«Зәй муниципаль районы милкендәге өченче зат хокукларыннан ирекле булган (хуҗалык карамагындагы хокуктан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген булдыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибе турында» 2017 елның 05 июлендәге 214 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында (2019 елның 17 июнендәге 403 номерлы үзгәрешләр белән). Зәй муниципаль районы Советы карары 19.04.2021 № 43

Зәй муниципаль районы Советы карары 19.04.2021    № 43

 

 «Зәй муниципаль районы милкендәге өченче зат хокукларыннан ирекле булган (хуҗалык карамагындагы хокуктан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген булдыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибе турында» 2017 елның 05 июлендәге 214 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

(2019 елның 17 июнендәге 403 номерлы

үзгәрешләр белән)

 

 «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

 

КАРАР ИТТЕ:

 

 

1. «Зәй муниципаль районы милкендәге өченче зат хокукларыннан ирекле булган (хуҗалык карамагындагы хокуктан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген булдыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибе турында» 2017 елның 05 июлендәге 214 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына (2019 елның 17 июнендәге 403 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Исемгә түбәндәге сүзләрне өстәргә: «, шулай ук индивидуаль эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга»;

1.2. 1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Зәй муниципаль районы милкендәге өченче зат хокукларыннан ирекле булган (хуҗалык карамагындагы хокуктан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга, шулай ук индивидуаль эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген булдыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибе»н (алга таба – исемлек) кушымта нигезендә расларга

1.3.  Әлеге карар белән расланган Зәй муниципаль районы милкендәге өченче зат хокукларыннан ирекле булган (хуҗалык карамагындагы хокуктан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген булдыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибендә:

1.3.1. исемгә түбәндәге сүзләрне өстәргә: «, шулай ук индивидуаль эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга»;

1.3.2. 1.1 пунктта «кече һәм урта эшмәкәрлеек субъектлары» сүзләреннән соң «, шулай ук индивидуаль эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга» сүзләрен өстәргә.

2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.ТАТАТАRSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                                  Р.Г. Кәримов

doc
Скачать текст
DOC, 38.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International