Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары 19.04.2021 № 39
«2020 елга Зәй муниципаль районы
бюджеты үтәлеше турында»
Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. 2020 ел өчен Зәй муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисапны, керемнәрне чыгымнардан 112900,0 мең сумга арттырып, керемнәр буенча 1483655,5 мең сум күләмендә, чыгымнар буенча 1370755,5 мең сум күләмендә һәм түбәндәгечә расларга:
2020 елга Зәй муниципаль районы бюджет керемнәрен бюджет керемнәрен классификацияләү кодлары буенча әлеге карарга 1 кушымта нигезендә;
2020 елга Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджет чыгымнарының ведомство структурасы буенча әлеге карарга 2 кушымта нигезендә;
бюджет чыгымнарын классификацияләү бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарын әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;
бюджет кытлыгын финанслау чыганакларын классификацияләү кодлары буенча Зәй муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 4 кушымта нигезендә.
2. Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Резерв фонды бюджет ассигнованиеләреннән файдалану турында хисабын әлеге карарга 5 кушымта нигезендә исәпкә алырга.
3. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов