Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары 19.04.2021 № 40 «2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында» 2020 елның 04 декабрендәге 25 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары 

19.04.2021 № 40

 «2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында» 2020 елның 04 декабрендәге 25 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. «2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында» 2020 елның 04 декабрендәге 25 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1 статьяның 1 пунктында:

а) 1 өлештә «1402979,1» санын «1411303,8» санына алмаштырырга;

б) 2 өлештә «1402979,1» санын «1425434,4» санына алмаштырырга;

в) 3 өлештә «0» санын «14130,6» санына алмаштырырга.

1.2. «2021 елга Зәй муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 1 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.3. «2021 елга Зәй муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәре» 2 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 2 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;   

1.4. «2021 елга Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» 6 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 3 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.5. «2021 елга Зәй муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлү» 7 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 4 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.6. «2021 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан алына торган бюджетара трансфертлар» 10 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 5 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.ТАТАRSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                                        Р.Г.Кәримов                                                                                  

doc
Скачать текст
DOC, 39.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International