“2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында” 2020 елның 4 декабрендәге 25 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты турында

 

       Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1 статья 

1. 2021 елга Зәй муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Зәй муниципаль районы бюджетының фаразлана торган керем күләмен 1402979,1 мең сум итеп;

2) Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 1402979,1 мең сум итеп;

3) Зәй муниципаль районының бюджет кытлыгын 0 мең сум итеп.

2. 2022 елга һәм 2023 елга Зәй муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Зәй муниципаль районы бюджетының фаразлана торган керем күләмен 2022 елга 1413563,3 мең сум һәм 2023 елга 1421900,8 мең сум итеп;

2) Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 2022 елга 1413563,3 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 26224,3 мең сум һәм 2023 елга 1421900,8 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 5206,2 мең сум итеп;

3) Зәй муниципаль районының 2022 елга бюджет кытлыгын 0 мең сум һәм 2023 елга 0 мең сум итеп.

3. 2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 1 кушымта нигезендә расларга.

2 статья

1. Зәй муниципаль районының 2022 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга.

         2. Зәй муниципаль районының 2023 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга.

3. Зәй муниципаль районының 2024 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга.

 

3 статья

Зәй муниципаль районы бюджетында 2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәрен әлеге карарга 2 кушымта нигезендә исәпкә алырга.

 

4 статья

1. Зәй муниципаль районы бюджеты керемнәренең баш администраторлары исемлеген әлеге карарга 3 кушымта нигезендә расларга.

2. Зәй муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары исемлеген әлеге карарга 4 кушымта нигезендә расларга.

      

        5 статья

        2021 елда Зәй муниципаль районы бюджетына Зәй муниципаль районы муниципаль унитар предприятиеләренең 2020 ел йомгаклары буенча салымнарны түләгәннән соң калган табышлары өлеше 2021 елның 1 июленә кадәр күрсәтелгән табышның 30 проценты күләмендә кертелә дип билгеләргә.

 

6 статья

1. 2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасын әлеге карарга 5 кушымта нигезендә расларга.

2. Зәй муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен 2021 елга, 2022 - 2023 еллар план чорына бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне әлеге карарга 6 кушымта нигезендә расларга.

3. Зәй муниципаль районы бюджетының гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә җибәрелә торган бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2021 елга 6437,1 мең сум, 2022 елга 6450,9 мең сум, 2023 елга 6642,0 мең сум итеп расларга.

 

7 статья

Юридик затларга (муниципаль учреждениеләргә субсидияләрдән тыш), шәхси эшмәкәрләргә, физик затлар - товар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) җитештерүчеләргә субсидияләр Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты билгеләгән тәртиптә бирелә.

 

8 статья

Әлеге карарга 7 кушымта нигезендә, хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирлекләр бюджетларына субвенцияләр күләмен 2021 елга 2199,0 мең сум, 2022 елга 2222,3 мең сум, 2023 елга2312,4 мең сум итеп расларга.

 

9 статья

1. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә җирлекләр бюджетларына дотацияләр күләмен 2021 елга 65584,8 мең сум, 2022 елга 6560,6 мең сум, 2023 елга 6129,7 мең сум итеп расларга.

2. 2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бүлүне әлеге карарга 8 кушымта нигезендә расларга.

 

10 статья

Әлеге карарга 9 кушымта нигезендә, Зәй муниципаль районы бюджетында Татарстан Республикасы бюджетыннан алына торган бюджетара трансфертларны 2021 елда 800912,4 мең сум, 2022 елда 774873,5 мең сум, 2023 елда 752739,1 мең сум күләмендә исәпкә алырга.

        

          11 статья

1. Зәй муниципаль районы бюджетында төзелгән килешүләр нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен Зәй муниципаль районы җирлекләре бюджетларыннан алына торган бюджетара трансфертларны исәпкә алырга:

         - Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетыннан күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга 2021 елда 15984,0 мең сум, 2022 елга 15984,0 мең сум, 2023 елга 15984,0 мең сум;

         - әлеге карарга 10 кушымта нигезендә, Зәй муниципаль районы җирлекләрендә яшәүчеләрне мәдәният учреждениеләре хезмәтләре белән тәэмин итү һәм ял өчен шартлар тудыруга 2021 елга 117215,7 мең сум, 2022 елга 120717,9 мең сум, 2023 елга 120843,5 мең сум күләмендә;

          - әлеге карарга 11 кушымта нигезендә, Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларыннан авыл җирлекләре чикләрендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү өчен 2021 елга 8558,8 мең сум, 2022 елга 8568,0 мең сум, 2023 елга 8580,0 мең сум күләмендә.

         2. Әлеге статьяда күрсәтелгән бюджетара трансфертлар төзелгән килешүләр нигезендә тиешле муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле бюджетларда карала.

         3. 2021-2023 елларда Зәй муниципаль районы бюджетына әлеге статьяда каралган бюджетара трансфертларны җирлекләр бюджетларыннан күчерү ай саен, тигез өлешләр белән гамәлгә ашырыла дип билгеләргә.

       

        12 статья

         Зәй муниципаль районы Юл фондының бюджет ассигнованиеләре күләмен 2021 елга 24900,0 мең сум, 2022 елга 26200,0 мең сум, 2023 елга 26300,0 мең сум итеп расларга һәм аларны Зәй муниципаль районының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерергә.

         

          13 статья

1. Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнары 2021 елда, Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнарына яңа функцияләр яисә вәкаләтләр бирүгә бәйле рәвештә мондый карарлар кабул итү очракларыннан тыш, Зәй муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләре, шулай ук Зәй муниципаль районының җирле үзидарә органнары һәм Зәй муниципаль районының муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуклы түгел.

2. Җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына 2021 елда муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә тәкъдим итәргә.      

 

 

14 статья

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык органнары, төзелгән килешүләр нигезендә, Зәй муниципаль районы бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне башкара.

 

15 статья

Муниципаль контрактларның шартлары нигезендә 2020 елда түләнергә тиешле товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү өчен Зәй муниципаль районы исеменнән төзелгән муниципаль контрактлар өчен түләүгә файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләре калган суммадан артмый торган күләмдә Зәй муниципаль районы бюджетының 2021 елның 1 гыйнварына калган акчалары 2021 елда, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан тиешле карар кабул ителгән очракта, күрсәтелгән максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.

 

16 статья

Әлеге карарны “Новый Зай”, “Зәй офыклары” газеталарында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU.) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http//zainsk.tatarstan.ru/ адресы буенча урнаштырырга.

 

17 статья

Карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                                                Р.Г.Кәримов                   

doc
Скачать текст
DOC, 64.5 Кб

Приложения:
xls
Приложение
XLS,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International