Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары 19.04.2021 № 41
«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты хакында»
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы статьясы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы статьялары нигезендә, Зәй муниципаль районының гамәлдәге Уставы нигезләмәләрен гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. Тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү проектын (кушымта) беренче укылышта кабул итәргә.
2. Әлеге карарны «Новый Зай» һәм «Зәй офыклары» газеталарында бастырып чыгарырга һәм Зәй муниципаль районының zainsk.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Уставка карата кергән тәкъдимнәрне исәпкә алу, гомумиләштерү һәм карау буенча түбәндәге составта эшче төркем төзергә:
1) Вәлиев Илгиз Раиф улы – эшче төркем җитәкчесе, Бигеш авыл җирлегенең 4 нче Яшьләр округыннан Зәй муниципаль районы Советы депутаты, Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе рәисе;
2) Фаршатова Гөлчәчәк Гыйздулла кызы – эшче төркем сәркатибе, Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлеге башлыгы;
3) Кудряшов Владимир Валериевич – эшче төркем әгъзасы, Зәй муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы;
4) Гыйльманов Юрий Исмәгыйль улы – эшче төркем әгъзасы, Аксар авыл җирлегенең 1 нче Тәкмәк округыннан Зәй муниципаль районы Советы депутаты, Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары.
4. Гражданнарның Уставка карата үзгәрешләр проекты буенча тәкъдимнәре һәм ачык тыңлауларда катнашу өчен гаризалары, чыгыш хокукы белән, авторның фамилиясен, исемен, атасының исемен, туган елын, яшәү урынын күрсәтеп, язмача рәвештә Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6 йорт адресына (конвертта “Устав буенча фикер алышу” тамгасы белән) җибәрелә, дип билгеләргә.
5. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү проекты буенча ачык тыңлауларны 2021 елның 5 маена кичке сәгать 4кә түбәндәге адрес буенча билгеләргә: Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6 нчы йорт, кече зал.
6. Ачык тыңлауларны Зәй муниципаль районы Советының 2018 елның 22 октябрендәге 338 номерлы карары белән расланган Зәй муниципаль районында ачык тыңлауларны (җәмәгатьчелек фикерләшүе) оештыру һәм уздыру тәртибе турында Нигезләмә нигезендә уздырырга. Ачык тыңлауларны оештыру һәм уздыру өчен җаваплылыкны Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә йөкләргә.
7. Эш төркемгә, Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе белән берлектә, Зәй муниципаль районы Советының 2016 елның 15 декабрендәге 154 номерлы карары белән расланган Зәй муниципаль районы Советы Регламенты нигезендә Устав проектына карата төзәтмәләрне карау эшен оештырырга.
8. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов
Проект
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставының 87-89 статьялары нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов
Зәй муниципаль районы Советының 2021 елның «__»______ ____ номерлы карарына кушымта
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына кертелгән үзгәрешләр
Зәй муниципаль районы Уставына түбәндәге эчтәлекле үзгәрешләр кертергә:
1. 6 статьяда:
а) 1 өлешнең 40 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«40) комплекслы кадастр эшләрен башкаруны федераль закон нигезендә оештыру һәм территориянең карта-планын раслау.»;
б) 3 өлешнең 25 пунктында «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон белән» дигән сүзләрне «федераль закон белән» сүзләренә алмаштырырга;
в) 3 өлешкә түбәндәге эчтәлекле 26 нчы пунктны өстәргә:
«26) авыл җирлекләре территориясендә элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау буенча чаралар үткәрү, күчемсез милек объектларының хокук ияләре турында мәгълүматларны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү өчен җибәрү һәм карарлар кабул итү.»;
2. 7 статьяның 1 өлешенә түбәндәге эчтәлекле 17 нче һәм 18 нче пунктларны өстәргә:
«17) полициянең участок вәкаләтлесе вазыйфасын башкаручыга һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр тарафыннан күрсәтелгән вазыйфаны башкару чорына торак урыны бирү;
18) алкоголь, наркотик яисә башка агуланып исерү халәтендәге затларга ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру.»;
3. 16 статьяның 7 өлешенә түбәндәге эчтәлекле 7 нче пунктны өстәргә:
«7) инициативалы проектны тикшерү һәм аны хуплау мәсьәләсе буенча карар кабул итү.»;
4. 20 статьяда:
а) 1 өлештә “һәм Район җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларын” сүзләреннән соң “инициативалы проектларны кертү һәм аларны карау мәсьәләләре буенча фикер алышу,” сүзләрен өстәргә;
б) түбәндәге эчтәлекле 5.1 өлешне өстәргә:
«5.1. Инициативалы проектларны кертү һәм аларны карау мәсьәләләре буенча гражданнар җыелышында уналты яшькә җиткән тиешле территориядә яшәүчеләр катнашырга хокуклы. Инициативалы проектларны кертү мәсьәләләрен карау һәм тикшерү максатларында гражданнар җыелышын билгеләү һәм үткәрү тәртибе Район Советының норматив хокукый акты белән билгеләнә.»;
5. 22 статьяда:
а) 2 өлешне түбәндәге эчтәлекле тәкъдим белән тулыландырырга: "Гражданнарның инициатив проектка ярдәм итү турында фикерен ачыклау мәсьәләсе буенча үткәрелгән сораштыруда уналты яше тулган инициатив проектны гамәлгә ашыру тәкъдим ителә торган муниципаль берәмлектә яисә аның бер өлешендә яшәүчеләр катнашырга хокуклы.»;
б) 3 өлешкә түбәндәге эчтәлекле 3 нче пунктны өстәргә:
«3) уналты яшькә җиткән, инициативалы проектны гамәлгә ашыру тәкъдим ителгән район җирендә яисә аның бер өлешендә яшәүче халык - әлеге инициативалы проектка ярдәм итү турында гражданнарның фикерен ачыклау өчен.»;
в) 5 өлештә:
беренче абзацта «Район Советы тарафыннан. Карарда» сүзләрен «Район Советы тарафыннан. Гражданнар арасында сораштыру үткәрү өчен "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә муниципаль берәмлекнең рәсми сайты файдаланылырга мөмкин. Карарда» сүзләре белән алмаштырырга;
түбәндәге эчтәлекле 6 нчы пунктны өстәргә:
«6) "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә муниципаль Районның рәсми сайтыннан файдаланып, гражданнар арасында сораштыру уздырган очракта сораштыруда катнашучыларны идентификацияләү тәртибе";»;
г) 7 өлешнең 1 пунктына «яисә Район халкын» сүзләрен өстәргә;
6. 28 статьяның 2 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2. Район Советы депутаты даими нигездә эшли, ул, әлеге Уставта билгеләнгән очраклардан тыш, депутатлык эшчәнлеген төп эш урыны буенча хезмәтен һәм вазыйфаларын башкару белән бергә алып бара.
Үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә башкаручы Район Советы депутатына дәвамлылыгы әлеге Уставта билгеләнгән чорга эш урынын (вазыйфасын) саклау гарантияләнә һәм, тулаем алганда, ул аена алты эш көненнән дә артык тәшкил итә алмый.»;
7. 45 статьяның 2 өлешенә түбәндәге эчтәлекле абзацлар өстәргә:
«-полициянең участок вәкаләтлесе вазыйфасын башкаручыга һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәр тарафыннан күрсәтелгән вазыйфаны башкару чорына торак урыны бирә;
- алкоголь, наркотик яисә башка агуланып исерү халәтендәге затларга ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыра.»;
8. 45.1 статьяда:
а) «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон белән» дигән сүзләрне «федераль закон белән» сүзләренә алмаштырырга;
б) «- авыл җирлекләре территориясендә элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау буенча чаралар үткәрә, күчемсез милек объектларының хокук ияләре турында мәгълүматларны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү өчен җибәрә һәм карарлар кабул итә.»;
9. 80 статьяның 4 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«4. Тиешле бюджет керемнәренең гомуми күләмен үзгәртүгә китерә торган һәм бюджет турында закон проектын (карар) керткәннән соң кабул ителгән Район Советының муниципаль хокукый актлары нигезләмәләре агымдагы финанс елына һәм план чорына бюджетка үзгәрешләр керткәндә агымдагы финанс елы күрсәткечләре өлешендә чираттагы финанс елында исәпкә алына.».
10. 89 статьяның 2 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2. Район Уставы, гамәлдәге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый акт, дәүләт теркәве үткәннән соң, рәсми төстә басылып чыгарга (халыкка җиткерелергә) тиеш, шуннан соң гына алар үз көченә керә. Район башлыгы теркәлгән Район Уставын, әлеге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый актны муниципаль берәмлекләрнең уставларын теркәү өлкәсендә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органының территориаль органыннан муниципаль берәмлек Уставы, муниципаль хокукый акт турында мәгълүматларны "Муниципаль берәмлекләр уставларын дәүләт теркәве турында" 2005 елның 21 июлендәге 97-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясы 6 өлешендә каралган Россия Федерациясе субъекты муниципаль берәмлекләре уставларының дәүләт реестрына кертү турында хәбәрнамәләр кергәннән соң, җиде көн эчендә бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә) бурычлы.”