагы елга эш планнарын әзерли һәм аларны Яшьләр парламентында раслауга тәкъдим итә;
4) Яшьләр парламенты регламенты нигезендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
26. Яшьләр парламенты комиссияләре эшне оештыралар һәм Яшьләр парламенты утырышларында үз функцияләренә туры китереп рекомендацияләр һәм карарлар проектларын әзерлиләр.
27. Яшьләр парламенты эшендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары, шулай ук, чакыру буенча, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлдә булган сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, башка вазыйфаи затлар катнаша ала.
Татарстан Республикасы
Зәй муниципаль районы Советы
каршындагы Яшьләр парламенты
турындагы нигезләмәгә
кушымта
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗӘЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ КАРШЫНДАГЫ ЯШЬЛӘР ПАРЛАМЕНТЫН ФОРМАЛАШТЫРУ БУЕНЧА КОНКУРС ТУРЫНДА
НИГЕЗЛӘМӘ
I. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР
1. Әлеге нигезләмә Зәй муниципаль районы Советы каршындагы яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс үткәрүнең гомуми принципларын һәм тәртибен (алга таба - конкурс) билгели.
2. Конкурс Зәй муниципаль районы Советы каршындагы яшьләр парламенты (алга таба - яшьләр парламенты) составын Зәй муниципаль районы Советында (алга таба - вәкиллекле орган) депутатлар саны белән тигез санда формалаштыру максатыннан оештырыла.
II. КОНКУРНЫ ОЕШТЫРУЧЫ
3. Конкурсны оештыруны һәм үткәрүне оештыру комитеты (алга таба - комитет) башкара.
4. Комитет составы тигез хокуклылык нигезендә вәкиллекле орган, алдагы чакырылыш яшьләр парламенты (беренче чакырылыш яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс үткәрелгәндә - муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы вәкилләре), яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекнең башкарма хакимияте органы вәкилләре арасыннан формалаштырыла.
5. Комитет составы, шул исәптән аның рәисе, алдагы чакырылыш яшьләр парламенты карары белән раслана (беренче чакырылыш яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс үткәрү буенча комитетка карата - вәкиллекле орган каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы карары белән, ә ул булмаган очракта - вәкиллекле орган тарафыннан). Комитетта кеше саны 3тән дә ким була алмый.
6. Комитет:
1) интернет челтәрендә рәсми мәгълүмат ресурсы булып торган http://molparlament.tatar (алга таба - мәгълүмати сайт) сайтында конкурста катнашу өчен гаризаларны кабул итә;
2) конкурста катнашучылар белән үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра;
3) конкурска йомгак ясый;
4) әлеге нигезләмәдә каралган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
7. Комитет утырышы, әгәр анда комитет раслаган әгъзаларның яртысыннан артыгы катнашса, хокуклы дип санала.
8. Комитет карары утырышта катнашучыларның күпчелеге тавышы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда, комитет рәисе тавышы хәлиткеч булып тора.
9. Комитетның вәкаләтләре яшьләр парламентының гомуми составы расланганнан көннән туктатыла.
III. КОНКУРСНЫ ҮТКӘРҮ ШАРТЛАРЫ ҺӘМ ТӘРТИБЕ
10. Конкурсны игълан итү, шул исәптән аны үткәрү вакыты турында карар алдагы чакырылыш яшьләр парламенты тарафыннан кабул ителә. Беренче чакырылыш яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс игълан итү, шул исәптән конкурсны уздыру сроклары турында карар вәкиллекле орган каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы тарафыннан, ә ул булмаганда, вәкиллекле орган тарафыннан кабул ителә.
11. Конкурсны игълан итү турында карар, конкурсны үткәрү шартлары һәм сроклары турында мәгълүмат комитет тарафыннан конкурс игълан итү турында карар кабул ителгәннән соң биш эш көне эчендә мәгълүмат сайтында урнаштырыла, шулай ук интернет челтәрендәге вәкиллекле органның рәсми сайтында урнаштыру өчен җибәрелә.
12. Яшьләр парламенты әгъзаларына кандидатлар яшьләр парламенты турында нигезләмәнең 5 пункты белән билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш.
Конкурста хөкем ителгәнлеге алынмаган (суд хөкеме тулысынча үтәп бетерелмәгән), шулай ук Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.3 һәм 20.29 статьяларында каралган административ хокук бозулар кылган өчен административ җаваплылыкка тартылган затлар яшьләр парламенты әгъзаларына кандидатлар буларак катнашырга хокуклы түгел.
13. Конкурс этаплап үткәрелә.
14. Конкурсның беренче этабы конкурста катнашырга теләк белдергән гражданнардан гаризалар кабул итүне үз эченә ала.
15. Гаризалар электрон рәвештә мәгълүмати сайт аша тапшырыла;
16. Гариза составына түбәндәгеләр керә:
1) алдагы чакырылыш яшьләр парламенты карары белән билгеләнгән форма буенча шәхси гариза (беренче чакырылыш яшьләр парламенты составын формалаштырганда - вәкиллекле орган каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы карары белән, ә ул булмаганда – вәкиллекле орган тарафыннан);
2) кандидатның алдагы чакырылыш яшьләр парламенты карары белән билгеләнгән форма буенча тутырылган анкетасы (беренче чакырылыш яшьләр парламенты составын формалаштырганда - вәкиллекле орган каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы карары белән, ә ул булмаганда – вәкиллекле орган тарафыннан). Анкетада конкурста катнашу өчен үз кандидатурасын тәкъдим иткән гражданның әлеге нигезләмәнең 12 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килү-килмәвен билгеләргә мөмкинлек бирүче белешмәләр мәҗбүри рәвештә күрсәтелергә тиеш;
3) гражданның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы.
17. Конкурста катнашу өчен гражданнарның гаризалары комитет тарафыннан турыдан-туры кабул ителә.
18. Бирелгән (җибәрелгән) гаризалар комитет тарафыннан тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комитет гаризаны кабул итү һәм конкурсның киләсе этабында катнаштыру турында карар кабул итә. Киләсе этапта катнашуга кертелгән зат яшьләр парламенты әгъзалыгына кандидат статусын ала (алга таба - кандидат).
19. Конкурсның икенче этабы яшьләр парламенты составын формалаштыру буенча конкурс тавыш бирүенә яшьләрне җәлеп итү буенча кандидатлар катнашында чаралар үткәрүне үз эченә ала.
20. Комитет тарафыннан кандидатлар катнашында чаралар исемлеге төзелә. Һәр кандидат кандидат мөстәкыйль рәвештә билгели торган бер булса да чарада катнашырга тиеш. Кандидат чарада катнашмаган очракта, комитет аны конкурста катнашудан читләштерә.
Кандидат үзен күрсәтү өчен законнарга каршы килмәгән чараларны мөстәкыйль үткәрергә хокуклы.
21. Өченче этап кандидатлар өчен тавыш бирү үткәрүдән гыйбарәт.
22. Кандидатлар өчен тавыш бирү интернет челтәренең https://open.tatarstan.ru/polls (алга таба-тавыш бирү сайты). сайтында башкарыла.
23. Тавыш бирүдә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 14 яшьтән алып, 35 яшькәчә (алга таба - тавыш бирүдә катнашучы) Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
24. Тавыш бирүдә катнашучы чикләнмәгән санда кандидатлар өчен тавыш бирергә хокуклы.Шул ук вакытта муниципаль берәмлектән кандидат өчен бары тик Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлеге территориясендә яшәүче тавыш бирүдә катнашучы гына тавыш бирергә хокуклы.
25. Тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар өчен бер генә тапкыр тавыш бирергә хокуклы.
26. Дүртенче этап конкурсның тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итү һәм бастыруны үз эченә ала.
27. Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлегендә иң күп тавыш җыйган кандидатлар конкурс җиңүчеләре дип таныла.
28. Тавыш бирү нәтиҗәләре http://molparlament.tatar мәгълүмат сайтында урнаштырыла.
29. Конкурсны уздыру срогы, шул исәптән конкурсның һәр этабы сроклары конкурс уздыру турындагы карарда билгеләнә.