“Муниципаль контроль төрләре, аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары исемлеген алып бару тәртибе турында” 2020 елның 23 ноябрендәге 20 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары

“Муниципаль контроль төрләре, аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары исемлеген алып бару тәртибе турында”

 

        

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

  1. Муниципаль контроль төрләре, аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары исемлеген алып бару тәртибен 1 кушымта нигезендә расларга.
  2. Муниципаль контроль төрләре, аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары исемлеген 2 кушымта нигезендә расларга.

3. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары М.И. Захаровага (килешү буенча) йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                                  Р.Г. Кәримов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына 1 кушымта  

 «23» 11.2020 ел  № 20

 

 

 

Муниципаль контроль төрләре, аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары исемлеген алып бару тәртибе

I. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге тәртип "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль закон, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында мәгълүматның ачыклыгын, һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү максатларында эшләнгән һәм муниципаль контроль төрләре, аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органнары исемлеген формалаштыру һәм алып бару процедурасын (алга таба - исемлек) билгели.

1.2. Исемлекне төзү һәм алып бару түбәндәге принциплар нигезендә башкарыла:

- исемлеккә кертелергә тиешле муниципаль контроль төрләре турында белешмәләргә таләпләр бердәмлеге;

- исемлектәге белешмәләрнең дөреслеге һәм үз вакытында актуальләштерелүе;

- исемлектә булган мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы.

1.3. Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен билгели торган яисә аны гамәлгә ашыру тәртибен һәм (яисә) шартларын үзгәртә торган норматив хокукый актлар муниципаль контроль төрләре һәм аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары турында      белешмәләрне исемлеккә кертү өчен нигез була.

II. Исемлекнең структурасы, аны формалаштыру һәм алып бару тәртибе

 

2.1. Исемлеккә түбәндәге белешмәләр кертелә:

1) Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган муниципаль контроль төренең атамасы;

2) муниципаль контрольнең тиешле төрен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр бирелгән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнарының исеме, аларның урнашу урыны, телефоны;

3) муниципаль контрольне гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органы вәкаләтләрен билгели торган Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы норматив хокукый актының, Зәй муниципаль районының муниципаль норматив хокукый актының исеме һәм реквизитлары.

2.2. Исемлекне алып бару Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге (килешү буенча) (алга таба - вәкаләтле орган) тарафыннан башкарыла.

2.3. Исемлектә булган белешмәләрнең актуаль торышын тәэмин итү бурычы муниципаль контрольнең тиешле төрен гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнарына йөкләнә (алга таба - Орган).

2.4. Исемлектә булган мәгълүматларның актуаль торышын тәэмин итү максатларында, Орган муниципаль контрольнең тиешле төрен гамәлгә ашыруны билгели торган норматив-хокукый акт проектын килештерүгә җибәргәннән соң бер эш көне эчендә вәкаләтле органга язмача хәбәр итүне тәэмин итә.

2.5. Әлеге тәртипнең 2.1 пунктында күрсәтелгән исәпкә алу объектлары турында мәгълүматларны үзгәрткәндә, Орган, тиешле белешмәләр үзгәргәннән соң, өч эш көне эчендә, тәкъдим ителә торган үзгәрешләрнең хокукый нигезләрен күрсәтеп, исемлеккә үзгәрешләр кертү турында вәкаләтле органга гариза җибәрә.

Гаризага бер файлда Word форматында муниципаль контрольнең тиешле төрен гамәлгә ашыруны билгели торган административ регламентның актуаль текстының электрон версиясе куела.

2.6. Вәкаләтле орган гариза алганнан соң өч эш көне эчендә исемлеккә тиешле үзгәрешләр кертү турында норматив-хокукый акт әзерләүне гамәлгә ашыра.

2.7. Әлеге тәртипнең 2.6 пунктында күрсәтелгән норматив-хокукый акт законлы көченә кергәннән соң, вәкаләтле орган икътисад бүлегенә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру өчен яңартылган исемлек җибәрә.

2.8. Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру каралган Федераль закон (башка норматив хокукый акт) үз көчен югалткан дип таныганда, Орган муниципаль контрольне гамәлгә ашыру каралган федераль закон (башка норматив хокукый акт) үз көчен югалткан дип танылган көннән соң өч эш көне эчендә бу хакта вәкаләтле органга язмача хәбәр итә.

2.9. Вәкаләтле орган, исәпкә алу объектын исемлектән төшереп калдыру максатында, әлеге тәртипнең 2.8 пунктында күрсәтелгән хәбәрнамәне алганнан соң өч эш көне эчендә исемлеккә тиешле үзгәрешләр кертү турында норматив-хокукый акт әзерли.

                                

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына 2 кушымта

                                                                                               «23» 11.2020 ел № 20

 

 

Муниципаль контроль төрләре, аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнары исемлеге

 

N

п/п

Муниципаль контроль төренең аталышы

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының муниципаль контрольне гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органы исеме (урнашкан урыны, телефоны)

Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен билгели торган Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, муниципаль норматив хокукый актның исеме һәм реквизитлары

1

2

3

4

1

Муниципаль җир контроле

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы

(Зәй шәһ., Автозавод ур., 1а йорты, (85558) 2-80-34)

- Россия Федерациясе Җир кодексы;

- "Административ хокук бозулар турында" Россия Федерациясе кодексы;

- «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон;

- Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон;

- "Дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органнарының муниципаль җир контролен гамәлгә ашыручы органнар белән хезмәттәшлек итү кагыйдәләрен раслау турында" 2014 елның 26 декабрендәге 1515 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары;

- «Мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү төзү һәм җибәрү кагыйдәләрен раслау, юридик зат, шәхси эшкуар тарафыннан мондый кисәтүгә һәм аларны карауга, мондый кисәтүнең үтәлеше турында хәбәрнамә төзү һәм аларны җибәрү турында» 2017 елның 10 февралендәге 166 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары;

-"Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында" 2015 елның 13 октябрендәге 83-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы;

- "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы;

- Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының 2014 елның 24 июнендәге 385 номерлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставы;

-  Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының 2006 елның 01 мартындагы 1 номерлы карары белән расланган Зәй муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы турында нигезләмә

 

2

Муниципаль торак контроле

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитеты

(Зәй шәһ., Крупская ур., 6 йорт, (85558) 7-08-18)

- Россия Федерациясе Торак кодексы;

- «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон;

- "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон;

- Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының 2014 елның 24 июнендәге 385 номерлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставы;

- Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының 2016 елның 17 мартындагы 82 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмә

 

 

doc
Скачать текст
DOC, 74.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International